Ак халатлы фәрештә

 Резида ВалиеваТеш авыртудан да яманрак нәрсә бармы икән? Ярый ла авылыңда теш табибы булса. Кызганычка, күп җирләрдә халык андый “артык” табиб хезмәтеннән мәхрүм шул. Ә менә Камышлы районындагы Иске Ярмәк авылы халкы бәхетле. Чөнки анда аерым стоматология кабинеты бар.

Резеда Искәндәр кызы Вә­лиева бала чагыннан ак халатлы табиб булырга хыялланып үсә. Язмышны кеше үзе ясый бит. Максатына ирешү өчен авыл кызы Самарадагы ме­ди­цина институтына укырга керә.

Кыз студент чагында ук төзүчеләр әзерли торган уку йортында белем алучы Рамил исемле егеткә кияүгә чыга. Озак­ламый уллары Раил дөньяга аваз сала. Яшь гаиләгә уку бе­лән бергә тормыш алып барырга бик авыр була, әлбәттә. Резеданың әтисе яшьли вафат булганлыктан, кызга эштә чыныгып үсәргә туры килә, шуңа күрә ул бернинди авырлыклар каршында да югалып калмый. Дөрес, әнисе дә күп ярдәм итә. Резеда: ”Әнкәйгә рәхмәт инде. Ул, колхоз таркалганчы, көн саен ат җигеп авыл буйлап сөт җыеп йөрде. Бичарага кырык литрлы бидоннарны күп күтәрергә туры килде инде. Ул ирләр белән беррәттән печән дә чапты, утын да әзерләде. Ә шул утыннарны кискәндә пычкының икенче башында без идек. Өлкән яшенә җиткән әбиебез безгә тәмле ашлар пешереп ашатты. Ул безне динле дә, денле дә булырга, кешеләрне яратырга, ярдәм итәргә өйрәтте. Рәхмәт аларга барысы өчен дә”, — дип сөйли.

 Теш табибы булыр өчен ирләр көче, ирләр ныклыгы кирәк. Резеда нәкъ шундыйлардан. Ул эш сәгате җиткәнме, җитмәгәнме, карап тормый. Кеше шалтыраткан икән, димәк, аның проблемалары бар. Резеда бөтен эшен ташлый да, авылның элеккеге идарә бинасындагы кабинетына йөгерә. Кайчакта төнгә хәтле аның кабинетында ут яна.

 Бу уңган-булган парның уллары Раил хәзер инде шәһәрдә коткаручы һөнәрен үзләштерә, ә кызлары Рузилә унберенче сыйныфны тәмамлап килә. Аларның икесе дә, әти-әнисе кебек үк, спорт сөючеләр икән.

 Резеданың беренче остазы Камышлының данлыклы теш табибы Рөстәм Әхсән улы Хисмәтов булган. Бүген ул үзе дә авылдашларының ихтирамын казанып өлгергән табиб. Егерме ел эшләү дәверендә ул авылдашларына гына түгел, читтән кайтучыларга да хезмәт күрсәтә. Ул әле дә укырга, осталыгын чарларга өлгерә. Шуңа күрәдер дә бихисап Мактау кәгазьләре, губернаторның ”Озак елларга сузылган намуслы хезмәте өчен” Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.

Резеда кебек йөзеннән эчкерсез елмаюы китмәгән, кешелекле, абруйлы табибларга эләксәң, аларны ак халатлы фәрештәгә тиңлисең. Һөнәр бәйрәмегез белән сезне!

 

Нурсинә ХӘКИМОВА.

«Бердәмлек».

 

 

Просмотров: 2207

8 комментариев

  1. зур рэхмэт Резедэгэ,алтын куллы стомотолог))

  2. нам очень повезло,очень удобно обращаться.спасибо)

  3. Молодец Иркям!!!!!

  4. стомотолог с золотыми руками рэхмэт сина Резидушка ходай исэнлек бирсен узенэ

  5. емшак куллы. темле сузле син Резида .Уншлар !!!!!!!

  6. Зер гут, то бишь якши. Но маску можно было снять для фото))))

  7. Резида апай!!!!!Отличный зубной врач, душевный и понимающий человек, прекрасная женщина, хорошая мать!!!!Уважаю ее!!!

    • Резидә апай йомшак тавышы , матур мөгаләмәсе белән дә авырткан төшне сызлаудан туктатырга сәләтле. шуңа күрә аның янына хәттә күрше-тирә як өлкәләрдән чиратка язылып киләләрдә. Озак еллар буена хезмәттә булырга насыйп булсын…