“Сабыр кешеләр генә морадына ирешә”

SONY DSC

Узган ел төрле вакыйгаларга бай булды. Шулар арасындагы берсе – ул Самар өлкәсендә күп еллар мөфти булган Вагыйз хәзрәт Яруллинның дин юлындагы эшенә 30 ел тулу. Шушы уңайдан хәзрәт белән әңгәмә кордык.

- Хәзрәт, Самар төбәгендә динебез Исламга хезмәт итүегезгә 30 ел узып китте. Бу — үзе бер гомер. Шул  30 елның кайсы чоры Сезнең өчен иң авыры булды?

-         Иң авыр чор Җәмигъ мәчетен салганда булды. Матди мөмкинлекләр табып, эшкә керешергә дигәндә генә акчалар алмашынып, бәясезләнде. Шуңа күрә безгә бу эшне өр-яңадан башларга туры килде.

Шөкер, халык та бик зур ярдәм күрсәтте. Ул вакытта хөкүмәттән матди ярдәм юк иде әле. Соңрак инде сөйләшүләр алып барып, аннан да булышлык күрсәттеләр.

-         Сез 30 ел эчендә төрле холыклы шәһәр һәм өлкә җитәкчеләре белән хезмәттәшлек иттегез. Шулар арасында кемне сагынып искә аласыз?

-         Губернатор Константин Титовны, шәһәр башлыгы Георгий Лиманскийны, икътисади үсеш министры Габибулла Хасаевны, архитектор Владимир Жуковны. Алар безгә дини эшләребездә ярдәм күрсәтеп килделәр, рәхмәт яугыры үзләренә. Барысының да исемнәрен атамасаң да, район администрациясе, шәһәр, өлкә түрәләре белән без дус яшәдек һәм яшибез, Аллаһыга шөкер. Алар тарафыннан каршылыкларга очраганыбыз юк, безне аңлап, яхшы кабул итәләр.

-         Сез — социализм баласы. Шул ук вакытта капитализмда яшәү мөмкинлеге туды. Әле хәзер дә социлизмны сагынучылар бар. Бүгенге тормышны хуплаучылар да аз түгел. Сез кайсы стройга өстенлек бирәсез?

-         Һәр чорның үз яхшы һәм начар яклары бар инде ул. Коммунизмның яхшы яклары бик күп иде, тик бер зур кимчелеге дә булды – динне бетерү. Хәзер дингә иреклек бирелде. Намазларыбызны укый алабыз, мәчетләр төзибез. Социализмны сагынучылар бардыр. Аның халык өчен яхшы яклары күп иде. Тик күп нәрсә адәм баласының үзеннән тора. Әгәр тәртипле, әдәпле, барысына да разый булып яшәсәң, һәр заманда да яшәп була ул.

-         Әтиләре-әниләре намаз укымаганнарның балалары мулла булып эшлиләр. Ни сәбәпле аларның ата-анасы намазлыкка басмый икән? 

-         Монда кечкенә чактан ук дини тәрбия кирәк. Бүгенге муллаларның әти-әниләре – коммунизм чоры балалары. Ул вакытта хәтта ураза айларында мәктәпләргә кереп, укучыларга су каптырып йөриләр иде. Алар — шул вакытта үскән кешеләр. Балалары инде үзләре аңлап, заман шартлары буенча дин юлына бастылар. Әти-әниләре дә, аларга карап, тора-бара намаз укый башларлар, дип өметләнергә кала.

-         Бүгенге чынбарлык шулкадәр уйландыра ки, сәбәбенә дә төшенеп бетеп булмый. Саф урыс егетләре-кызлары, Ислам динен кабул итеп, намазлыкка басалар. Ә кайбер мулла балалары намаз укымыйлар. Моның сәбәпләре нәрсәдә, дип уйлыйсыз?

-         Иң беренче гаиләдә дини тәрбия алып барырга кирәк. Ата-ана балаларын бергә үстерә бит.  Шуңа күрә инде хәләл җефетеңнең дә дини булуы мөһим. Кем арбасына утырасың, шуның җырын җырлыйсың, диләр. Тормыш иптәшең шундый булсын: син Аллаһыга зекер итсәң, ул да итсен. Син Аллаһыны онытсаң, ул синең исеңә төшерсен.

Шулай ук әти-әниләргә балалары белән аралашырга, аларга вәгазьләр сөйләргә кирәк. Иптәш-дуслардан да күп нәрсә тора. Аллаһы Тәгалә Коръән-Кәримдә: “Тәкъва, яхшы кешеләр белән аралашыгыз, алар белән бергә булыгыз”, — дигән.

-         Кешеләр Сезнең сабырлык сыйфатыгызга сокланалар. Бу сыйфатны кешедә тәрбияләп буламы, әллә ул Ходай Тәгалә бүләгеме?

-         Сабыр булырга кеше үзе өйрәнергә тиеш. Авыр чакларда үзеңне кулда тотарга, күтәрелеп бәрелмәскә кирәк. Ул беренче мәлләрдә генә кыен була. Әгәр шушы авырлыкларны күтәрә, йөрәгеңә сыйдыра алсаң, аннан эшләр җайлана ул. Коръәндә намаз турында 70 тапкыр әйтелсә, сабырлык турында 90 мәртәбә язылган. Сабыр булган кешеләр генә морадына ирешә ала.

-         Сез — кыз да, уллар да үстергән кеше. Үскәндә алар үзләренең мулла балалары булуларына горурланып яшәделәрме, әтиләренең мулла булуы мәктәптә укыганда сыйныфташлары арасында аларга читенлек тудырмадымы?

-         Юк, балаларым бер дә уңайсызланмадылар, хурланмадылар, киресенчә, үзләре дә дин юлына басып, намаз укучы булдылар, Аллаһыга шөкер. Хәзер инде үзләре дә дин әһелләре.

Әңгәмәдәш – Миләүшә ГАЗИМОВА.

«Самар татарлары» журналы.

Просмотров: 1745

Один комментарий

  1. Спасибо Вам огромное.