Күләгәдә калган Башкортстанның элеккеге Президенты Мортаза Рәхимов сирәк булса да журналистлар тарафыннан искә алына. Lenta.ru. басмасына биргән интервьюсында Рәхимов көтелмәгәнрәк, кайбер җирләрдә башка сыймаслык, кискен фикерләр әйтә. Бигрәк тә ул Татарстан белән татарларга да орынмый булдыра алмаган.
Башкортка татар түгел, руслар якынрак
Башкортстанда миллион ярым татар яши. Мортаза Рәхимов чорында республика җитәкчелеге татар мәсьәләсен күрмәмешкә салышты, сайлауларда татар телен дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрәм дигән вәгъдәсен дә үтәмәде, “Татарстан – Яңа гасыр” телеканалын да Башкортстанга кертмәс өчен “блокировать” итәләр иде. Шуңа күрә озак вакыт күрше республиканың Татарстан белән “борчагы пешмәде”. Ул бу турыда да искә ала.
“Тел, мәдәният, гореф-гадәтләребез нык охшаш, 99,9 процент сүзләр бер төрле. Катнаш никахлар күп, күпләр татар хатыннарына өйләнгән, татар хатыннары башкортларга кияүгә чыккан. Шулай да татарлар диниерәк. Без элек тә алдынгы булыр өчен бер-беребезгә баш бирмәскә тырыштык, көнләшә идек. Бездә яхшырак булсын дип көч салдык. Хоккейга килгәндә, мин аларга: “Кемгә кемгә, ләкин татарларга оттырырга ярамый! – дип әйтә идем, – дип ачыктан-ачык сөйләгән Рәхимов. – Шулай да, республикада татарлашу процессы башланды. Бу бик куркыныч. Башкортстан белән Татарстан – ике зур төбәк. Илдә татарларның саны күп. Бездә барыбер аерма бар. Җырларны алыйк, башкортлар сузып җырлый, татарларның җырлары җитезрәк, кыскарак. Татарларда Россиядән аерылу теләге азмы-күпме сакланган. Казанны икенче башкала итеп тәкъдим итәләр. Аларның башка дәүләтләр белән мөнәсәбәтләре дә яхшы. Ә безнең иң якын туган ул – барыбер руслар! Без бу турыда гел әйтеп киләбез. Мин Медведевка да, Башкортстанга президент итеп рус кешесен куярга кирәк, дип әйттем. Тарихтан килгән гадәт: башкортлар рус белән һәрвакыт уртак тел таба”.
“Төбәкләргә вәкаләтләр кайтарылырга тиеш”
Мортаза Рәхимов Федераль үзәк белән төбәкләр арасында мөнәсәбәтләр турында да үз сүзен әйткән. Төбәкләргә вәкаләтләр кайтарылырга тиеш дигән фикердә ул. Бу очракта да ул 1990 елларда Татарстанның Федераль үзәк белән үзгә килешү төзегәненә төрттереп, көнләшү хисен яшерә алмаган.
“Татарлар гына федератив килешүгә кул куймады. Ә без ничек куймыйк? Кендекне кисәргә идеме әллә? СССРның таркалуын күреп, кул куйдык. Бүген төбәкләрнең бернинди хокуклары да юк. Бөтен вәкаләт – Федераль үзәктә. Рамазан Абдуллатипов аны “педераль” дип әйтә. Путин мондый юлның яхшылыкка илтмәячәген аңлады. Әкренләп үзгәрешләр булачак. Губернаторларның хакимлек итәр өчен хокукы булырга тиеш”, – ди ул.
“Путинны кызганам”
Мортаза Рәхимов Путин белән күрешкән вакытта ниләр сөйләшкәннәре турында да әйтергә тартынмаган. “Путинны ихтирам итәм. Аның белән мөһим сорауларны гына хәл итмәдек, мунча да кердек. Путин белән төрле темаларга сөйләшеп була, аралашу бик җиңел. Бу яктан бик гади кеше ул. Аны бик кызганам, бигрәк күп йөри, әле тегендә, әле монда. Командасы бардыр бит аның?! Җитезрәк булсыннар өчен бераз кыздырып җибәрергә кирәк! Мин күптән арт якларына тибеп куып чыгарыр идем. Тәртип урнашыр иде, ичмасам. Путин таңнан алып кичкә кадәр идарә итә. Аның командасы көчле һәм аңа тугры булырга, вәзгыятьне сөйләгәндә алдамаска тиеш. Олимпиададан соң хакимияттә зур үзгәрешләр булачак”, – дип сөйләгән Мортаза Рәхимов.
Моннан тыш экс-президент, Россиянең җитештерүдән бигрәк, бары тик алу-сату белән мәшгуль булганын әйтә. “Җир сатыла, газ үткәрү сатыла, су кертү – анысы да сатыла. Икмәк бәясендә җир кешесенең өлеше – 5-7 сум, калганы – сатучыныкы. Фатирларны алыйк, аның хакында төзүченең өлеше – өчтән бере генә”, – дип борчылуын белдерә. Рәхимов “Бердәм Россия” партиясен дә тәнкыйтьләгән. “Партия башында өч тавык белән дә идарә итмәгән кешеләр утыра. Бу партия түгел, ул нигездән, халык тарафыннан төзелгән түгел, ә өстән кушу белән барлыкка килгән партия. Путинның абруе булганга гына тавыш бирәләр. Хәзерге сайлаулар – алдау, күз буяу”, – ди ул.
(“Ватаным Татарстан”, /№ 19, 07.02.2014/)
Просмотров: 1028