Сочи Олимпиадасы. Икенче көн нәтиҗәләре

9 февраль якшәмбе көнне Сочи Олимпиадасында спортның биш төрендә медальләр ияләрен тапты.

Чаңгыда таудан төшүдә ирләр арасында австрияле Маттиас Майер җиңде. Итальян Кристоф Иннерһофер икенче, норвегияле Хьетил Янсурд – өченче.

Скиатлонда (15 км классик, 15 км ирекле ысул) ирләр арасында алтынны швейцарияле Дарио Колонья яулады. Көмеш – швед Маркус Һелнер, бронз –  норвегияле Мартин Сундбюда.

Биатлонда хатын-кызлар арасында 7.5 км узышта Словакиядән Анастасия Кузьмина җиңү яулады. Ольга Вилухина (Русия) икенче, Вита Семеренко (Украина) өченче килде.

Тимераякта 3000 метрга узышуда хатын-кызлар арасында Нидерландтан Ирен Вюст җиңде. Чехиядән Мартина Сабликова икенче, Русиядән Ольга Граф – өченче.

Сноубордта (слоупстайл) хатын-кызлар арасында америкалы Джейми Андерсон җиңде. Икенче урында Финляндидән Энни Рукаярви, өченче урында – Британиядән Дженни Джонс.

Чанада шууда ирләр арасында алман спортчысы Феликс Лох җиңде. Икенче урынны русияле Алберт Демченко, өченче урынны итальян Армин Цөгеллер алды.

Трамплиннан сикерүдә алтынны Польшадан Камил Стох яулады. Көмешне — Словениядән Петер Превц, бронзны — норвегияле Андерс Бардаль алды.

Шулай итеп, ике көн ярышлардан соң илләр арасында беренче урынга Норвегия чыкты (2 алтын, 1 көмеш, 4 бронз). Икенче урында Нидерланд (2-1-1) һәм өченче урында АКШ спортчылары (2-0-2).

Просмотров: 980

Комментирование запрещено