Без аның белән үткән елның декабрендә Казанның Декабристлар урамында урнашкан “Татмедиа” оешмасыннан чыгып барганда очраштык. Бәс, татарның танылган язучысы, шагыйре, публицисты Фәнзаман ага Баттал үзе бит бу! Ул да мине үткен күзе белән танып алды.
- Рәфгать туган! Синең белән моннан 20 ел элек каһарман якташыгыз, күренекле татар шагыйре һәм рәссамы Гакыйль Сәгыйровның иҗатына багышланган кичәдә танышуыбызны онытмадыңмы? — диде ул беренче сүзе итеп.
- Ничек онытасың инде ул гаҗәеп кызыклы көннәрне? Әдипнең 1994 елда Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән “Кабатланмас моң” шигырьләр китабының мөхәррире буларак сәхнәдән: “Зур шагыйрьләребезнең берсе сездә! Горурланып яшәгез, исемен дә, иҗатын да югалтмагыз!” дигән сүзләрегез әле дә колакта яңгырап торалар кебек.
Мин дә, Фәнзаман ага да картаеп барабыз икән шул инде. Миңа үткән елның сентябрендә 70 яшь тулса, аңа 2014 елның 16 февралендә 75 булачак икән. Тик ул әле бер дә үзгәрмәгән. Нәкъ шул моннан 20 ел элек күрешкән чагындагы кебек үк.
Фәнзаман ага да очрашкан вакытта миңа карата берничә мактау сүзе әйтмичә булдыра алмады.
- “Бердәмлек” газетаң буенча бәя биргәндә: “Безнең егетебез яшь икән бит әле” дигән нәтиҗә дә ясамый мөмкин түгел. Газетада да мавыктыргыч, кызыклы, гыйбрәтле язмалар бирү аның да гомерен озайта хәзерге чорда. Шулай яшә! — диде.
- Рәхмәт, “Бердәмлегебез”гә шундый югары бәя бирүегез өчен, Фәнзаман ага. Сез дә шулай картлыкка бирешмичә, озак-имин булып, бай иҗади тормышта яшәсәгез иде!
Без бүген “Бердәмлек” газетасы укучыларына бу көннәрдә үзенең 75 яшьлеген билгеләп үтүче Фәнзаман ага БАТТАЛның бер сатирик язмасын тәкъдим итәбез.
Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН.
Cыйнфый сугыш
Безнең авылда ике сыйныф сугышты. Сугышны Күкиш Хәмәйнең алты яшьлек малае белән Кишер Габдрахманның теле дә ачылып бетмәгән һәм, ни сәбәптәндер, күзе шалканга охшаган бәләкәй кызы башлап җибәрде.
Өч өйнең, ике сыерның, бер машина Һәм ике мотоциклның башына җиткән, унҗиде кешене бүлнискә керткән бу зур сугышның сәбәпчесе район үзәгеннән килгән вәкил иде.
Ул беренче тапкыр берничә ел элек килде безнең авылга. Көне буе идарә янындагы, ферма тирәсендәге, техника паркындагы күргәзмә агитацияне барлап йөрде. Һәр плакат — елмаеп, һәр өндәмә балкып торганлыктан, бәйләнерлек нәрсә таба алмыйча йөдәп бетте. Бәйләнеп кара!.. Урамнарга Ленин рәсемнәрен генә дә дистәдән артык элгәннәр. Чуаш рәссам ясаганы — чуашка, татар ясаганы — татарга, урыс ясаганы урыска охшап тора. Вымпеллар да, байраклар да урынында. Гаеп таба алмаудан тәмам аптырады район вәкиле! Ә аның максаты һичшиксез табу, партком секретарена бәйләнү иде. Йөри торгач, дәрәҗәле вәкил балалар бакчасына килеп төртелде Һәм шундук артыннан ияреп йөрүче партком секретарена сөзеп карады:
- Йә, әйт, кая монда күргәзмә агитация! Коммунизм төзиячәк буынны сукыр да, аңгыра да итеп үстерәбезмени? Туган илгә, коммунизмга карата патриотизм тәрбияләргә кирәк ләбаса!
Партком секретаре башын аска иде, ләкин үз сүзен өздереп әйтте:
- Патриотизмны түгел, матриотизмны да белми бит әле ул җепшек борыннар. Таныган хәрефләре дә А белән Б тирәсендә генә…
- Вәт-вәт! Нәкъ шундый чакларда сеңсен аларның акылына дөрес агитация! Мәктәпкә кергәнче үк коммунизмның — прогрессив, капитализмның агрессив икәнен, ягъни начар икәнен белергә тиеш алар. Кадерле партиябез шулай куша.
Партком секретаре тагын мыгырданды:
- “…гресс” кебек сүзләрне белү кая инде аларга?! “Дөрес” дигәнне дә дөрес әйтә белмәгән башлары белән…
- Ә син сабыйлар аңларлык сүзләр тап! Мин иртән торуга һич югы бер өндәмә эленеп торсын капка башында. Матурлап ясасыннар штубы.
Икенче көнне бакчага килүче балалар, авызларын ачып, күзләрен мөлдерәтеп, кызыл һәм кара буяулар белән язылган өндәмәгә текәлделәр. Анда: “Коммунизм — тәтәй, капитализм — кәкәй” дигән сүзләр чәчрәп тора иде. “Коммунизм — тәтәй” дигән өлеше кызыл, “капитализм — кәкәй” дигән яртысы чем-кара…
- Вәйт, маладис! — диде вәкил, партком секретареның җилкәсен кагып. — Уйласаң, булдырасың бит. Кем әйтер синдә баш юк дип.
Шуннан соң дүрт ел буе сабыйлар бакчага килгән саен әлеге дүрт сүзне пупалап яшәделәр: “К-о-м-м-у-н-и-з-м — т-тә-тәй, к-а-п-и-т-а-л-и-з-м — кә-кә-әй”.
Бөтен авыл шушы сүзләрнең хаклыгына ышанып, тыныч кына яшәп яткан көннәрдә әлеге вәкил кабат килеп төште авылга. Теге чактагыдан пеләшенең киңәюе, корсагының зураюы, үзенең шактый картаюы белән генә аерылып тора. Райком беткәч, район хакимият аппаратына башлык ярдәмчесе булып күчкән икән. Килү белән, элекке партком секретарен, ягъни хәзерге авыл советы рәисен үзенә ияртте. Балалар бакчасы капкасына күз салуга ук, вәкил ыңгырашып куйды:
- Йә, нинди наданлык бу, ә?! Башына тай типкән Маркс белән Ленин уйлап тапкан коммунизмны зурлап ятасызмы? Саташкан партия әкиятен укып үсәме безнең киләчәк өметләребез? Ка-пи-та-ли-змга кайттык лабаса! Американың яки Израильнең байлары күрсә бу өндәмәне, районны гына түгел, бөтен Татарстанны ач тотачаклар. Бер тиенлек тә ярдәм яки инвестиция күрмәячәкбез. Бүген үк төзәт бу хатаңны!
Вәкилдән аерылуга ук партком секретаре… әй, түгел лә… авыл советы рәисе балта остасы Шәйхулланы эзләп тапты да, бер кулына — пычкы, икенчесенә чүкеч тоттырып, кесәсенә кадак тутырып, әлеге өндәмә янына йөгертте. Старт биргәнче, капкан сулышын тигезләргә тырышып, эш максатын кабат аңлатты:
- Ишеттеңме? Өч җиреннән кис тә мин әйткәнчә ялга!..
Кабат бер сәгатьтән капка өстендә иске язудан яңарган өндәмә тора иде. Капитализм белән коммунизм арасында туган әби-бабайлар да, коммунизм белән яңа капитализм арасында дөньяга килгән бакча балалары да аны болай укыдылар: “Капитализм — тәтәй, коммунизм — кәкәй”.
Нәкъ шул сәгатьтә авылда сугыш башланып китте. Күкиш Хәмәйнең йодрык башлы малае, балалар бакчасыннан кайтырга дип киенгәндә: “Капитализм — тәтәй, коммунизм — кәкәй” дип такмаклый-такмаклый сикерә башлаган иде, татар бакчаларында да ни өчендер “горшок” дип йөртелүче чүлмәк өстендә утыручы Кишер Габдрахман кызы, көчәнүдән болай да түгәрәкләнгән күзен тагын да акайтып, тәтелдәргә кереште:
- Сикедмә, күкиш тәде! Коммунизм кәкәй түгел, тәтәй ул!..
Ләкин хәрефләрне остарак теркәргә өйрәнгән, әле генә төзәтелгән өндәмәне дә кат-кат укып кергән Күкиш җимеше, Кишер кызын үчекли-үчекли, сикерүен белде: “Капитализм — тәтәй, коммунизм — кәкәй”…
Тагын да кабатламакчы иде, авызы тыгылды: Кишер кызы, астындагы чүлмәген җәлт кенә тартып алды да Күкиш җимешенең башына каплады. Бәләкәй Күкиш озак уйлап тормады, Кишер баласын төртеп екты. Тегесе, милиция сыбызгысы тавышлары чыгарып, чинап җибәрде. Чинап җибәрүе булды, бакчадагы балаларның кайсы — йөгереп, кайсы мүкәләп җыелып килүе булды! Тәпәләшнең нәрсәдән чыгуын аңлауга ук, берләре “коммунизм — тәтәй” дип, икенчеләре “коммунизм — кәкәй” дип чинаша-чинаша типкәләшергә, чеметешергә, бер-берсенең колагына асылынырга, чәч йолкышырга керештеләр. Кайсыдыр кемнеңдер чигәсенә аю белән бәрде, кемдер кемгәдер танк белән тондырды, бер малай икенчесенең борын тишегенә сагыз сылады, берсенең авызына чи бәрәңге тыктылар… Ияге яки бармагы тешләнгәннәр, күлмәге ертылганнар, муены тырналганнар, башы күпкәннәр арткан саен чинашу-елашулар да көчәя барды. Ул арада, лабыр-лобыр йөгерешеп, тәрбиячеләр, пешекчеләр килеп җитте. Кайсыдыр баланың “капитализм — тәтәй!” дип кычкыруы булды, авылдагы бердәнбер фермер хатыны пешекче Нәгыймә:
- Дөрес әйтәсең, бәхетең булгыры! — дип кул чапты.
- Нәрсә, нәрсә? Йәле, кабатла, нәрсә дидең? — Монысын җитмеш биш ел яшәгән социализмга җитмеш биш тиен дә файда китермәгән, әмма фатирын да, хезмәт хакын да, ахыр килеп, пенсиясен дә башкалар белән тигез алган Фәсхи хатыны җыештыручы Сәкинә чәрелдәде. — Авызыңны чамалабрак ач, буржуй тәре!
- Буржуй шул, буржуй! Сезнең кебек хәерче түгел!..
Нәгыймә Сәкинәгә чүмеч белән оруы булды, тегесе монысының авызына идән чүпрәгенә әверелгән юеш чалбарны чапылдатты. Соңрак килгән Сафура, ахирәтенең рәнҗетелгәнен күреп, Сәкинәнең муенына ухват кидереп, стенага терәде. Терәп кенә калса бер хәл иде, ухватын стена буйлап күтәрә-күтәрә, Сәкинәнең аякларын идәннән аерды.
Буылса буылды Сәкинә, асылынып торган килеш тә сүзен бирмәде. Кызарынып-бүртенеп:
- Коммунизм — тәтәй! — дип чырылдады.
Бәлки ул шул килеш үлеп тә киткән булыр иде, әмма Сафураны урам себеркесе белән сугып еккан Хөппелбанат вакытсыз җан тәслим кылуга юл куймады.
Балаларын каршыларга килгән әниләр, әтиләр, әби-бабайлар, бакчада купкан өермәне күреп, телсез калдылар. Кызының зарлануын аңлаган Кишер Габдрахман барысыннан да иртәрәк айныды. Күкиш Хәмәенең малаен өермә уртасыннан суырып алды да, ике колагыннан күтәреп, ишегалдына чыгарып ташлады. Малай җиргә төшеп җитте микән, әле генә килеп җиткән Күкиш Кишернең эченә типте:
- Исеңдә тот, ысбулыч, коммунизмның кәкәй икәнен белә башлавыма биш тапкыр бишбылтыр инде.
Кишер эчен тотып бөгелеп төште, иллә дә мәгәр утынлыктагы балтаны күреп өлгерде. Ун адымны ике генә сикерде, ахры, бүкәнгә чабылган балтаны эләктереп, Күкишкә якыная башлады. Күкиш, иман күргән шайтан кебек, башка чактагы сыман күкиш тә ясап күрсәтергә өлгермичә, урамга атылды. Бу хәлне күрергә ашыккандай, капка асларыннан этләр чәчрәп чыкты, шул капкаларны киереп ачып, Күкиш белән Кишер тарафына ирләр, егетләр ыргылды. Башта сабыйлар авызыннан нечкә генә булып чыккан сүзләр калын тавышлы аталар авызына күчте:
- Йәгез, әйтегез әле, кем әйтте коммунизм кәкәй дип?
- Не имееш прауа! Хәзер капитализм тәтәй!
- Коммунизмны мактаган авызыңны әйләндерәм хәзер, сабакы!..
Әлеге сүзне кычкырган фермер Сәгыйдулла, Сафаларның койма тактасын йолкып алып һәм дә болгап, коммунизмның әзер шулпасын бушлай эчеп яшәгән ялкау Фәсхинең аркасына томырды. Коймасының теше сирәкләнгән авыз кебек калуын күреп, Сафа Сәгыйдуллага бармак янады:
- Бу такта ихатаң бәясе торыр… күрерсең!
Сталин белән Гитлер дус заманда туган, шуңа күрә Адольф дип исем кушылган, күп еллар атеист булып, Алла хикмәтләрен аңлаган, ахыр килеп, яңа мәчеттә мулла вазифасына керешкән, инде исемен дә алыштырган Миңлемөхәммәтадольфулла хәзрәт килеп җитте:
- Җәмәгать, кафер гамәлен ташлагыз! Изге сугыш болай булмый ул…
- Якынрак кил, ничек икәнен күрсәтербез…
Аннары урамга утын пүләннәнре, табагачлар, уклаулар, күгәреп беткән ураклар белән коралланган хатын-кызлар ташкыны агылды.
- Минем иремә сугасыңмы әле син, кәкре сыйрак?!
- Бума, бума, коммунизм әтәче! Син ясаган егет түгел ул, атасы кыйнаса да бик җиткән.
Һәркайсы үз ирен яклый. Тик ферма мөдире Мәрфуга гына семинарларга парлап йөрүче ветврач Котлыханны үз иреннән яклап маташа — кер бәләге белән унбиш ел бергә торган Гарифның сыртын каезлый:
- Үз балаларыңның атасын үтерергә чамалыйсыңмы әллә, мөртәт?! — ди-ди кыйный.
Әле иртән генә ямь-яшел булган урам, авыл халкы сөйрәшә, тырнаша, буыша, сугыша торгач, кара төскә керде. Җиргә туфлиләр, кирпечләр, кепкалар, чәч толымнары, алкалар сибелде, бер эшләпә эченә өзелгән колак барып төште, кабыргалары сынган, аяк-куллары тайган ирләр сугыш мәйданыннан шуышып чыга башладылар…
Атна элек кенә өйләнгән Илдар белән утыздан үтеп кызлар кулы да тотып карамаган Азат сугыша иде. Кинәт күреп алдылар: Азатның күзе чыгып, битендә асылынып тора — өзелеп бетмәгән тамыры гына төшеп китәргә ирек бирми. Акырып-бакырып елыйсы урында… нишли дисезме? Шырык-шырык көлә.
Уратып алган хатыннар чыр-чу килә!
- Акылыңнан шаштыңмы әллә? Сыңар күзле булып яшәреңне белмисеңмени? Өзелеп төшә бит хәзер…
Ә теге һаман көлә, исерек кебек сөйләнә:
- Ничауа, бер күз белән дә яшәрмен! Ләкин ул мин өзеп алган нәрсәсеннән башка яшь хатын белән яшәп карасын!
…Ирләрнең кайгысы Азатта түгел. Аларның беришләре һаман:
- Коммунизм — кәкәй! — дип акыра.
Икенчеләре:
- Капитализм — кәкәй! — дип бакыра.
Кычкырган саен нәрсәләрдер чатный, сына, гөпелди, кемнәрдер җиргә каплана.
Тәмам караңгы төшкәч, сугыш мәйданын ярып, шомлы хәбәр килде:
- Пожар! Сәгыйдулланың өе яна!
- Җиһангирныкына да ут капкан!..
- Шәркәйнең сыерын суйганнар…
Икенче көнне ферма сыерларын савардай, дуңгызларын ашатырдай, басуларын сөрердәй кеше табылмады. Янасы йортлар янып беткәч, колхозның үзәк авылыннан янгын сүндерүчеләр килеп, йорт нигезләрен су белән коендырып киттеләр. Кичкә таба милиция машинасы күренде. Алар да эш майтара алмады. Күпме генә тыкшынсалар да Күкиш Хәмәй малае белән Кишер Габдрахман кызыннан бүтән гаепле кеше тапмадылар.
- Балигъ булгач, кабат тикшерербез, — дип, юкка чыктылар.
…Ә кич белән күзе, колагы исән калганнар телевизордан соңгы хәбәрләр тыңладылар. Бер хәбәрне диктор болай укыды:
- Катмамыш авылында унике балл белән җир тетрәде. Аның эпицентры балалар бакчасында булып, бөтен авылга таралды. Берничә йорт, шактый терлек Һәм техника сафтан чыкты. Күп кешеләр яраланды. Хәрабәләр астында калучылар юк. Тикшерү органнары җир тетрәүнең сәбәпчесе булган “горшок” дигән чүлмәкне эзләү белән мәшгульләр…
Просмотров: 964