Ә сез Олимпиаданы карыйсызмы?

ac12a6468f78d3eba5e1107b74a2d754_LСочида узучы кышкы Олимпия уеннарының өченче көнендә Россия җыелмасы яулаган медальләр саны алтыга җитте. Дөрес, шуларның берсе генә әлегә алтын.
Медальләр саны күбрәк булырга тиеш иде, әлбәттә. Биатлонда Антон Шипулин, чаңгыда узышуда Максим Вылегжанин (Удмуртия вәкиле Татарстанның “Динамо” спорт җәмгыяте һәм республиканың ЮХИДИ идарәсе хезмәткәре булып исәпләнә) кебекләрнең үкенечле дүртенче урыннары әле озак кына тынычлык бирмәс. Алар да медальле булса, безнекеләр инде гомуммедальләр саны буенча башкалардан алга да чыккан булыр иде.

Хәер, бу очракта артык зур өмет багланмаган спортчыларыбызның медаль алуын да искәртми булмый. Әйтик, Россия өчен Олимпиададагы беренче бронза медальне моңарчы артык ишетелмәгән-күренмәгән Ольга Граф яулады. Могул дигән төрдә бронза да (Александр Смышляев) көтелмәгәнрәк булып чыкты. Татарстанлылардан исә беренче булып скиатлонда чаңгычы Наталья Жукова чыгыш ясады. Заманында Сметанина, Вяльбе, Егорова, үзебезнең Данилова кебек спортчылар дан казанган чаңгы спортында бүген кризис. Жукованың 17нче урында гына калуы да артык сорау уятмады.

Олимпиада әле башланып кына килә. Димәк ки, нәтиҗәләрне яхшыртырга мөмкин. Һәрхәлдә, Сочи Олимпиадасының, Ванкувер белән чагыштырганда, безнекеләр өчен күпкә яхшырак булачагына шик юк.

“Ашатулары әйбәт”

Сочида татарстанлыларның күп булуы турында язган идек. Спортчылар саны буенча түгел. Олимпиаданы уздыруга үз өлешен башка тармак вәкилләре кертә: полиция вәкилләре, автомобиль тармагында эшләүчеләр, медицина, гадәттән тыш хезмәт вәкилләре, волонтерлар… Яңа гына шунда тәртип саклаучы дустым белән аралашып алырга туры килде. Данил Сочига инде ике ай алдан ук җибәрелгән. Безнең полицейскийлар анда күпчелекне тәшкил итә икән, ни әйтсәң дә, “тәҗрибә бар бит инде”. Кызынып ятасыңдыр, дип көнләшкән идем, тауларда эшлибез, ди, тау чаңгысы трассаларында бите генә кыза икән. Яшәүләре махсус казармаларда, ашатуның әйбәт булуын да искәртте. Татарстан районнарының берсендә яшәүче дустым Сочига баруларына артык борчылмый бугай, “диңгезне, Олимпиаданы кайчан күрер идек әле”, ди.

Керлинг яратмыйм!

Әлбәттә, күпчелек Олимпиаданы барыбер телеэкраннардан гына күзәтә. Гомумән, кышкы Уеннар танышларым арасында кызыксыну уятамы икән? Шундый сорау белән социаль челтәрләрдәге дусларыма мөрәҗәгать иттем.

Булат Бәйрәмов, “Татар радиосы” диджее:

Мөмкинлек булу белән карыйм, карарга тырышам! Биатлон бик ошый: алар өчен бигрәк тә җан атам. Фигуристларның да барлык чыгышын диярлек күзәттем, бигрәк тә 15 яшьлек Липницкая өчен сөендем! Хоккейны зур түземсезлек белән көтәм. Безнекеләр медальләр зачетында беренче бишлеккә эләгерләр. Ванкуверда бигрәк адәм көлкесенә калдык бит өч алтын белән. Бүген шорт-трекны күзәттем, Ан Викторны. Карарга кызык икән, тректа кешенең күп булуы гына ошамады. Ә менә керлингны яратмыйм!

Сүз уңаенда, керлингны карадым-карадым да, үземә дә ошамый башлады әле.

Сочида да җырлар идек

Ләйсән Мәхмүтова, татар эстрадасы йолдызы:

Олимпиаданы бергә гаилә белән карап барырга тырышабыз. Ачылыш тантанасына мин бераз соңга калдым, эштән кайтып җитә алмадым. Сүз уңаенда, бөтен филармония артистлары да карый Уеннарны. Ачылыш көнне дә “тизрәк җибәрегез инде, карыйсы килә” дип сорадылар. Үземә безнең Универсиада ачылышы кызыграк булып тоелды. Интернеттан карап, тагын чагыштырып карарга булыр әле. Мин фигуралы шуу, бобслей карыйм. Апам үлә-бетә биатлон карый. Гомумән, нәрсәгә күз төшә, шуны карарга тырышабыз.

Ләйсәннән, ярышларны ачу яки ябу тантанасына җырларга чакырсалар, дип кызыксынам. “Без үзебезнең Универсиадада җырладык. Олимпиадага да рәхәтләнеп барыр идек. Ул атмосфера шундый көчле тәэсир итә ки, бөтен елга уңай заряд биреп калдыра”, — ди ул. Кызганыч, тантанада татарча җыр яңгырамады.

Милли аспектны яшерәләр

Милли аспект бигрәк тә Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Гөлназ Бәдретдинны кызыксындыра. Фейсбуктагы уйланулары, хыяллары беркемне дә битараф калдырмый. “Олимпиадага хәтле ук мин анда катнашучы бөтен татар спортчыларын барлап, алар турында язып чыккан идем. Менә шулар катнашкан спорт төрләрен карап барам, алар өчен җан атам. Иң яраткан төрем – биатлон, әмма анда татар спортчылары юк”.

Әйе, әле берничә ел элек кенә биатлонны (мөгаен, нәфис гимнастикадан кала) татарларның спорты дип атарга мөмкин булгандыр. Әхәтова, Ишморатова, Вәлиуллин кебекләр бу төрдә бик зур уңыш казана иде. Бүгенге көндә анда татарлар юк шул.

“Бу юлы Уфадан спортчылар бик күп. Олимпиадада катнашучы 9 спортчы арасыннан дүртесе Уфадан. Монысы бигрәк тә куандыра. Бәлки үзем Уфадан булгангадыр. Кызганыч, милли аспектка игътибар юк. Әйтерсең лә Россиядә бер генә милләт яши, күпмилләтлелекне алга сөрсәләр дә, аның бөтенесе дә тамга өчен генә кебек тоела. Ачылышта милләтләр парады булган икән, әмма безгә аны күрсәтмәделәр.

Сочида этнопарк ачылды, анда Россиядә бөтен булган милләтләрнең мәдәнияте урын алган, диләр. Әмма ни Олимпиада сайтында, ни кая булса да интернетта аның бер фотосын да табып булмый. Аптырагач, Сочида волонтер булып йөргән үзебезнең егетләрне шунда барып, татар өлешен фотога төшереп җибәрергә сорадым”.

Чехлар пассив түгел

Рим Гыйлфанов, «Азатлык» радиосының татар-башкорт редакциясе мөдире (Прага):

Олимпиаданы әллә ни караган юк, спорт чарасыннан бигрәк аның сәяси, идеологик төсмер алуы эчне пошыра. Болай татар исемле спортчыларның уңышларына (булса) куанам. Булмаса, чехлар һәм ваграк милләтләр өчен шатланам. Чөнки алар акчалары, нефтьләре, алтыннары булмаса да, спортны дөрес итеп үстерә белә. Әле менә шәһәр үзәгендә – Летна паркында Олимпия паркы ясадылар, шугалаклар булдырдылар, кеше килеп, үзе дә шунда йөри ала. Зур экраннан Уеннарны күзәтә ала. Ягъни халык Олимпиададан аерылмаган, аны пассив кына карамый.

Чехлар үзләре хоккей, биатлончылар һәм тимер аякта шуу остасы Мартина Сабликова өчен җан ата икән.

Рамил Ибәтуллин, 3 курс студенты:

Олимпиаданы, кызганычка каршы, карый алмыйм, чөнки тулай торакта телевизор юк, интернет та юньләп тотмый туры эфирны карарга. Нәтиҗәләрне, комментарийларны гына актив рәвештә карап барам. Мин үзем биатлонга үлеп гашыйк, шуңа күрә шул төр өчен, үзебезнекеләр өчен җан атып утырам. Әлеге моментка алар бик яхшы формада түгел кебек. Менә бүгенге пасьют вакытында гына күпме борчылдым, тагын медальсез калдык. Нәрсә җитми? Беренчедән, сабырлык, икенчедән әзерлек, өченчедән, үз-үзләренә ышаныч, дүртенчедән, финиш вакытында көч һәм түземлек.

…Ә менә укытучы Рузилә Шакирова телевизордан Олимпиаданы гына түгел… ирен дә күрергә тели. “Бүген генә иремне Сочига озаттым. Барыйм әле дигәч, мин дә каршы килмәдем. Барып, күреп кайт, дип зурлап озаттым үзен”, — ди ул.

intertat.ru

Просмотров: 966

Комментирование запрещено