“Янәшәмдә ныклы терәгем бар”

img043Моң кеше җанына чишмә суы белән керә, диләр. Галия апа Мостафина да үз авылының чылтырап аккан чишмә суларын эчеп, шундый моңлы булган.

Тупли авылында туып-үскән кыз кечкенә чагыннан җырларга ярата. Әле мәктәпкә укырга кергәнче үк укытучы булып эшләгән әтисе Йосыф аны еш кына үзе белән дәресләренә алып бара. Анда кызның моңлы булуын белеп, үзен җырлата торган булалар. Тамашачыларга яхшырак күренсен өчен, кечкенә буйлы Галия урындык өстенә басып, “Талы-талы”, “Суда-суда” җырларын суза. Аңа барысы да дәррәү кул чаба. Шундый игътибардан кечкенә җырчы өенә бик канәгать булып кайтып китә.

Ә инде өлкән сыйныфларда укыганда  үзешчән артистлар төркеменә оешкан яшьләр белән үзләренең авыл клубында да, тирә-як авыллар клубларында да чыгыш ясап йөри.

Әле дә күпләр “Танцуй, танцуй” исемле танылган һинд кинофильмын хәтерли торгандыр. Мин дә аны күп тапкырлар күрсәм дә, караган саен андагы җырларга, биюләргә сокланам.  Вакытында бу фильмның танылган “Зюби, зюби” җыры радио, магнитофоннардан еш яңгырады.

Вакыт үткәч, мин аны Самарның “Ялкынлы яшьлек” ансамбленең бер концертында тагын ишеттем. Бу җырны башкарган,  тышкы кыяфәте белән дә, моңлы тавышы белән дә һинд артисткаларыннан бер дә ким булмаган Галия Мостафинага хәйран калып карап утырган идем.

мустафина-         Кечкенә чактан һинд киноларын яратам. “Ялкынлы яшьлек”тә беренче тапкыр “Господин 420”  дип аталган һинд фильмыннан укытучы җырын башкардым. Аны тамашачылар бик яратып кабул иттеләр. Шуннан соң инде башка һинд җырларын да башкара башладым. Бер-ике тапкыр тыңлагач та, җырның көен, сүзләрен шунда ук отып алам. Аннан соң баянчы Наил Нурмөхәммәтов белән без азәрбайҗан, үзбәк, һинд, татар телле куплетлардан попурри да төзедек, — дип исенә төшерә Галия апа.

Ул тирән эчтәлекле, мәгънәле, хисле җырлар башкарырга ярата. Әлфия Авзалованың “Әйт, дускаем, әйт” җырын аеруча ошата ул. Шулай ук “Салкын чишмә” җыры да яратканнар исемлегендә.

-         Безнең кумирларыбыз Әлфия Авзалова, Илһам Шәкиров, Флера Сөләйманова иде. Аларның җырларын әле дә сокланып тыңлыйм, — ди Галия ханым.

-         Ә бүгенге көндә нинди җырчыларны яратасыз? – дип сорадым мин әңгәмәдәшемнән.

Заманча җырчылардан аңа Раяз Фасыйхов, Бәширә Насыйрова, Рафаэл Якупов, Ришат Төхвәтуллин, Фәдис Ганиев ошый икән.

Галия апа сүзләренчә, кечкенә чагыннан җырласа да, сәхнәгә чыккан саен зур дулкынлау кичерә ул. Җырларның ул үзенең эчке дөньясына, хис-тойгыларына, күңеле халәтенә  туры килгәннәрен сайлап ала.

Туплида сигезьеллык мәктәпне, аннан күрше Елховка авылында 9 – 10нчы сыйныфларны тәмамлагач, Галия Куйбышевка килеп, секретарь-машинистка курсларын да укый һәм башта “Волготанкер” пароход хуҗалыгында эшли, аннары “Металлист” заводына урнаша.

Куйбешевка күчкәч тә, Галия үзешчән сәнгать коллективларында катнаша. “Ялкынлы яшьлек”кә аны бу ансамбльне оештыручыларның берсе, хәзер инде мәрхүм Шамил Сатдаров чакырып ала. Татар моңнарыннан башка яши алмаган кыз бу тәкъдимгә шатланып, шунда ук ризалаша.

Галия 18 яшендә Искәндәр исемле авылдаш егетенә кияүгә чыга. Әмма гаилә коруы җырчының иҗади тормышына комачауламый. Хәтта уллары Рәфәэл һәм Ринат тугач та, сәхнәне ташламый ул.

Башта “Ялкынлы яшьлек”, аннан “Идел моңнары” ансамбльләрендә җырлаган Галия Мостафина шәһәребездә генә түгел, ә өлкәбездә дә танылып, аның үз тыңлаучылары барлыкка килә. Бигрәк тә башкалардан үзенчәлекле тавышы, сөйкемлелеге, һинд җырларын оста башкаруы белән аерылып торучы җырчы буларак яраталар аны.

img041img044img043

 “Ялкынлы яшьлек”кә килгәч үк, Галияне гастрольләргә алып баралар. Ансамбль өлкәбезнең  авылларында концертлар куя. Шулай төп эшеннән, гаиләсеннән тыш, моңлы милләттәшебезнең гомере репитицияләрдә, гастрольләрдә үтә.

Бүгенге көндә Галия ханым лаеклы ялда. Ул инде күптән дин юлына басып, гыйбадәтләрен кылып, Аллаһыга шөкер итеп яши. Хәзер сәхнәгә бик сирәк чыга Галия апа. Ә чыкса, мөселман киеменнән була һәм җитди, тирән мәгънәле җырлар яисә мөнәҗәтләр башкара. Бүгенге көндә күбесенчә гаилә бәйрәмнәрендә якыннары алдында, дини туйларда җырлый  ул.

Ходай биргән сәләтеннән акыллы итеп файдаланып, моңлы тавышлы Галия апа матур итеп көйләп Коръән сүрәләре укый, мөнәҗәтләр әйтә. Дини мәҗлесләрдә дә көтеп алынган хөрмәтле кунакларның берсе ул.

-         Бервакыт “Яктылык” мәктәбе мөдире Хәридә ханым Дашкина мине бер бәйрәмгә җырларга чакырды. Биредә мәктәптә дин дәресләрен укыткан, хәзер инде мәрхүм Минәхмәт Сәгыйров та бар иде. Шунда ул миңа: “Тавышың моңлы, Коръәнне укырга өйрәнергә кил”, дип, үзенең дәресләренә чакырды. Тәвәккәлләп, барырга булдым, — дип сөйли Галия апа.

Мәктәптә биш ел Коръән сүрәләрен укырга, гарәпчә язарга өйрәнә ул. Хәрефләр үзләштерә башлагач та, аларны намаз укырга да өйрәтәләр. Дин дәресләренә йөрүчеләрне Самарның югары уку йортларында белем алган гарәп студентлары – Һиндстаннан Нәгыйм, аның энесе Халит, Мароккодан Әбүбәкер, Ливаннан Рәбигъ тә килеп укыталар.

Бу турыда Галия апа:

-         Башта гарәп графикасын өйрәнүе бик авыр булып тоелды, аны үзләштерә алуыма шикләнеп тә куйдым, тик Аллаһы Тәгалә шундый изге ниятләрне гамәлгә ашырырга ярдәм итә икән. Шөкер, якшәмбе мәктәбен тәмамлаганда без инде тәҗвид кагыйдәләрен кулланып, күп кенә Коръән сүрәләрен тәрҗемәләре белән яттан белә идек.

Әбүбәкер шулкадәр моңлы, матур итеп сүрәләр укый иде. Хәтта аның тавышыннан тәннәр чымырдап китә, аңа карап, безнең дә шулай укырга өйрәнәсебез килде. Ул безгә бик яхшы үрнәк  бирде. Аллаһы Тәгаләгә шушы ниятләремне тормышка ашырырга ярдәм иткәне өчен мин бик рәхмәтле, — дип сөйли.

Милләттәшебезнең  зур хыялын – хаҗ кылуны да гамәлгә ашыра Ходай. 2008 елда ул изге сәфәрдә булып кайта. Аның сүзләренчә, анда Галия апа үзен бөтенләй башка дөньяга эләккәндәй хис итә. 45 көн торганнан соң да, тагын бер генә көнгә булса да анда каласы килә аның. Шулкадәр тирән тәэсирләр калдыра аңарда хаҗ кылу. Саф һава, чисталык, тынычлык, кунакчыллык Галия апаны хәйран калдыра.

-         Андагы дини мохит, җирле мөселманнарның хаҗиларга яхшы мөнәсәбәте, тәваф кылулар әле дә күз алдымда тора, — дип сөйли ул.

Хаҗ кылганда Галия апа яшәгән кунакханәдә төрле төбәкләрдән килгән хаҗилар арасында Коръән һәм мөнәҗәтләр уку буенча конкурс үткәрелә.  Бәйгедә катнашучыларның чыгышын хәзрәтләр бәяли. Шушы бихисап кеше арасында Галия Мостафина беренче урынга лаек була.

Дин юлына баскан хатын хәйрия белән дә шөгыльләнә. Шәһәребезнең 117нче мәктәп-интернатында укучы начар ишеткән балаларга ярдәм итеп тора ул. Алар өчен ел саен Корбан мәҗлесләре дә уздыра. Аны бу игелекле эштә хуплаучы, ярдәм итүче ире Искәндәргә чиксез рәхмәтле хаҗия.

img045

Шәһәребезнең 117нче мәктәп-интернатында

Милләттәшебезнең музыкаль иҗатына югары бәя биреп, аңа “2010 ел хатын-кызы” исемен бирәләр. Шул ук елда шәһәр хөкүмәтен тарафыннан “Самар алдындагы хезмәте өчен” күкрәк билгесе һәм Мактаунамә белән дә бүләкләнә ул. Моны да Аллаһы Тәгалә биргән югары дәрәҗә, дип саный Галия апа. Шулай ук аның кандидатурасын бүләкләүгә тәкъдим иткән Минәхмәт Хәлиулловка, Илгиз Колючевка, Җәмигъ мәчете аксакалы Таһир ага Мамышевка, Клария Рамазановага, 117нче мәктәпнең директоры Ирина Барановага, Фәхретдин Канюкаевка, “Яктылык” мәктәбенең элеккеге мөдире Дания Әбдерәхимовага рәхмәтләрен укый. Аеруча Вагыйз хәзрәт Яруллинның хуплавы шатландыра аны. Ул вакытта өлкәбез мөфтие Галия ханымны бүләкләгән тантанага да килә.

img046

Шәһәр хөкүмәтен тарафыннан “Самар алдындагы хезмәте өчен” күкрәк билгесе һәм Мактаунамә белән дә бүләкләнә ул

-         Бу дөньяда мин – бәхетле кеше, миңа бирелгән язмыш өчен Аллаһыга чиксез рәхмәтлемен. Яраткан ирем янымда, аның белән бергә гомер итүебезгә  40 ел тулды. Балаларым, киленнәрем, оныгым хөрмәт итәләр. Динебезнең иң зур гамәлен – хаҗ кылуны да насыйп итте Ходай.  Ниятләрем, шөкер, тормышка ашты, — дип эч серләре белән уртаклашты Галия ханым.

img042

Яраткан ире янында

 

Үзенең бәхетле тормышына багышлап, шигъри юллар да иҗат иткән ул:

Җырламыйча ничек түзим?

Таңым алсу, якты көннәрем.

Мин бәхетле бу дөньяда, чөнки

Янәшәмдә ныклы терәгем.

Хатын чибәр икән, ире яхшы аның,

Диеп әйткән белеп халкым минем.

Җырлап яшим бәхет тәмен тоеп,

Ходайга мин чиксез рәхмәтлемен.

Чыннан да, Галия апа Мостафинага карап, Аллаһының яраткан бәндәсе шундый буладыр, дип уйлап куйдым. Ходай аңа тышкы һәм эчке матурлыкны да, җыр-моңга сәләтне дә мул биргән, һәм ул Аллаһының бүләкләренә рәхмәтле булып, тормышта иң дөрес, иң ышанычлы, туры юлдан – дин юлыннан атлый.

Миләүшә ГАЗИМОВА. 

«Самар татарлары» журналы.

Просмотров: 1670

Комментирование запрещено