“Полиция хезмәткәре яхшы психолог булырга тиеш”

_DSC9886Полиция капитаны Гакил углы Илнур Әхмәтҗанов сигез ел Самар шәһәрендә Эчке эшләр министрлыгының Киров районы бүлегендә эшли. Биредә Илнур башта эзләү бүлегендә оператив хезмәткәр булып хезмәт итә. Аннары аны эзләү бүлеге җитәкчесе итеп билгелиләр. Без милләттәшебез белән аның эше, тормышы турында әңгәмә тоттык.- Илнур, полиция хезмәте – иң авыр хезмәтләрнең берсе. Бу һөнәрне аңлап, үзегез сайладыгызмы, әллә берәрсенең тәкъдименә “колак салдыгызмы”?

- Мин кечкенәдән полиция хезмәткәрләре турында фильмнар карарга яраттым. Андагы геройларга охшарга теләп, полициядә хезмәт итәргә хыялландым. Шуңа күрә 17 яшемдә полиция мәктәбенә укырга кердем.

- Үлем Сезнең һөнәрегез янәшәсендә йөри. Курку хисе кичерәсезме?

- Курку хисе һәр кешегә хас инде ул. Безгә, полиция хезмәткәрләренә, гади куркынычсызлык чараларын үтәргә һәм закон нигезендә эш итәргә кирәк. Курку хисе булса да, яхшыга гына өмет итәбез. Гомумән, полиция хезмәткәре кыю булырга тиеш, шуңа күрә курку хисен җиңәргә тырышам, Ходайдан ярдәм сорыйм.

- Хезмәтегездә үзегезгә куркыныч янаган чакларда догалар укыйсызмы?

- Әйе, кечкенә чакта әбием өйрәткән догаларны укыйм.

- Сез югалган кешеләрне эзлисез. Алар арасында кемнәр күбрәк – ир-атлармы, хатын-кызлармы яисә балалармы?

- Күбесенчә ир-атлар югала. Алар арасында да күпләре — эчкече кешеләр. Яшьләр арасында да эчүчеләр бик күп. Алар шул сәбәпле еш кына өйләреннән чыгып китеп, берникадәр вакыт югалып торалар.

Әгәр дә инде эчми торган кеше югалса, күбесенчә моның сәбәбе криминаль була. Шулай ук затсыз гаиләләрдән, балалар йортларыннан, интернатлардан качучы малайлар, кызлар еш очрый. Бу балалар качып йөргән чакларында, полиция хезмәткәрләре аларны тапканчы, берәр нинди җинаять кылып өлгерергә дә мөмкиннәр.

Хәтерләре начар булган картларны, психдиспансерда исәптә торган кешеләрне дә эзләгәнебез, югалганнарның мәетләрен генә тапкан очраклар бар.

- Югалган кешеләрнең органнарын донорлыкка алган очраклар булдымы?

- Минем эшләү дәверемдә һәм, гомумән, Самар өлкәсендә андый хәлләр очрамады, шөкер. Тик югалган кешене эзләгәндә без бу версияне дә күздә тотабыз.

- Полиция хезмәткәре буларак, үзегездә психолог сыйфатларын булдыра алдыгызмы?

- Һәрбер полиция хезмәткәре яхшы психолог булырга тиеш. Җинаятьтә гаепләнүчедән сорау алганчы, без моңа яхшылап әзерләнәбез, аның турында мәгълүмат туплыйбыз, сорауларны алдан күзаллыйбыз. Әгәр дә кеше берәр нәрсәне яшерә, әйтеп бетерми икән, без моны сизеп алабыз. Сорауларны дөрес итеп бирсәң, җинаятьче бутала башлый, шул мизгелдә аның ялганын тотарга була.

- Качкан җинаятьчеләрне еш эзлисезме?

- Әйе, андый хәлләр булгалый. Җинаять кылып, качкан кешеләрне эзләү турында игълан итәләр. Алар бит Самар өлкәсендә генә түгел, башка төбәкләрдә дә качып ятарга мөмкиннәр. Шуңа күрә без еш кына командировкаларга чыгып китәбез. Мәсәлән, минем үземнең Башкортостанга, Мәскәүгә, Санкт-Петербургка, Новосибирскига барганым бар. Минем хезмәткәрләрем Сарытау, Екатеринбург шәһәрләрендә булдылар.

Берәр җиргә барыр алдыннан без андагы хезмәттәшләребезгә бу турыда хәбәр итәбез, һәм алар безгә җинаятьчене эзләүдә ярдәм күрсәтәләр. Тиешлечә безгә дә башка төбәкләрдән полиция хезмәткәрләре мөрәҗәгать итәләр. Без дә аларга булышабыз.

- Командировкаларга формада йөрисезме?

- Юк, без, оператив хезмәткәрләр буларак, полиция формасын киз торуга барганда һәм бәйрәмнәрдә генә киябез. Болай гадәттә граждан киеменнән йөрибез.

- Тормышта әти-әниегез киңәшләренә “колак саласызмы” әллә үз белдеклелегез белән яшисезме?

- Тормышта мин үзем карар кабул итәм. Тик әти-әниемнең киңәшен һәрхәлдә сорыйм. Алар мине эшләргә түгел, яшәргә өйрәтәләр. Әти-әнием исән чакта яшәү тәҗрибәсе буенча аларны узып булмый.

- Кызлар полиция хезмәткәрләрен яраталармы, әллә урап узарга тырышалармы?

- Минем йөргән кызым мине ярата (елмая) һәм яхшы аңлый. Гомумән, мин бик күп татар полиция хезмәткәрләрен беләм. Хатыннары яисә йөргән кызлары белән аларның арасында аңлашучанлык һәм мәхәббәт хөкем сөрә. Әлбәттә, полиция хезмәткәрләрен урап узучы кызлар да юк түгелдер. Мин исә бу яктан уңдым.

- Кызларда нинди сыйфатларга өстенлек бирәсез?

- Мөселман хатын-кызлары шәригатебезнең әхлаки принципларын һәм гади генә кагыйдәләрен булса да үтәргә тиешләр, дип саныйм. Шулай ук ирен, аның әти-әнисен хөрмәт итү мөһим. Хатын-кыз ул гаилә җылысын сакларга, балаларны тәрбияләргә, ә ир акча эшләргә һәм гаиләсе турында кайгыртып яшәргә тиеш.

- Үз урыныгызны таптыгыз, дип саныйсызмы?

- Әйе, полиция хезмәте – минем вазифам. Аллаһыга шөкер, әлегә эшемдә барысы да килеп чыга, шуңа күрә киләчәктә дә үземне полиция хезмәткәре итеп кенә күзаллыйм. Бигрәк тә безнең хезмәт җәмгыятебезгә, дәүләтебезгә файдалы бит. Полиция хезмәткәрләренең бурычы – кешеләрне яклау һәм мин моңа әзер.

- Һөнәри бәйрәмегезне ничек билгеләп үтәсез?

- Коллектив белән бергә җыелабыз. Без, шөкер, бик дус һәм һәрвакыт бер-беребезгә ярдәмгә килергә әзер. Ә җитәкчеләребез яхшы хезмәт итүчеләрне һәм югары күрсәткечләргә ия булганнарны мактаунамәләр, премия белән бүләклиләр. Шулай ук өлкә, шәһәр администрацияләреннән бүләкләр, дә рәхмәт хатлары бирәләр.

Әңгәмәдәш – Миләүшә ГАЗИМОВА.

«Самар татарлары» журналы.

 

 

 

 

Просмотров: 1115

Комментирование запрещено