Сочи Олимпиадасы («Бердәмлек» газетасы фотохәбәрчесе Хәмзә Мортазин күзлегеннән)

DSC_1-3157Сочи Олимпиадасында яктышыбыз, милләттәшебез Хәмзә Мортазин да булып кайтты. Ул бу атна ахырына кадәр Олимпиаданы ачу тантанасында һәм берничә ярышта булып өлгергән. Бүген сезнең игътибарыгызга аның юл язмаларын һәм фотоларын тәкъдим итәбез.

Без — “Самарские известия” фотохәбәрчесе Юрий Стрелец һәм мин, Хәмзә Мортазин, Сочига 6 февральдә килеп төштек. Диңгез портындагы “Графиня Анастасия” исемле сигез палубалы паром бер атна безгә өй булып хезмәт итте. Каюта кечкенә булса да, душ, радио, телевизор кебек уңайлыклар бар иде. Ә ашханәдәге иртәнге аш бик тәмле һәм туклыклы булды.

Икенче көнне Олимпиада­ны ачу тантанасына билет алу өчен Олимпия паркына юл тоттым. Анда галәмәт икән! Би­лет алырга теләүчеләрнең саны бихисап булуын күреп, сөм­серем коелды. Бер сәгать чамасы халык арасында йөреп, ни сөйләгәннәрен тыңлап, тан­­танага эләгә алмавыма ыша­­­нып беттем кебек. Тик бары­бер өметемне өзмәдем. Карыйм, кемнәрдер сатарга дип кесәләреннән ике билет чыгарганнар иде, чират торучылар карчыга кебек ташланып, кулларыннан тартып алдылар диярлек.

Мин башымны иеп тимер юл вокзалына китеп бардым. Карыйм, ике поляк егете билет сатып тора. Кыйммәт сорыйлар соравын. Ләкин акча санау уе калмаган иде инде.

Билет кулымда булгач, Олимпия паркын карарга да була. Галәмәт инде, галәмәт! Яза башласам, язып бетерерлек түгел, шундый шәп. Моны тик барып күрсәң генә. Көнозын гаять зур корылмаларны, урамнарда барган чыгышларны, күр­гәзмәләрне, төрле мил­ләт ха­лыкларының кул эше оста­ханәләрен фотога төшереп йөр­дем, ә кичен Олимпиада ачы­лу тантанасына юл тоттым.

Стадионга һәр кешене капшап, тикшереп, су шешәләрен һәм хәтта даруларыбызны алып керттеләр. Безнең тотрыксыз заманда бу бик дөрестер. Тик озакка сузылды.

Стадион әкренләп халык белән тула башлады. Мин дә урынымны эзләп таптым. Купол астында ук, бик югары икән. Бернәрсә дә күренми. Аллаһының рәхмәте, волонтер миңа төшеп баскычка утырырга рөхсәт итте. Карасам, янымда җырчы Лев Лещенко, Дәүләт Думасы депутаты һәм аларның дуслары утырганнар. Кәефләре бик шәп, бугай. Менә тамаша башланды, һәм мин аны фотоаппаратым күзеннән карап, сезгә иң матур мизгелләрен алып кайттым.

DSC_1-2928DSC_1-2947DSC_1-2951DSC_1-2966DSC_1-2968DSC_1-2981DSC_1-3134DSC_1-3136DSC_1-3150DSC_1-3155DSC_1-3157

Дәүләт Думасы депутаты һәм аларның дуслары

Дәүләт Думасы депутаты һәм аның дусты

Лев Лещенко

Лев Лещенко

 DSC_1-3162

DSC_1-3165

DSC_1-3183

DSC_1-3200

DSC_1-3204

DSC_1-3229

DSC_1-3277

DSC_1-3282

DSC_1-3299

DSC_1-3333

DSC_1-3343

DSC_1-3354

DSC_1-3360

DSC_1-3382

DSC_1-3392

DSC_1-3481

DSC_1-3483

DSC_1-3485

DSC_1-3649

DSC_1-3652

Татары-болельщики

Татарстан егетләре

DSC_1-3698

DSC_1-3717

DSC_1-3724

DSC_1-3748

DSC_1-3852

DSC_1-3863

DSC_1-4492

DSC_1-4495

Олимпиада көндәлеге

8 февральдә Олимпиада ярышлары башланып китте. 14 февральгә Россия җыелма командасында ике алтын, биш көмеш һәм дүрт бронза медале бар. Без сезгә кыскача гына Олимпиада көндәлеген тәкъдим итәбез.

8 февраль

Биатлон ярышында беренче алтын медальне норвегияле Оле-Эйнар Бьердален яулады, ә 5000 метрга тимераякта шууда пьедесталны голландиялеләр биләп алды.

9 февраль

Россия фигуристлары Евгений Плющенко, Юлия Липницкая бик матур чыгыш ясап, командага алтын медаль китерделәр. Чанада шуучы Альберт Демченко – көмеш, тимераякта шуучы Ольга Граф бронза медале алдылар.

10 февраль

Могул (тигез булмаган тау­дан шуып төшү) спорт төрендә безнең Александр Смыш­ляев һәм шорт-трек (кыска дис­тан­циягә тимераякта йө­герү) буенча Виктор Ан — бронза, ә Фран­ция биатлончысы Мар­тен Фуркад алтын медаль яуладылар.

11 февраль

Фигуристлар Татьяна Волосожар һәм Максим Траньков кыска программада, белорус биатлончысы Дарья Домрачева, Германиядән Карина Фост иң югары баскычка, ә тимер­аякта шуучы Ольга Фаткулина икенче баскычка күтәрелделәр.

12 февраль

Фигуристлар Татьяна Воло­сожар һәм Максим Траньков – алтын, Ксения Столбова һәм Федор Климов – көмеш, шу­лай ук хавпайлчы (сноуборд-фристайлның бер төре) америкалы Кетлин Фарингтон, Герма­ниянең чана шуучылары Тобиас Вендль һәм Тобиас Арлт алтын медальгә лаек булдылар.

13 февраль

Бу көнне алты комплект медаль уйналды. Биатлонда россияле Евгений Гараничев бронза яулап шатландырды. Россия – Словения командалары хоккей турнирын башлап, Россия 5:2 исәбе белән алга чыкты. Шорт-трек буенча ирләр эстафетасында россиялеләр Виктор Ан, Семен Елистратов, Владимир Григорьев һәм Руслан Захаров ярымфиналга чыктылар. Ә менә фигурист Евгений Плющенко тренировка вакытында уңайсыз егылып, умыртка сөягенә зыян китерде һәм ярышта катнаша алмады. Ул шушы Олимпиадада фигурист карьерасын тәмамлады.

Юл язмаларын «Бердәмлек» тәкъдим итте.

Просмотров: 1439

Один комментарий

  1. Хамзэ абый-Эфэрин.Без сезнен белэн горурланабыз! «Бердэмлек»нен хабэрчесе-Сочи Олимпиадасында-тарихи вакыйга!