Әфганстан командировкасы — гомерлек яра

Раил МифтаховАрмия ир-егетләрне сыный, алардан чын кеше ясый”, — дип сөйли Камышлы авылында яшәүче Раил Равил улы Мифтахов. Алай дип әйтергә аның тулы хокукы бар, чөнки алыптай бу ир үзе дә утны да, суны кичкән кеше бит.

Камышлы мәктәбен тәмам­лаганнан соң Раил Бузулук урман хуҗалыгы техникумына укырга керә. Ул бала чагыннан урманчы булырга хыялланып үскән кеше бит. Ләкин егеткә укуын тәмамларга туры килми, армия хезмәтенә алына һәм аны Үзбәкстанның Термез шәһәрендә өч ай хәзерлек курслары үткәч, туп-туры Әфганстанга озаталар.

Безгә күбрәк таулар арасында хезмәт итәргә туры килде. Тау итәгендә 45 — 50 градус эссе булса, тау башында билдән кар ерып йөрергә туры килә иде. Шулай да авырлыкларга бирешмәдек, үз бурычыбызны лаеклы үтәдек”, — дип тыйнак кына сөйли Раил Равил улы.

Пакистан чиген дошманнардан саклаганда чиксез кыюлык күрсәткән, шунда күп дусларын югалту әрнүләрен кичергән егетне “Сугышчан ба­тыр­лык­лары өчен” медале белән бү­ләк­лиләр. Шулай якташыбыз бү­лек командиры дәрәҗәсенә күтәрелә.

Катлаулы заданиеләрне үтәгән вакытта яраланган егетне Ташкентка алып кайтып госпитальгә салалар һәм озак кына дәвалаганнан соң армия хезмәтеннән азат итәләр. Раил Мифтаховның батырлыгы дәүләт тарафыннан Кызыл Йолдыз ордены белән бәяләнә.

Раил Равил улы авылына кайткач техникумда укуын дә­вам итә, урманчы һәм ау бел­гече булып эшли башлый. Ул югары уку йортына кереп, һө­нә­рен тагын да яхшырак үз­ләш­терә.

Раил Мифтахов бүген дә яраткан эшеннән башка яшәүне күз алдына китерә алмый. Аның сөекле хатыны Талия дә, балалары Рифат һәм Алсу да, әтиләренең бу мавыгуын аңлап, урманда озаклап югалып торса да, борчылмыйлар.

Хәзерге тормышы нинди генә матур булса да, Раил уйлары белән Әфган тауларына әйләнеп кайта. Анда һәлак булган дусларының гомерләре кемнәргә кирәк булды икән? Бу сугыш безгә кирәк идеме икән? Бу уйлар аңа беркайчан да тынгы бирмәс, мөгаен.

Ләкин солдат уйларга тиеш түгел, солдат боерыкны үтәргә тиеш. Камышлы районыннан Әфган сугышына киткән егетләр ил алдында биргән антларына тугры булып, бурычларын тулысынча үтәп кайттылар.

Камышлы районының ”Сугышчан туганлык”, (“Боевое братство”) оешмасына кергән Әфган сугышы ветераннары Раил Гарипов, Рафаэль Сафиуллин, Раил Мамин, Фәнис Гыйззәтов, Рәфис Кадыйров, Рөстәм Шәрипов һәм тагын унбишләп кеше үзара аралашып, кирәк чакта бер-берсенә ярдәм итешеп, туганнардан да якынрак булып яшиләр. Чөнки алар кемнең нәрсәгә сәләтле булуын сугыш кырында исбатлап белделәр һәм утта чыныккан дуслыкны кем дә җиңә алмаячак.

Нурсинә ХӘКИМОВА.

«Бердәмлек»

Просмотров: 1317

2 комментариев

  1. Раил белән Талиягә тигез озын гомер телибез! Балаларының уңышларына сөенеп, тыныч, имин тормышта гомерләре дәвам итсен. Талия хәм Раил белән без чын күңелебездән горурланабыз.

  2. ДЖАМИЛЯ МИНЕГАЛИМОВА(ГАЛИУЛЛИНА) в пишет:

    ​Афарин! Исэн сау гына булыгыз!