Урынны кеше бизи

Без кечкенә чакта иртән тору белән клуб янына йөгерә идек. Анда инде киномеханик Җәүдәт абый Әхмәтов фанер тактага теш порошогы белән язып, бүген нинди кино күрсәтәчәге турында игълан элеп куйган була. Афишаны күргәч үк әниләрдән кинога 5 тиен акча сорана башлыйбыз. Шуның өчен алар бездән әллә күпме эш эшләтәләр иде бит: “Дәресләрең караганмы, бакчага су ташылганмы, малларга азык салынганмы? Әнә, йорт­ны да себермәгәнсең әле”, — дип кенә җибәрәләр. Җәүдәт Сафиулла улы движогын кабызып җибәргәнче, йөгерә-йөгерә бөтен эшләрне эшләп бетерәсең дә, тагын әти-әни янына килеп кулыңны сузасың. Ә бакыр биш тиен кулыңа төшү белән клубка сызасың…

Әйе, кечкенә чакта кинога бару зур бәйрәм иде ул. Җәүдәт абыебыз әллә кайлардан яңа кинолар табып кайтарып кына тора иде. Кинопленкалар белән шыплап тутырылган зур-зур түгәрәк “банка”ларны җил­кәсендә күп ташыды инде ул. Язын күперебезне су басып киткәч, ул яңа кино артыннан Подбельскига көймә белән барырга да кыенсынмый иде. Шундый тырышлык нәтиҗәсендә планы да һәрвакыт үтәлеп килә иде аның.

Җәүдәт Сафиулла улының эшенә заманында югары бәя бирелеп килде һәм күп кенә Мактау грамоталары һәм бүләкләр белән бүләкләнде. Ул еш кына район, өлкә җыелышларына ба­рып йөри иде. Ә бервакыт хәт­та Мәскәүдә уздырылган кон­ференциягә дә чакырылды. Ан­нан кайткач, Съездлар йор­тын­да узган күләмле чара турын­да безгә дә сөйләгән иде әле.

Авылдашларыбыз аны яраталар, хөрмәт итәләр иде. Кызганыч, ничектер авырып китте дә тиз арада гүр иясе булды. Менә шундый тырыш, эчкерсез, дөньяның ямен белеп, Ходайга шөкер итеп яшәүче кешеләр дөньядан киткәндә бик авыр була. Ләкин ул күңелләребездә тирән ихтирам, яхшы тәэсир­ләр, кызык хатирәләр калдырды. Урыны оҗмахта булсын иде.

Шамил МАМЫШЕВ,

Иске Мәчәләй авылы,

Похвистнево районы.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1179

Комментирование запрещено