Әфганстан командировкасы — гомерлек яра

docs.mail.ru

Ринат КАСЫЙМОВ (уңда)

Таҗикстанда туып үскән якташыбыз Ринат Касыймов Әфганстанга интернациональ бурычын үтәргә җибәрелә. Ташкентта милиция майоры буларак хезмәт иткәндә 1981 – 1982 елларда ул Тахар һәм Кундуз провинцияләрендә командировкада санала. “Кобальт -2” махсус төркемендә ул дош­маннар турында мәгълүмат җыю белән шөгыльләнә. Бандит төркемнәренең берсен юк итү операциясендә Ринат яралана…

- Безнең гаскәрләр Әфган­станнан чыгарылганга да күп вакыт үтте инде. Ун ел барган сугышта безнең егетләргә күп сынаулар үтәргә туры килде. Чик саклаучыларга да, десантчыларга да, танкистларга һәм очучыларга да, саперларга һәм элемтәчеләргә дә Әфганда утны да, суны да кичәргә туры килде, — дип сөйли Ринат Насыйр улы.

Ринатның ярасы авыр булып саналмаса да, ул әле бүген дә сыкрап, авыртып утыз ел элек булган хәлләрне исенә төшереп тора. Яшь офицерның күз алдына еш кына мыек та чыкмаган егетләребезнең кара канга баткан гәүдәләре килеп баса. Күпләре аның кулы астындагы солдатлар, дуслар, якташлар булгандыр…

За отвагу”, “За безупречную службу”, “Рәхмәтле әфган халкыннан” һәм башка күпсанлы мәдальләр белән бүләкләнгән Ринат Касыймов бүгенге көндә гаиләсе белән Камышлыда яши, җәмәгать эшләре белән шөгыльләнә. Ринат Насыйр улы һәм Рәйсә Хәмит кызының иң зур шатлыклары – балалары һәм оныкларының якты һәм тыныч тормышы.

 

Фәния КӘРИМОВА.

«Бердәмлек».


 

Просмотров: 1754

Комментирование запрещено