Дәүләткол авылы клубы сәхнәсендә концерт бара. Ул бүген үзенең 55 яшьлеген билгеләүче Зөлфия Мәрдегалим кызы Дәрҗемановага багышланган. Әлегә кадәр үзе, кылган хезмәтләре, тормыш юлы турында уйлап та карамаган Зөлфия ханым якыннары, дуслары, хезмәттәшләре авызыннан чыккан матур сүзләрне ишетеп, сөйләгәннәрне яңадан күз алдыннан үткәргәндер, мөгаен.
Табигать аңа матурлыкны, җитезлекне, шаянлыкны һәм тәвәккәллекне һич кызганмыйча биргән. Зөлфия 10нчы сыйныфны тәмамлаганнан соң Казан шәһәренә юл тота һәм анда педагогия институтында укый башлый. Ак кала үзенең матурлыгы белән кызны гашыйк итә. Тик борынгы бабаларыбыз әйтмешли: “Яхшы булса да торган җир, сагындыра туган ил”. Зөлфия дә туган авылының тау астыннан челтерәп агып чыккан тәмле сулы чишмәләрен, урманлы, җир җиләкле тауларын һич кенә оныта алмый.
Күр инде! Язмыш димә инде! Яшь кызның күңеле тикмәгә генә туган якларына ашкынмаган икән ләбаса! Каникул вакытында ул солдат хезмәтен тәмамлап кайткан Рәшитне очрата. Авыл клубында үткәрелгән яшьләр кичәсендә бу гармунчы егетнең күз карашы кызның йөрәген өтеп алгандай була. Менә шулай итеп, бер-берсенә бер күрүдә гашыйк булалар, егет кызны, кыз егетне, үзенә гомерлек яр итеп сайлый.
- Рәшитемнең сабыр-басынкы холкы, эштә уңганлыгы мине әсир итте. Мин аның тормыш итәр өчен, балаларыма яхшы әти, үземә әйбәт ир булачагын аңладым һәм аңа кияүгә чыгарга ризалыгымны бирдем. Шуның өчен институтта укуның калган өлешен читтән торып тәмамларга туры килде, — дип искә ала хәзер Зөлфия ханым.
Ул яраткан иренә бер-бер артлы ике ул — Руслан белән Радикны бүләк итә. Бүгенге көндә алар да үсеп җитеп, хәзерге көндә үз гаиләләре белән яшиләр, газиз әти-әниләренә биш онык бүләк итәргә дә өлгергәннәр инде.
- Кызларым булмаса да, киленнәрем үземә охшаган, алар белән аралашып, дустанә яшәүләре үзенә күрә бер бәйрәм, - дип киленнәрен дә мактап сөйли Зөлфия Мәрдегалим кызы.
Рәшит абый күмәк хуҗалык таркалганчы, биредә терлек фермасы җитәкчесе дә, машина йөртүче булып та хезмәт иткән. Ә Зөлфия ханым соңрак Самара шәһәренең Мәдәният институтында режиссура бүлеген тәмамлый һәм кайда гына эшләсә дә, сәнгатькә тугрылык саклый. Бәйрәмнәрдә төрле чаралар үткәрелгәндә алар Рәшит абый белән икәүләп авыл клубына ашыгалар,
хәзер заманалар үзгәрде дип борчылып утырмыйлар. Рәшит абый агач эшкәртү эшен ачып җибәрсә, Зөлфия ханым Камышлы муниципаль районының хәрби бүлегендә өлкән инспектор булып хезмәт итә. Камышлы авыл җирлеге каршында музей ачуга да, туган авылы Дәүләтколның тарихын туплауга да үзенең күп көчен куя.
Дәрҗемановлар динебезне үстерүгә дә үз өлешләрен кертергә тырышалар. Мәсәлән, Дәүләткол авылы зиратын тимер койма белән тотканда да алар күп игелекле эшләр башкарганнар. Аларның уллары да әти-әниләре белән гел бергә. Хәзер әнә Радикның яңа һөнәре дә ачылган. Ул туган тиешле абыйсы Рәфис Гыйззәтов белән мәчет манаралары ясый башлаган.
Менә шулай, тигезлектә, матур итеп яшәгән гомер юллары Зөлфия ханымны 55 яшенә китереп җиткергән дә инде. Ул: “Мондый тотрыклы гаиләм, яраткан хезмәтем булганда яшибез әле, Аллаһы боерса!” - дип үзенең тормышыннан канәгать булып, шөкер итеп туя алмый.
Нурсинә ХӘКИМОВА.
Просмотров: 1799
Зульфия сэлам! Син хаман шулай матур, бер узгэрмисен,молодец! Ходай исэнлек бирсен!