Юкка түгел, юкка түгелдер

6(26)2010 елда Самара шәһәре Сабан туенда миңа Айдар Галимовны якыннан күрергә насыйп булды. Һәр елдагыча “Розалина” кафесы палаткасында Сабантуйга килгән кунакларга хезмәт күрсәтеп, каршы алып, ашатып торабыз. Айдар үзенең автобусы белән килеп туктаганда Сабантуйның кызган чагы иде инде. Җырчы чатыр астындагы кафебызга йөгереп керде дә: “Апа, минем белән килгән биюче кызларның күлмәкләрен берәр кайда үтүкләп булмасмы икән?” — диде. Шул арада үзе чәй капкала­гандай булды, Самара яңа­лыкларын сорашкалады. Без ачкан авызыбызны ябып та өлгермәдек, ул инде сәхнә түрендә җырлап җибәрде…

Быел Литвинов исе­мендәге Мәдәният сараенда узган гас­троль­ләрендә дә шундый ук җитезлек белән сәхнәгә чыкканын да, кереп киткәнен дә абайлап өл­гереп булмады. Айдар гел хәрәкәттә булды, биючеләргә кушылып биеп китүе дә килешеп тора бит үзенә.

Айдар Галимов — Самара төбәгендә гел көтеп алынган кунак. Нәрсәсе куандыра – егерме биш ел буе сәхнәдә җырлап та, үз аудиториясен югалтмый ул. Концертларга яшьләр дә күпләп килә. Минем оныкларым 5 – 6 яшьләрендә “Кызыл розалар”ны ничек җырлап йөргән булсалар, хәзер дә бу җырны ишеткәч, сәхнәгә розалар һәм конфетлар чыгаралар.

Айдарның җырлары олы­ларның да, урта яшьтәгеләрнең дә күңелендә зур урын алып тора. һәр җыры бер кечкенә генә спектакль кебек: “Син минем җанымның яртысы”, “Мин бит сине бер генә күрдем”, “Ходай сине миңа яраткан” җыр­лары да нәкъ шундыйлардан.

Халкыбызның сөекле җыр­чысы бу юлы да тамаша залы белән уртак тел таба белде. Зал әледән-әле алкышларга күмелде, сәхнәгә чәчәкләр мендерелде. Артист үзе дә сәхнәгә менүчеләргә затлы бизәкле календарьлар бүләк итә торды. Бу бит балаларга нинди зур бүләк! Шушы календарьны алган бала Айдарны беркайчан да онытмаячак инде.

Мин гади кеше, Айдарның титулларын белмим. Кайберәүләр аның турында депутат булган дип тә сөйлиләр. Төрле проектларда катнаша, хәйрия эшләре белән шөгыльләнә, гаиләсе дә зур, өч баласы бар икән, диләр. Әйе, егерме биш ел буе сәхнәдән төшмәсә дә, аның турында начар сүз ишетмәдек, беркайчан да үзенең абруен төшермәде, концертлары гел югары дәрәҗәдә узды, гаилә тормышында да үзен лаеклы күрсәтте, җәмәгать эшендә дә халыкка файдасы булды. Димәк, Айдар Галимовның 25 ел сәхнәгә хезмәт итүе юкка түгел, юкка түгелдер. Без аны затлы җырчы, лаеклы шәхес дип таныйбыз һәм килгән саен моңлы тавышын тыңлап күңелебезгә ял алабыз.

Разия ӘЮПОВА.

Самара шәһәре.

«Бердәмлек»

 

Просмотров: 1498

Один комментарий

  1. Бик дерес язылган. Бутен жырчылар да безге якын.