Гармунчының буыннары саен моң аның

Сагиров АзгатБалачагын яхшы хәтерли Әсгать. Гөрләп торган совет заманнары. Эшләгән кеше яши дә, ашый да ала торган чак. Ләкин артык байлык та юк иде бит. Өч балалы гаиләдә үскән Әсгать беренче класска кергәндә аңа өр-яңа сумка, өс киемнәре алып бирәләр. Ә менә гармунчы әтисенең инструментына кагылырга кушмыйлар.

Кая гына барса да, ни генә эшләсә дә, малайның күзләре шул шыгырдап торган гармунда. Алтмышынчы еллар башында бөтен малайлар да гармунчы булырга хыялланалар иде бит. Әсгать әтисеннән гармун сорап йөдәткәндә Рәшит абзый: “Кызыл кар уягач, менә дигән күрекле гармун алып бирермен мин сиңа”, — дип җавап бирә булган. Кызыл кар булмаганын Әсгать аңлый аңлавын. Ә шулай да әтисенең гармун алып бирүенә дә ышана.

Кадерләп яулыкка төреп сандыкта саклана торган гармун, әтисе эштә чакта малайның кулына эләккәләгәндә, ул келәткә яисә печәнлеккә качып шыңгыр-шыңгыр уйнап көй чыгарырга маташа. Улының гармунчы булу теләген күреп торган әтисе кышкы озын кичләрнең берсендә Әсгатькә “Арча кичләре” көен өйрәтә башлый. Шулай үзе яраткан көйне Рәшит ага улына мирас итеп калдыра.

Безнең Камышлы районы Иске Ярмәк авылында музыка мәктәбе юк бит инде. Җыр дәресләрендә дә нота түгел, җыр сүзләре генә өйрәтәләр иде. Гармун уйнау теләге көчле булган Әсгать бөтен көйләрне дә үзлегеннән өйрәнә. Ә 4нче сыйныфта укыганда тальян гармунда уйнап, сыйныфташларын биетә дә башлый инде.

- Каты уйныйсың, гармунны ватып бетерәсең бит! - дип шелтәләсә дә, гармунында уйнарга рөхсәт итә әтисе.

Мәктәпне тәмамлагач, Әс­гать Сәгыйров Похвистневода­гы шоферлар әзерләүче курс­ларны тәмамлап кайта. Ар­миягә киткәндә өздереп тальян гармун уйнап авыл урамнарын әйләнгән егет кайткач та гармуныннан аерылмый.

Урамнарда берәү йөри

Гармуны беләгендә,

Белсәң иде бу Әсгатьнең

Нәрсә бар йөрәгендә? — дип җырлыйлар иде буй җиткән кызлар.

Тиздән гармунчы егетнең йөрәгендә нәрсә бары сизелә башлый. Бер күрүдә икесе дә гашыйк булган парлар турында ишеткәнегез бардыр бит? Әсгать белән Тупли авылы кызы Сәрия менә шундый пар инде. Өч көнгә кунакка килгән кыз гомерлеккә Иске Ярмәктә кала. Һәм ул һич кенә дә үкенми, чөнки чын ир- егет булып тормышын алып бара аның Әсгате.

Нәкъ шушы вакытларда авыл клубы сәхнәсендә “Ак каен” фольклор ансамбле формалаша башлый. Хәзер инде бер бәйрәм дә алардан башка узмый. Әсгать белән Сәрия, парлашып авыл клубына йөреп, сәхнә тормышы белән яшиләр. Әтисеннән калган гармунның күреге тузып бетә. Әсгатькә яңарагын сатып алырга туры килә. Кызлар һәм егетләр репе­тицияләргә аларның аулак өй­ләренә җыела башлыйлар. Ан­самбльдә катнашучы гаилә парлары шул хәтле дуслашып китәләр, шул хәтле иҗат утында яналар ки, хәтта көтү куарга вакыт җиткәндә генә таралышкан чаклары да күп була. Гармун көе, җыр, музыка дөньясында кайнаган арада тупырдашып балалар үсә. Әсгать “Ак каенны”, ә ансамбль аны күтәрә, хөрмәтли, бизи.

Әсгать Рәшит улы татар халык көйләрен дәртләнеп, илһамланып уйнаганда, залдагы халык тынып кала. Бары тик гармун тавышы гына. Әсгать тамашачыларның күңел җылысын, сулышын тойгандай ярсып- ярсып уйный. Талга кунып сайраган сандугач җыры кебек тальян моңында арыш башакларының шавын, печән чапкан тавышларны, Юкәле тау юкәләренең серләшүен, кошлар сайравын ишетергә була.

Гармунчының бармак­лары талусыз. Йөрәкләрне җил­кен­дерүче, бии белмәгәннәрне бию түгәрәгенә чыгаручы бу көй “Ярмәк вагы” дип атала. Менә әле генә өздереп, йөрәкләрне җилкендереп уйнаган гармун тынып кала, һәм бер мизгелдән күк күкрәгәндәй, таш диварлар ишелеп төшкәндәй алкышлар ишетелә. Бу Казанда үткәрелгән Фәйзулла Туишев исемендәге “Уйнагыз, гармуннар!” фестивалендә булган хәл. Әсгать бу конкурстан дип­ломант булып кайткан иде. Аннан соң Ивановода узган Бө­­тенроссия “Играй, гармонь!” фес­тивале дипломанты, Самара өлкәсе һәм Татарстан Рес­публикасында үткәрелгән “Уй­­нагыз, гармуннар!”, Иске Ярмәктә узган беренче “Уйнагыз, Гали гармуннары!” фестивальләре лауреаты һәм өченче Бөтенроссия “Халык иҗа­ты” фестивале лауреаты ул.

Уйнагыз, Гали гармуннары!” фестивале Иске Ярмәктә биш елга бер үткәрелеп килгән иде, ә хәзер ул регионара фестивальгә әверелде һәм Камышлы районы үзәгендә ике елга бер үткәрелә башлады.

Әсгатьнең кулындагы тальян гармунны ясаучы Гали ага Гәрәев тә шушы авылда туып үскән иде бит. Аның гармуны һәм даны дөньяга таралган заманнар да артта калып бара инде. Шушы тальянкасында бияләй киеп тә, гармунны аркасына асып та, тагын әллә ниләр кыландырып та уйнаганын күрсәгез иде аның! Ис китәрлек! Бик оста гармунчы гына шулай булдыра ала. “Татар халык фольклор ансамбле” исеменә лаеклы “Ак каен” коллективының казанышларын­да да Әсгать Сәгыйровның өле­ше бик зур.

Ләкин тормыш сәхнәдә биеп-җырлап кына узмый шул. Аның җил-бураны да, кайгы-хәсрәте дә буа буарлык. Ир кешегә бигрәк тә кыен — гаиләсен туйдырасы да, өен саласы да, агачын утыртасы бар бит. Әсгать шушы бурычларын тулысынча үти – өен дә җиткерә, йорты да мал белән тула, колхоз эшенә дә өлгерә. Ул күп еллар буе колхоз җитәкчеләренең алыштыргысыз шоферы булып авыл кырлары, район һәм өлкә арасындагы юлларны гизә. Ә Сәрия өч кызын тәрбияли, ирен тәмле ашлар пешереп көтеп тора. Аңа да эш җитәрлек, ул “Ярмәк” хуҗалыгында савучы булып та хезмәт итә бит.

Иске Ярмәк авылында күмәк хуҗалык таркалгач, халык шәхси хуҗалыкларында мал-туар асрап, умарта үрчетеп, яшелчә үстереп, тәрәзә-ишекләр, өй җиһазлары ясап көн күрә башлый. Ә Әсгать яшьтән сайлап алган һөнәренә тугры калып, машина йөртүен дәвам итә. Аның гомере элеккечә моң, музыкага үрелеп бара. Шуңа да ул һич картаерга җыенмый. Шушы көннәрдә 60 яшен тутырса да, көләч йөзле, ярдәмчел, хөр күңелле булып яши бирә.

Аңа юбилей көннәрендә иңгә-иң куеп мәдәният дөнья­сында хезмәт иткән иҗатташ дуслары — “Ак каен” халык фольклор ансамбле коллективы, авылдашлары, дуслары, туганнары исеменнән ко­рычтай исәнлек, озын гомер, гаилә бәхете телибез. Иҗа­ди ялкының сүнмәсен, сүрел­мә­сен, бармакларың талмасын, күңе­лең күтәренке булсын, Әсгать!

Фәния КӘРИМОВА.

Иске Ярмәк авылы,

Камышлы районы.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1170

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>