Яхшылыклар белән искә алып, сагынсалар иде безне дә…

docs.mail.ru16 февраль – каһарман якташыбыз, шагыйрь һәм рәссам Гакыйль СӘГЫЙРОВның туган көне

Быел, әгәр исән булса, без аның 76 яшен билгеләп үтәр идек. Тик менә өченче тапкыр инде каһарман якташыбыз, күренекле татар шагыйре һәм рәссам Гакыйль Сәгыйровның туган көнен үзеннән башка гына үткәрәбез, аны искә алабыз.

Шагыйрь үзенең бер шигырендә:

Яхшылыклар белән искә алып,

Сагынсалар иде безне дә…” дип язып калдырган иде. Әйе, сагынабыз, юксынабыз без сине, Гакыйль! Синең иҗатыңа, тормыш юлыңа багышланган кичәләр дә уздырылып тора. Шулай да күңелне гел бернәрсә борчый. Вәгъдә иткәнебезчә, күп еллар әдип яшәгән Кошки районының Иске Фәйзулла (Иске Җүрәй) авылындагы йортында музей ачу хыялы әле һаман тормышка ашырылмаган, ул җимерек, ташландык хәлендә ята бирә. Оештыру комитеты булдырылса да, бу эштә алга китеш күренми әле. Бюрократик киртәләрне җимерү бик ансат түгел икән шул. Шагыйрьнең иҗатын барлап, аның яңа шигъри җыентыкларын, тормыш юлы турында аерым китап чыгару да әлегә тукталып тора.

Гафу ит, Гакыйль! Без синең алдыңда бурычлыбыз!

Иске Фәйзуллада музей-йортыңны ача алсак, тормыш юлың турында китабыңны һәм әсәрләреңне барлап, яңа шигъри җыентыкларыңны дөньяга чыгарсак, үзебезне бәхетле кешеләр итеп саный алачакбыз.

Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН.

Тормыш мине артык итмәде

 

Тормыш бит ул шундый

матур нәрсә:

Җирнең һәрбер гөлен сөясең,

Шатлыклары белән

шатланасың,

Кайгылары белән көясең.

Тормыш бит ул көчле агым

кебек,

Юлсыз җирдән үтә юл ярып.

Үзе ошатмаган бар нәрсәне

Ярларына ташлый чыгарып.

Тормыш мине алай итмәде,

Ярларына ташлап китмәде.

Әллә үзен артык сөйгәнгәме,

Дулкынында бәрде, кыйнады.

Кичерегез

Кичер мине, кичер,

йөрәккәем, —

Бик яхшыдан түгел хәлләрем;

Кичерегез, очар канатларым.

Зәгыйфь булган өчен

тәннәрем.

Кичерегез, куллар,

Хезмәттән сез

Үзегезне горур хис итеп,

Талпынмыйсыз бер дә…

Көч табалмыйм

Гөлләр иркәләргә, үз итеп.

Кичерегез мине,

Җырларымда

Бөтен көчем белән янмасам;

Юлларымда тормыш

утларының

Бар ялкынын туплый

алмасам.

Минем өчен…

Дусларым, сез әгәр

очратсагыз

Кошкайларны читлек эчендә,

Очырыгыз ачып ишекләрен,

Шатлансыннар минем өчен дә.

Тормыш сөйгән дәртле

йөрәгең дә,

Тамып торган яшьлек хисең дә,

Ике канатың да була торып,

Бик кыен ул читлек эчендә.

Кайгы хакында

Кем янына барыйм:

«Минем кайгым бар — дип,

Бүген әле иркен дөнья

миңа тар», — дип

Кайгы бирелә кешегә нык

булсын дип,

Егылмасын һәр сугудан,

чыныксын дип.

Шәхси кайгы кайгымыни ул,

дуслар?

Илем күген капламасын

болытлар.

Әнкәйгә

Һәр кешенең җаны булган

кебек,

Һәр кешенең була анасы.

Нинди генә тормыш

кичермәсен,

Йөрәгендә газиз баласы.

Әнкәй, әнкәй, синең күңел

җылың

Дәва булды һәрбер зарыма.

Минем өчен күргән

кайгыларың

Дәрьяларның сыймас ярына.

Бу йөзкәен, күпме еллар буе

Шатлык нуры күрми

интеккән,

Мин бәхетсез иттем, әнкәй,

сине,

Кичерерсең микән, юк микән.

Мин үтенәм синнән —

кичер мине,

Хыялыңа хыянәт итмәдем,

Канатларым көйде —

үталмадым

Язмыш куйган утлы чикләрне.

Бик яшисем килә

җаным-тәнем

Белән тоеп заман сулышын.

Әй, сокланыр идең очышыма,

Шатландырыр иде уңышым.

Ә мин ятам — яраланган

бөркет,

Яшәвемнән хәтта оялам.

Була кайчак, яшен кебек ярсып

Атылырга уйлыйм кыядан.

Кулларыңа һәйкәл

Җыерчыклар сарган газиз

куллар

Юк нәрсәне күпме бар иткән!

Әнкәй, әнкәй, синең

кулларыңнан

Эшчәнрәк куллар бар микән?

Төн дә җитми сиңа,

көн дә җитми,

Вакыт сиңа һаман тар икән.

Әнкәй, әнкәй, синең

кулларыңнан

Түземлерәк куллар бар

микән?

Тәрәзәсен кактың илле

бишнең,

Чәчләреңнең агы кар микән?

Әнкәй, әнкәй, синең

кулларыңның

Бер ял иткән чагы бар микән?

Яшерим мин кемнән яшьләремне?

 

Мескен, диеп,

Жәлләр өчен акмый

яшьләрем.

Бу көнгәчә дуслар күңеленә

Кызгандыру хисе чәчмәдем.

Бу көнгәчә керфек очларыма

Кундырмадым юеш

бөртекләр,

Күңелем кыясында

канатланды

Курку белмәс уйлар-

бөркетләр.

Бу көнгәчә тормыш

авырлыгын,

Егылсам да, ерып бардым мин,

Кайчагында якты көннәрне дә

Күрәлмәслек булып арыдым

мин.

Тормыш агай, кысып

күкрәгемне,

Бирсә бирде минем кирәкне —

Һаман саен һәрбер

матурлыкка

Сизгеррәк иткән йөрәкне.

Ирләр еш еламый…

Еласа да

Көчсезлектән түгел елавы,

Яше аның текә ярларыннан

Ташып аккан дәрья сулары…

Яшерим мин кемнән

яшьләремне?

Мескен, диеп,

Жәлләр өчен акмый

яшьләрем, —

Бу көнгәчә сөю дигән утның

Кайнарлыгын тоймый

яшәдем.

Тормыштагы чын матурлык

өчен

Тамар икән яшем тамса да, —

Бар дөньяны чолгап ялкынына

Янар икән йөрәк янса да!

Шәфыйкъ бабайга

…Кем уйлаган

Бездән китәрсең дип,

Шулай кинәт —

Иртән торуга,

Фотосурәтең дә калмады шул

Истәлеккә нәсел-ыруга.

Яхшы атны тәртә арасында

Үләр диләр чыккан юлында,

Син үзең дә ялны белмәс

бер җан,

Үлгәндә дә — балтаң кулыңда.

Сиксән дүрткә җитеп,

Көтмәгәндә

Ташларсың дип безне

белмәдем —

Сиңа дигән күпме назым

калган,

Әйтелмәгән күпме сүзләрем!..

Күп изгелек иттең кешеләргә,

Онтылмассың әле тиз генә.

Яхшылыклар белән искә алып,

Сагынсалар иде безне дә…

Адәм баласы

Яши җирдә — якын дуслары

күп,

Дошманы күп, үтәр юллары.

Күпне күргән саен яшькә

йомшый

Һәм нечкәрә күңел кыллары.

Яши җирдә. Ул ашкынып

атлый

Ымсындыргыч якты таңнарга.

Офык ерак, җитәрменме? —

дими,

Капланмаммы, дими,

ташларга.

Ул гөнаһлы, сәер, ул саваплы,

Ул җаваплы җиһан каршында.

Дөнья гизә мәңге килгән

сыман

Һәм калдырып китә

барсын да…

Соңгы көз

Кабаланып җыйды

намазлыгын,

Киеп алды киез «калушын»,

Йортка чыкты

Ишетеп тын һавада

Торналарның моңлы

тавышын.

Тоныкланган күзен кыса-кыса,

Маңгаена куеп кулларын,

Эзләде ул сагыш сарылып

калган

Шул кошларның зәңгәр

юлларын.

Шулар инде, әнә, кыйгачланып

Әйләнәләр тирәк өстендә;

Күрдем әле, күрдем! —

Шатлык нуры

Балкып чыкты карчык йөзенә.

Сабыйларча керсез

сөенә-сөенә

Күзәтте ул сабыр кошларны…

Китүегез инде, бәбкәләрем,

Бик кыен шул үтү кышларны.

Саулык бирсен ходай үзегезгә,

Җиңел булсын үтәр юлыгыз.

Минем дә бу соңгы

көземдер шул,

Күрешалмасак, бәхил

булыгыз.

Олыгайгач бар да якын икән,

Әйтерсең лә бүген күрәсең.

Тыеп булмый, яшь тә үзе чыга,

Урынсызлыгын да беләсең…

…Ә торналар китә…

Каеннарның

Яшел күлмәкләре саргайган.

Кемдер өчен бу көз —

соңгы көз ул,—

Күңел сизә әллә кайлардан…

Кайнана

Килен булып төште синең

йортка,

Үсеп җиткән әле кай ара?!

Әнием дип хәзер сиңа

дәшәр, —

Ана бул син аңа, кайнана.

Ул — юлдашы бүген үз

балаңның,

Язмышлары бергә кушылган.

Каршы алсын аны якты бәхет

Бусагаңнан, менә шушыннан.

Якын ит син, аңлый бел

син аны,

Сез — аналар, алар — балалар.

Әрнетмәсен япь-яшь

йөрәккәен

Бер хаксызга салган яралар.

Шатлык белән ташып тулар

өчен

Кирәк түгел җанга әллә ни.

Түгелмәсен матур хыяллары

Үкенүле яшькә әйләнеп.

Ялгышма син тәүге

адымнан ук:

Тормыш, — диеп, — үзе

җайлана…

Тулы итеп бәхетен

балаларның,

Бәхетле бул үзең, кайнана.

* * *

…Кайсыгыз анда туйган

яшәүдән? -

Тыгыз уйлардан,

мәшәкатьләрдән,

Тыйгысызлыктан, кыен

эшләрдән

Һәм тирләп-пешеп, янып

эшләүдән?

Кайсыгыз анда туйган сөюдән,

Башкалар өчен янып-көюдән,

Мәхәббәт хисен туң-кырау

алган

Һәм йөрәкләре гел бушап

калган?..

Кайсыгыз анда туйган

барысыннан:

Кошлар җырыннан, чишмә

тавышыннан,

Якын дустыннан,

елмаюлардан,

Җил-давыллардан, ерак

юллардан?

Килегез әле минем яныма!

Килегез әле минем яныма,

Ятыгыз әле минем урыныма,

Бирегез миңа аяк-кул гына!

Сөю ташыган йөрәге белән,

Һәр җанга изге теләге белән,

Эшкә сусаган беләге белән

Бу Кеше торып чыксын

дөньяга.

Ул гына ачар серләр бар

җирдә,

Ул гына чәчәр гөлләр бар

җирдә, -

Серләрен ачсын, гөлләрен

чәчсен, -

Кайсыгыз анда туйган

яшәүдән!

«Бердәмлек»

Просмотров: 1530

Комментирование запрещено