Яңа Усман сандугачы

 ХасаншинЯнварьның соңгы зәмһәрир суык көнендә Камышлы районындагы Яңа Усман авылына юл тоттык. Авыл безне биек таулары, купшы йортлары, манараларында ялтырап торучы көмеш айлы ике мәчете белән каршы алды. Суык бабай биредә дә үз эшен төгәл үтәп, өй тәрәзәләренә сәнгать әсәрләре булырдай бизәкләр төшереп киткән.

Биредә яшәүчеләр, бернинди кыенлыкларга карамастан, менә дигән иттереп яшәп яталар икән. Араларында сәнгать сөючеләр дә байтак. Мин Казан Дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының беренче курсында укучы Илгиз ХӘСӘНШИН яшәгән йортны эзләп киттем. Ял көннәренә кайткан егет белән очрашырга алдан ук сөйләшеп куйган идек.

 

- Илгиз, авыл малае булсаң да, әнә нинди уку йортында укыйсың. Сәнгать дөньясына кайчан кереп киттең?

 - Мин үземне белгәннән бирле җыр­лыйм. Әтием мәктәптә музыка дәресләре укыта, ә әнием Әлмирә җырларга ярата. Мин дә мәктәптә укыган елларда төрле мәдәни чараларда, конкурсларда катнашырга, караоке, әтием уйнаган гармун, тальян көенә кушылып җырларга бик ярата идем. Хәтта русча үткәрелгән конкурсларда татарча җырлап, беренче урыннарны алган чакларым да булды. Самарада үткәрелгән җыр конкурсында зур телевизор белән бүләкләнгән идем. Оренбург өлкәсенең Әсәкәй авы­лын­да үткәрелгән “Ак хисләр” фестиваль -конкурсында беренче урынны алгач, Казанның “Татар моңы” конкурсына юллама бирделәр. Анда Илһам Шакиров репертуарыннан “Очып кайтам” җырын башкарып, лауреат исеменә һәм икенче премиягә лаек булган идем.

Мәктәпне “яхшы” билгеләргә генә тәмамлагач, документларымны Әлмәт музыка көллиятенең баянчылар бүле­генә һәм Казан Дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетына тапшырып, бәхетемне сынап карадым һәм ике уку йортына да кабул ителдем. Әлбәттә, укырга Казанга киттем инде.

Мин хәзер кафедра җитәкчесе Са­лават Фәтхетдиновның эстрада бүле­­гендә укыйм. Вокал буенча Илсур Сафин җитәкчелек итә, ә концерт­мейс­терыбыз — Кирам Сатиев.

- Хәзерге яшьләргә ни әйтер идең?

- Татар теле дәресләрен укудан читләшмәсеннәр, татар җырларын тыңлап үссеннәр, татар әдәбиятын бел­сеннәр иде. Менә шул чакта Казан университетларына барып укырлык ба­гажлары булыр, үз телебезгә, сән­гатебезгә карата мәхәббәт бөре­ләнер иде. Кайберәүләр җыр текс­тын­дагы сүзләрне дә аңламыйлар бит.

Ә менә Самара яшьләре татар мо­хитына күбрәк тартыла башлаганнар, дип ишеттем. Чыннан да, без, яшьләр, үзе­безнең милләтебезне сакларга һәм ки­ләчәк буынга тапшырырга тиеш бит.

Әңгәмә ахырында Илгиз җырлаган видеоязманы карадык. Аның тавышы көчле дә, моңлы да, йөрәктән чыккан чын бәрхет тавыш икән. Борынгы җырларны шундый моңлы итеп суза, таң калырлык. Аллаһы Тәгалә Илгизне дөньяга җырлар өчен җибәргәндер, мөгаен. Татар еге­те­нең һәр җырында туган иленә олуг мәхәббәте, халкы белән зур горурлану хисләре чагыла. Аның чыгышларын Та­тарстан телевидениесе дә еш кына күр­сәтә башлаган.

Күзләрендә талант чаткылары бал­кып янган Илгиз белән сөйләшкәндә күңелем җыр, сәнгать өлкәсендә дан казанган Илһам Шакиров, Әлфия Афзалова, Габдулла Рәхимколов кебек җырчыларны барлап чыкты. Алар да бит авыл кешеләре булсалар да, югары үрләрне яулый алганнар. Бәлки Яңа Усман егете Илгиз Хәсәншин дә шундыйлардандыр? Артистлар дөнья­сына хас булган көнчелек, явызлык, бер-береңне батырырга тырышу, йол­дызлык чире кебек сынауларны үтә алса, һичшиксез, татар эстрадасында якты йолдыз булып янарлыгы бар аның. Уңышлар сиңа, Илгиз!

 

Нурсинә ХӘКИМОВА.

«Бердәмлек».

 

 

Просмотров: 3455

3 комментариев

  1. ​Унышлар сина Илгиз!!!!

  2. ул безнен сандугааач)Гордимся, классташ:)

  3. ​​Афарин! БИК МОНЛЫ ЖЫРЛЫЙСОН ИРКАМ, КУЗ ТИМЭСЕН УЗЕНЭ! УНЫШЛАР ТЕЛИМ! МОН ЧИШМЭЛЭРЕН САЕКМАСЫН!