Күңеленең моңлы хисләре шигьри юлларында чагыла

IMG_6833Нечкә күңелле кеше генә шагыйрь була аладыр ул. Наилә апа Хөсәенованың шигырьләрен укыганда шундый фикер барлыкка килә. Шулкадәр тирән хисләр, зур кичерешләр, эмоциональ халәт, романтик хыяллар чагыла аның шигырьләрендә!

“Мин – авыл баласы!” – дип горурланып яза Наилә апа шигьри юлларында Һәм аларның күбесе туган ягы – Ульян өлкәсе Иске Мастяк авылының  искиткеч матур табигатенә, туганнардан да якынрак кешеләргә әйләнгән күршеләренә, авыл халкына, кадерле туган йортының учагын саклап яшәүче газиз әнисенә багышланган.

Ә инде мәхәббәт темасына күпме шигырьләр язган ул! Аларны укыганда кемнеңдер беренче мәхәббәте исенә төшәргә, кемнеңдер хәләл җефетенә карата сөю хисләре яңарырга, ә әле үз парын тапмаганнарда сөйгән ярларын очратып, бәхет диңгезендә йөзәргә теләк туарга мөмкин.

“Шигырьләрем, сезгә мин җан өрдем”, — дип яза Наилә апа үзенең бер шигырендә. Чыннан да, аның күңел байлыгы, йөрәк түрендәге кайнар хисләре шигырьләрендә чагылып җанланалар диярсең. Аларның һәрберсе әйтерсең лә тылсымлылык белән сугарылган. Бу шигъри юлларны бер укысаң, һаман укыйсы килеп тора.

Актуаль мәсьәләләргә, көн кадагына, тормыш проблемнарына да багышлап яза Наилә Хөсәенова. Дин, тәрбия, әхлак, ата-ана белән балалар мөнәсәбәте, тарихи мизгелләр темаларын да читләп узмый ул.

Наилә апа Хөсәеновага шагыйрә буларак кына түгел, ә кеше буларак та сокланам мин. Аның кебек эчкерсез, самими, саф күңелле кешеләр сирәк очрый. Наилә апаны күргәч, кәеф күтәрелеп китә, ул үзенең җылысын, мәхәббәтен жәлләмичә кешеләргә өләшә. Аңардан нур сирпелә, ул тирә-ягын кояш сыман яктырта.

Чибәр, дәртле, тормышка гашыйк, елмаеп кына торучы Наилә апага сокланмыйча, аны чын күңелдән яратмыйча мөмкин түгел. Шуңа күрә аның дуслары да күп, туганнары да үзен үлеп ярата, ә аның белән бер күрешеп аралашкан кешеләрнең бу ханым белән кабат очрашасылары килә.

Наилә Хөсәеновага декабрьдә 55 яшь тула. Без, татар милли хәрәкәте активистлары, аны чын күңелдән шушы олуг юбилее белән тәбриклибез.

Наилә апаның челтерәп аккан чишмәдәй моңлы күңеленнән агылган илһамы саекмасын иде. Яңа иҗади үрләр сезгә, Наилә ханым!

Түбәндә хөрмәтле укучылар Наилә Хөсәенованың шигырьләрен укып, тылсымлы дөньяга чума алачаклар.

Гомер үткән синсез сагышта

Төшкән идек инеш буйларына,

Табарбыз дип яшьлек эзләрен.

Безнең эзгә мәңге япкан икән

Бөдрә таллар яшел шәлләрен.

Киек каз юлыннан яуган йолдызларны

Әкрен генә кочып алган да,

Тибрәндерә инеш-инешкәем

Бишегенә салып куйган да.

Көнләштереп тирә-якта төнне

Көчле кулың алды кулымнан.

Гадәтидәй шул ук тыныч сулыш

Яшьлегемдә калган язымнан.

Оста табиб дәвалаган кебек,

Чәчләремнән сыйпап үттең дә.

Шифа бирдең яраланган җанга,

Назлы итеп кочып үптең дә.

Бер дәшмичә мин сыендым сиңа,

Гомер үткән синсез сагышта.

Хәтеремә кагылырга тик син генә хаклы,

Газабым да шатлык шул чакта.

***

Кирәксенми татар үз гармунын

Эх, юксынып кайтам гармун көен,

Ишетермен диеп авылымда.

Аны тыңлап үскән яшьлекне дә

Очратырмын кебек шул юлда.

Юк бит аның моңы, ишетелми,

Урамнарда шомлы бер тынлык.

Су буенда бака туе гына

Шул тынлыкка каршы торырлык.

Кайда көең, кайда гармун үзең,

Урап чыктым капка төпләрен.

Төймәләргә басып, шаян телләреңнән

Агылып чыккан бию көйләрең.

Син яшисең, бәлки, сарай, келәтләрдә,

Бәлки, сандык сине бикләгән?

Музейдамы ял итәсең икән,

Шулай күпләр сине җирләгән.

Кирәксенми татар үз гармунын,

Саектырдылармы аның күңелен.

Әллә нинди чит, ят тавыш тыңлап,

Югалтамы халкым үз-үзен.

Әллә инде калды тальян яшәп

Печән чапкан урман эчендә.

Элек ашлык суккан ындыр киңлегендә,

Әллә милләтемнең үлмәс көендә.

Йә, бәлкидер, калган аулак өйдә,

Кавыштырып ике йөрәкне.

Әйдәгезче, эзләп карыйк аны,

Белсен иде безгә кирәкне!

Табып аны, уятырбыз бергә

Йоклап яткан авыл өйләрен.

Беләм: халкым сагынып, зарыгып көтә

Татар гармунының көйләрен!

***

Сөялләнгән куллар иңнәремне сыйпый

Мичтән чыккан ипи исе

Чолгап алган өй эчен.

Әчеләтә пешкән коймагы да

Пешерелгән тик безнең өчен.

Менә шундый хатирәләр минем,

Күзем йомсам, төшә исемә.

Балаларым, күз нурларым диеп,

Кояш кебек әнием йөзе дә.

Ярып пешкән бәрәңгесен куя,

Сөтле чәен ясый касәгә.

Авыз итегезче урман җиләген, ди,

Алып куя балын өстәлгә.

Кайнар ипи куя табын өсләренә,

Бисмиллә дип кисә икмәген.

Ходам, мәхрүм итмә шул хөрмәттән диеп,

Авызына каба кисәген.

Сөялләнгән куллар иңнәремне сыйпый,

Кинәнече сыймый дөньяга.

Бала күңеле далаларда, диләр,

Юк, минеке — газиз анамда!

Күзләремнән шатлык яше тама,

Төшергәч исемә шушы мизгелне.

Юлга чыгам, әнием, синең янга,

Татырга дип, кайнар ипиеңне.

Гомерләре озын булсын әнкәйләрнең,

Туган җирдә утлар сүнмәсен.

Табын тулы хөрмәт булсын һәрбер өйдә,

Авылым минем мәңге яшәсен.

***

Авылым картлары

Авылымнан шомлы хәбәр алдым:

Дөнья куйган таныш бер картым.

Күз каршымнан үтте шул мизгелдә

Алар белән бәйле язмышым.

Туфраклары җиңел булсын димен,

Нурлы булсын яткан җирләре.

Без бер авыл балалары идек,

Тик аерды юллар безләрне.

Чит җирләрдә узган еллар аша

Мин яшәдем сезнең арада.

Сезнең белән кичтем кайгы- шатлыкларны,

Җан җылыгыз иде янымда.

Туган җирнең туфрагына сеңгән

Кендек каныбыз, түккән тиребез.

Суын эчеп, ипиен ашап үстек,

Ислам булды безнең динебез.

Һәм шуңадыр һәрбер югалтулар

Яра салып китә йөрәккә.

Якыннарыма дога кылган чакта

Сезнең дә исем минем калебтә.

Тыныч ятсын иде сезнең җаннар,

Үткән юлыгыз безгә зур үрнәк.

Күңелләрдә сез яшәрсез мәңге,

Сезнең эздән тайпылмас йөрәк.

Тормыш мине чакма ташы итте,

Тик шулай да тама яшьләрем.

Сез китәсез, хәзер кемнәр дога укып,

Җирләр инде авыл кешеләрен?

Самар өлкәсенең “Сәлам” гәҗитәсе журналисты Миләүшә ГАЗИМОВА.

«Самар татарлары» журналы.

Просмотров: 1508

Комментирование запрещено