“Бәллүр каләм – Хрустальное перо” XVII конкурсының быелгысы башланды

хрустальное-пероТР журналистикасы һәм массмедиасы өлкәсендә ел да үткәрелә торган “Бәллүр каләм – Хрустальное перо” XVII конкурсының быелгысы башланды.

“Туган тел” номинациядә Татарстан Республикасыннан читтә татар телендә чыга торган барлык төр ММЧ редакцияләре һәм журналистлары катнаша.

Татарстан журналистлык корпусының һөнәри яктан үсешенә этәргеч бирүне, ел дәвамында медиа өлкәсе үсешенә конструктив йогынты ясаган физик һәм юридик затларны, хезмәтләрне һәм оешмаларны ачыклап бүләкләүне максат итеп оештырылган әлеге конкурсны “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән ТР Журналистлар берлеге гамәлгә куйган һәм ТР җитәкчелеге ярдәмендә уздырыла. Конкурска биреләсе журналистик материалларның 2013 елның маеннан 2014 елның апреленә кадәр дөнья күргән булуы шарт икәнен искәртү зарур.

“Бәллүр каләм – Хрустальное перо” конкурсына дигән материалларны 15 апрельгә кадәр 420080, Декабристлар ур., 179 (3 нче подъезд) адресы буенча тапшыру кирәк була; тел.: (843) 555-85-11, 555-76-03, 555-75-22). Ә “Танылу” (“Признание”) һәм “Дебют” махсус номинацияләренә кандидатуралар тәкъдим итү өчен ТР Журналистлар берлегенең www.sj-rt.ru сайтына мөрәҗәгать итәсе. “Һөнәргә тугрылык өчен” еллык махсус премиясе матбугат, радио, телевидениедән журналистика үсешенә һәм республикада журналистлык бергәлеген ныгытуга зур өлеш керткән 2 ветеранга бирелә.

Номинацияләр исә 8 һәм һәркайсында 2-6шар приз каралган: “ТРның шәһәр, район ММЧ”, “ТРның корпоратив, махсуслаштырылган ММЧ”, “ММЧ җитәкчесе”, “Темасы җирле, осталыгы башкалача”, “Объектив аша караш”, “Медиапроект”, “Журналистикада исем”, “Туган тел”. Соңгы номинациядә Татарстан Республикасыннан читтә татар телендә чыга торган барлык төр ММЧ редакцияләре һәм журналистлары катнаша.

Шулай ук махсус проектлар гамәлдә һәм һәрберсендә — 2шәр приз. Аерым алганда, алар — 2013: “Татарстан Республикасында экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау”, 2013: “Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар уеннары”, 2014: “Татарстан Республикасында Мәдәният елы”, 2014-2015: “Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы”. Әлеге проектларның алдагы икесенә быел нәтиҗә чыгарыла, калган икесенә – 2015 елда.

Быел 17 майда икенче (соңгы) турга үткән номинантлар игълан ителә. Конкурс җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы көне һәм урыны турында соңрак игълан ясала, дип белдерә аны оештыручылар.

Просмотров: 1591

Комментирование запрещено