Чын кеше, кешелекле кеше, шагыйрь

Давыдов

Әнвәр Давыдов башкалабыз Мәскәүдә, Колонналар залында чыгыш ясый. 1957 ел.

Быел Әнвәр Давыдовның 95 яшьлек юбилее!

Үткән гасырның илленче, алтмышынчы елларында татар әдәбиятына, татар шигъриятенә кабатланмас үзенчәлекле үзгәрешләр кертеп, авылдашыбыз Әнвәр Давыдов килеп керә. Аңа билгеле, халкыбызның күренекле шагыйре Һади Такташ, яисә башка шундый танылган шагыйрьләребез юлыннан барып та дан казанырга мөмкин булган булыр иде .

Ләкин ул үзе яшәгән, иҗат иткән чорның ихтияҗларыннан чыгып, үзенчә язарга, пэмаларындагы, шигырьләрендәге образларны яңача тәсфирларга алына һәм үз юлы белән барып шигъриятебездә дан казана.

Әнвәр Давыдов 1919 елның 21 мартында Камышлы авылында күп балалы (6 җан) крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Аңа Әнвәр исеме кушалар-ул бик якты, нурлы дигән мәгънәне аңлата. Исеменә күрә җисеме дигәндәй, бу турыда Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Нил Юзиев болай дип яза: “Мортаза агай улына исем сайлаганда аның кем буласын күз алдында тоткандыр, кем булуын теләгәндер, анысы безгә караңгы. Тик шунысы көн кебек ачык: Мортаза агай, күрәзәче кебек, улына исемне дөрес сайлаган…Әнвәр Давыдов белән якыннан таныш булганнар, аның белән аралашканнар яхшы беләләр: ул чын кеше, кешелекле кеше иде. Якты кеше, нурлы кеше. Ул яктылык аның пөхтә, модный киемнәреннән дә, тирән карашлы яшькелт күзләреннән дә сирпелеп тора. Барысыннан да бигрәк бу яктылык аның асыл табигатеннән чыга: эчке культурасыннан, рухи дөньясының байлыгыннан, тормышны яратуының тирәнлегеннән килә”.

Әтисе Мортаза абзый, укымышлы буларак, иген игү белән шөгыльләнүдән башка, мөәзин вазыйфасын да үти. Әнвәр кечкенәдән уку-язуга бик сәләтле була, мәктәптә җәмгыять эшләрендә активлык күрсәтә-әдәби түгәрәкләрдә катнашу, стена газеталары чыгару һ.б. Камышлы мәктәбендә җиденче сыйныфны тәмамлагач, 1931 елны Камышлыда яңа гына ачылган авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә. Әнвәрнең беренче шигыре 1931 елны Камышлы район газетасы “Коммунага” да басыла. Шул ук вакытта Мәскәүдә “Октябрь баласы” журналында бер очеркы басыла. Шул уңайдан ул Мәскәүгә барып, ул вакыт анда хәрби хезмәттәге Мирза абыйсы белән бергә беренче мәртәбә Муса Җәлил белән һәм Мәскәүдә эшләүче башка татар әдипләре белән очраша. Бу бала күңелендә мәңге онытылмаслык тирән хисләр калдыра. Укыган вакытында УК колхозда санау-хисаплау эшләрендә, стена газетасы чыгаруда, үзешчән сәнгать түгәрәкләрендә актив катнашса, Камышлы үзешчән театрында суфлерлык вазыйфасын үти һәм рольләр башкара.

1936 елны Мирза абыйсы чакыруы белән Новосибирск шәһәренә китә һәм анда “Советская Сибирь” газетасында әдәби хезмәткәр булып эшли. Абыйсын-хәрби кешене башка җиргә күчерү сәбәпле, ул аннан бер туганнары янына Фирганәгә китә һәм анда рус өлкә газетасына урнаша.

1939 елны исәнлеге какшау сәбәпле, табиблар киңәше белән Рәсәйгә кайта һәм укытучылар-апасы Һаҗәр, җизнәсе Ибраһим Нарбековлар янында, Нижний Новгород өлкәсенең Ләмберә районының Белозерье авылы тулы булмаган урта мәктәбендә рус теле һәм тарих укытучысы булып эшли.

1940 елны Казанга барып, аңа тагын Мусса Җәлил белән очрашу бәхете була. Ул аңа беренче поэмасын укый һәм тәнкыйтьләү, мактау сүзләрен ишетеп, канатланып Камышлыга кайтып китә. Ләкин аңа авылда озак яшәргә туры килми. Аны армиягә алалар һәм Монголия чигенә җибәрәләр.

Бөе к Ватан сугышы башланыр алдыннан ук аларның частьларын Көнбатышка озаталар һәм сугышның башыннан азагына кадәр ул дошманга каршы геройларча көрәшә, орденнар, медальләр белән бүләкләнә.

Әнвәр Давыдов үзенең беренче мәхәббәте Нина Прокопьева белән дә сугыш кырында таныша һәм кавыша. Шагыйрь бу турыда болай дип яза:

Тар сандыкка сыешмыйлар

Безнең ис китәрлек мәһәрләр:

Көрәш белән үткән һәрбер карыш,

Бергә сугышып алган шәһәрләр.

Кыңгыраулар чыелдатып түгел,

Самолетлар, туплар гөрләтеп,

Төште туебыз, халык бәхете белән

Җиңү туе белән берләшеп.

Нина Прокопьева бик тә мөлаем, халыкка ихтирамлы, аралашучан ханым иде. Аның белән олылар “Нина сеңелем” диеп, кечеләр “Нина апа” диеп эндәшеп аралаштылар. Татарча сөйләшергә дә тиз арада өйрәнде ул. Ярдәмчеллелеге, ачык йөзлелеге белән һәркемне үзенә җәлеп итеп тора иде.

Сугышны тәмамлап, икесе дә җиңүчеләр булып 1946 елны Камышлыга кайталар. Кайту белән Әнвәр Давыдовны “Югары уңыш өчен” дигән Камышлы районының татарча газетасының мөхәррире  теп билгелиләр. Ул вакыт рус телендә чыга торган “Путь к коммунизму” дигән район газетасы да бар иде. Ул партиянең райком һәм бюро әгъзасы булып сайлана, бөтен көчен, белемен тыныч тормыш хезмәтенә багышлый, шигырьләр, поэмалар язуын дәвам итә.

1948 елны Казанда яшь язучыларыбызның икенче съездында катнаша һәм үзенең “Коммунизм таңы” колхозында дигән поэмасыннан өзекләр укый, уңай бәяләүгә ирешә. Тиз арада шигырьләре һәм поэмалары белән китаплар басылып чыга башлый. Шуннан аны язучылар Союзы Казанга чакыра.

1952-1953 е лларда Татар китап нәшриятенең баш мөхәррир урынбас ары булып эшли, 1953 елны аны язучылар Союзына кабул итәләр, язучылар Союзы идарәсе әгъзасы булып сайлана һәм идарәнең җаваплы сәркәтибе итеп билгеләнә. Шул ук вакытта ул иҗат эшенә дә ныклап алына һәм аның тагын күп кенә поэмалары, прозаик, тәрҗемәи әсәрләре, шигырьләр җыентыклары басылып чыгарыла. Әнвәр Давыдов янына күп кенә яшь шагыйрьләр елышалар, ул аларга ихласлык белән ярдәм кулын суза, аларга иҗат юлларында үсәргә булыша. Шуларның берсе якташыбыз, күренекле татар халык шагыйре Рөстәм Мингалимов.

Әнвәр Давыдов Казанда атаклы шагыйрь булып китсә дә, авылын ташламады, һәрвакыт элемтәдә булды.

Хәтеремдә, илленче еллар уртасында ул үзе белән фронтовик шагыйрь Мәхмүт Хөсәенне алып кайтып, район мәдәният йортында зур иттереп шигърият кичәсе үткәргән иде. Мәхмүт Хөсәен “Бәрәңге”, “Шинелем” дигән һәм башка шигырьләрен укыды. Әнвәр абый да үзенең яңа язган шигырьләрен, поэмаларыннан өзекләр укып, татар әдәбияты турында бик тә эчтәлекле белешмәләр белән әңгәмә алып барды. Шагыйребезнең туган авылын никадәр яратуын “Авылны сагынганда” дигән шигыреннән яхшы аңлап була. Ул шигырьнең берничә куплеты гына да туган авыл турындагы күп сүзле язмаларны алыштырырлык.

Тау буенда салам түбәле өйләр

Бормалы су, бөдрә әрәмә…

Авылым минем, синдә яшьлек көннәр

Үтмәгәннәр икән әрәмгә.

Төрле җирдә булдым, үстем инде,

Эш эшләдем китереп йоласын,

Үскән саен һаман ныграк килде

Синең күзалдыңда буласым.

Күпме илләр, башкалалар гиздем,

Шомарып бетте юлда өзәнге,

Ләкин миңа, әй Камышлым минем,

Син һаман да җирнең үзәге.

Шуңа күрә бу шигырьнең монда язылган соңгы куплетын мәдәният йортыбызга Әнвәр Давыдов исемен РСФСР Верховный Советының Президиумыннан соралып бирдергән вакытта эпиграф итеп алган да идек.

Бүгенге көндә Әнвәр Давыдовның ике баласы — кызы Алсу һәм улы Рөстәм үзләренең гаиләләре белән Казан шәһәрендә яшиләр. Алсу ханым Әнвәр абыйның туганнан туган энесе Альберт Ибраһим улы Нарбеков белән шагыйребезнең исән вакытта дөнья күрә алмаган шигырьләрен, хикәяләрен, поэмаларын, тәрҗемәи әсәрләрен җыеп туплап күп мәртәбәләр бастырдылар. Альберт Ибраһимович турында аерым тукталып китәсе килә. Ул Әнвәр абыйның Һаҗәр апасының улы. Һаҗәр апа бөтен гомерен балалар укытуга багышлый: Бозбаш башлангыч мәктәбе укытучысы, Камышлы сигезъеллык, урта мәктәпләрендә ана теле укытучысы булып эшли. Альберт Ибраһимович-авылдашыбыз, Камышлы урта мәктәбен бик уңышлы тәмамлап, Казанда югары белеем ала, техник фәннәр кандидаты, Казан төзүче инженерлар институтында доцент, кафедра мөдире, профессор була. 1999 елдан “Фән һәм тел” журналының җаваплы сәркәтибе. Үзенең төп белеме, эше буенча әдәбият-сәнгатьтән ерак тора кебек булса да, ул яклап та күп сәләтле булды, аңа күңел бирүе һәм әдипләр белән ныклап аралашып яшәве аркас ында, Әнвәр абыйның иҗади мирасын саклауга зур өлеш кертә алды. Аларның бу фидакарь хезмәтләре Әнвәр Давыдовның иҗат җимешләрен әледән-әле халыкка җиткереп, популярлаштырып торырга мөмкинлек бирде.

Әнвәр абыйның быел 95 яшьлек юбилее. Ул безнең арада күптән инде булмаса да, аның әсәрләре бүгенге көн таләпләреннән дә чыгып язылган булганга күрә, ул үзе дә безнең арада яши кебек, үзенең көр, шыңгырдап торган тавышы белән безгә шигырьләрен укый кебек.

Фәрид ЗӘЙНУЛЛИН,

Камышлы районының мактаулы гражданы.

“Камышлы хәбәрләре”.

 

 

 

Просмотров: 991

Комментирование запрещено