Анда — олимпиада, бездә — спартакиада

Сочида XXII Олимпия уеннары барган көннәрдә Похвистнево районының Гали авылында районның татар авыллары арасында бишенче спартакиада уеннары уздырылды. Бу чарада Мансур, Мәчәләй, Яңа Мәчәләй, Гали авылыннан йөзләп спортчы катнашты.

Егетләр һәм кызлар таудан чаңгы шудылар, чаңгы эстафетасында  узыштылар, гер күтәрүдә көч сынаштылар, турникта күнегүләр ясадылар, аркан тартыштылар. Призлы урыннарны яулаган спорт сөючеләргә Похвистнево районының “Туган тел” оешмасы рәисе, “Хәләл” ит эшкәртү цехы хуҗасы Расих Латыйпов бүләкләр өләште.

Ләкин команда зачеты буенча Мәчәләй, Гали һәм Мансур авылларының очколары бертигез булып, күчмә кубок яңамәчәләйлеләргә китте, һәм киләсе елгы алтынчы  спартакиаданы кабул итү бурычы да аларга йөкләнде.

Әйе, Похвистнево районы халкы Олимпия уеннары вакытында телевизор каршында түзеп утыра алмаган, үзе дә спортның кышкы төрләре буенча спартакиадага чыккан. Алар бөтен дөнья спортчылары белән бер юлдан атлап, бер хыял белән яшәүләрен исбат иттеләр: “Россия, алга!”

Иртәнге сәгать уннан кичке дүрткә кадәр барган ярышларда карыннары ачыккан спортчылар хәләл ризыклардан пешерелгән кайнар аш ашагач, кайнар чәй эчкәч, болай да кызарып пешкән алма кебек йөзләре тагын да алсуланып китте. Кунаклар да, чаңгы юлы читендә хуплап торучылар да бик канәгать булып, җаннарына да рухи ризык, тәннәренә сәламәтлек алып таралаштылар.

Ел саен шушы ярышларны оештырып торучы Расих әфәнде Латыйповка һәм аның ярдәмчеләренә корычтай сәламәтлек, эшләрендә уңышлар һәм яңа үрләр яулауларын теләп калабыз.

 

Саимә МОРЗАХАНОВА.

Гали авылы,

Похвистнево районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1485

Комментирование запрещено