Көн шактый салкын булуга карамастан, бу кичтә Гали авылының Мәдәният йорты сәнгать сөючеләр белән тулы иде. Чөнки бүген биредә авыл тарыхында калырлык вакыйга көтелә. Мәктәпнең “Шатлык” театр студиясе Абдулла Әхмәт пьесасы буенча куелган дүрт пәрдәлек “Үги кыз” спектаклен тамашачыларыбызга тәкъдим итә.
“Үги кыз” — Абдулла Әхмәтнең балалар өчен язылган иң уңышлы әсәрләренең берсе. Ул аңлаешлы, гади, җиңел һәм образлы тел белән язылган. Язучы шушы пьеса аша балаларны намуслы, хезмәт сөючән, булдыклы һәм һөнәрле булырга өйрәтә.
Менә пәрдә ачылып китте. Сәхнә бизәлеше, үзешчән артистларның образга кереп уйнаулары тамашачы күңелендә җавап хисләр тудырды. Залда тезелешеп утырган әти-әниләр һәм әби-бабалар сәхнәдәге балалары белән бергә борчылдылар да, шатландылар да. Ә тамаша ахырында яңгыраган көчле алкышлар үзешчәннәрнең беренче хезмәтенә зур бәя булды.
Театр студиясендә шөгыльләнүче 5нче сыйныф укучылары Гөлсем Мортазина, Алия Исхакова, Наилә Хәсәнова, Камилә Хәсәнова, Гүзәл Минһаҗева һәм Рәис Латыйповларның дебютын зур җиңү дип атарга була. Татар театрына таба беренче ныклы адымнары адаштырмый торган киң һәм такыр тормыш юлына алып чыксын иде.
Зөлфия АСЫЛГӘРӘЕВА,
татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Гали авылы,
Похвистнево районы.
Просмотров: 1670