Похвистнево районы Мәчәләй авылы мәктәбе шушы көннәрдә үзенең 45 еллык юбилеен билгеләп үтте. Бүген ул Подбельск мәктәбенең тугызъеллык филиалы дип атала.
Бәйрәмгә мәртәбәле кунаклар да чакырылган иде. Похвистнево районы администрациясенең экономика һәм финанс бүлеге җитәкчесе урынбасары Мөдәррис Мамышев, Мәчәләй авылы башлыгы Равил Уразмәтов, территориаль мәгариф бүлеге җитәкчесе Лилия Пантелеева, Подбельск мәктәбе җитәкчесе Владимир Уздяев, Мәчәләйнең “Восток” авыл хуҗалыгы җитәкчесе Ринат Искәндәров һәм башкалар.
Бәйрәмне алып баручылар Әлфия Таишева һәм Әлфия Яхина беренче сүзне мәктәп җитәкчесе Әлфия Субеевага бирделәр:
- Моннан 45 ел элек авылыбызда 320 укучыга исәпләнгән мәктәп ачылган булган. Шул вакытта укучылар саны 900гә җитеп, аларга 40 укытучы белем биргән. Сыйныф саен 30 — 40 укучы укыган һәм, урыннар җитмәү сәбәпле, аларны ике сменага бүлеп укытырга туры килгән.
Гомумән, мәктәп ишеге төн уртасына кадәр ябылмаган, чөнки өченче сменада әле авыл яшьләре дә белем алганнар.
45 елда тормыш менә ничек үзгәрде дә куйды. Гөрләп торган мәктәбебез филиал итеп үзгәртелде һәм анда барлыгы егермеләп бала укый, аларга җиде укытучы белем бирә. Ә мәктәпкә беркетелгән балалар бакчасында 20 сабый тәрбияләнә.
Мәктәпне алтын медальләргә тәмамлаган Юлия Иваева, Эльмира Шабаева, Мөнирә Газизова, Гүзәл Биктимерова, Гүзәл Абдрахманова белән без чиксез горурланабыз, — дип мәктәп тормышы белән таныштырып үтте.
Гомерләрен яшь буынны тәрбияләүгә багышлаган, бүгенге көндә мәңгелек йортка күчкән укытучыларны искә алгач, сәхнәгә хезмәт ветераннары күтәрелде. Алар яшьләрнең укытучы һөнәрен үзләштерергә теләмәүләре, элек татар балаларының рус телен бик авыр үзләштерүләре, ә хәзер, киресенчә, татарча укырга теләмәүләре турында ачынып сөйләделәр. Ләкин вакытны артка күчереп, яшьлек елларына кайту мөмкинлеге булса, алар, һичшиксез, кабат укытучы булырлар иде.
Шушы матур бәйрәмне уздыруда көч куйган кешеләргә ихлас күңелдән рәхмәт йөзеннән Ибраһим Абдрахмановның шигыре яңгырады.
Бәйрәм Самараның “Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм шигърият ансамбле җырчысы, шушы мәктәптә белем алган Илдар Иваевның моңлы җырлары белән үрелеп барды. Ә сәнгать җитәкчесе, баянчы Таһир Абдрахмановның һәм авыл үзешчәннәре Жанна Әмирова, Румия Сапукова, Зөләйха Мияссарова, Разия Канюкаеваның чыгышлары һәм мәктәп укучылары әзерләнгән концерт программасы ямь өстенә ямь өстәде.
Мәктәптә укыган, ләкин чарага кайта алмаган ”Алия” аптекалары челтәре генераль директоры, “Дуслык” оешмасы президенты Фәхретдин Канюкаев һәм башка укучылар җибәргән котлау телеграммалары укылды.
Укучылары күпсанлы булмаса да, Мәчәләй мәктәбе, авылы яши. Балаларга кайтыр урыннары, карарга изге каберләре, хөрмәт итәргә укытучылары бар. Бу әле тагын озак еллар шулай дәвам итсен иде!
Нурсинә ХӘКИМОВА.
Просмотров: 2264