Киңәшеп эшлик, туганнар!

Абдуллов“Бердәмлек” газетасының 5нче санында басылып чыккан “Татар “каймагыннан” май язылмый калмас” дип аталган язманы укып чыккач, без, Тупли авылы халкы, пошаманга калдык. Анда “Самара татарлары бер фикергә килә алмадылар. Шулай итеп, өлкә корылтаен үткәрү мәсьәләсе хәл ителмичә калды”, дип язылган иде.

 Авыл халкы гөж килеп бу мәкалә турында фикер алышкан көннәрдә, 17 февральдә, авылыбызда хисап җыелышы уздырылды. Ул, гадәттәгечә, авыл җирлеге башлыгы Мидхәт Заһидуллинның 2013 елда эшләгән эшләренә йомгак ясаудан башланып китте. Аңардан соң участок инспекторы, мәктәп һәм мәдәният йорты директорлары, социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире дә хисап тоттылар.

Җыелышта Елховка район үзәге вәкилләре дә катнашты. Район хастаханәсенең баш табибы, ветеринар хезмәте, хәтта электр хуҗалыгы җитәкчеләре дә халык алдында эчләрен бушаттылар. Район башлыгы Вячеслав Дементьев Мидхәт Заһидуллинның эшчәнлегенә зур бәя бирде.

Соңында мин дә сүз алып сөйләргә булдым.

- Менә бит Казанга бө­тен­дөнья татарлары җыелып, үзләренең хәлләрен сөйләшеп, киләчәктә ни эшләргә ки­рәклеге турында фикер алышып торалар. Ул да съезд, ягъни корылтай, дип атала. Беркемгә дә аңардан начарлык тигәне юк. Татарстан президенты да моңа каршы килми, киресенчә, җыелышка килеп, сәлам сүзләрен әйтеп китә.

Ник соң 25 еллык тарихы булган “Туган тел” татар җәмгыяте үзенең юбилее елында Самара татарларын җыеп сөйләшә алмый? Бәлки, аның җитәкчесе Иль­яс Шәкүров һәм аның яр­дәм­челәре дә үзләренең эш­ләре турында отчет ясап, халыкның фикерен ишетергә теләгәннәрдер?

Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты һәм аның фикердәшләре өлкәдә эшләп килүче башка татар оешмаларына да, хөкүмәткә дә зыян китерергә җыенмыйлар. Озак еллар Тупли авылында яшәгән Шәкүровлар гаиләсен безнең авыл халкы хөрмәт белән генә искә ала. Миңа да аларның игелеге күп тиде. 2007 елда бик каты авырап, Самара хастаханәсенә эләккәч, агалы-энеле Илдар һәм Ильяс Шәкүровлар медицинаның бө­тен акыллы башларын җыеп, мине дәваларга булыштылар. Бәлки, шуларның тырышлыгы белән исән дә калганмындыр әле. Башка авылдашларыбызга да алардан гел яхшылык кына тиеп тора.

Минем шундый тәкъдимем бар. Әйдәгез, үзебезнең авылда да милли татар җәмгыяте булдырып, өлкә “Туган тел” оешмасы составына керик.

Ләкин моны авылдашыбызны яклау гына дип уйлый күрмәсеннәр. Без татарлар арасында бердәмлек булдыру яклы, шуңа күрә 25 ел буе эшләп килгән оешма өчен тавышларыбызны бирәбез.

Халык минем бу тәкъ­димемне бертавыштан хуплап кул күтәрде һәм “Бердәмлек”, “Елховские просторы” һәм “Самарские известия” газеталарына язып, бу турыда өлкә халкына хәбәр бирергә кушты.

Икенче тәкъдимем дә хуп­лау тапты. Авыл администрациясе каршында да иҗтимагый совет булдырырга кирәк. Аның составына 3 мәчетебезнең мәхәллә рәисләре, имамнары, авыл башлыгы, мәктәп, мәдәният йорты директорлары, социаль бүлек мөдире, авыл аксакалларын кертеп, нинди кытыршылыкларыбыз бар, шуларны тигезләп, киңәшеп эшләү һәм яшәү кирәк. Бердәм булсак кына без мәктәбебезне яптырмыйча, балаларыбызны үзебезнең авылларда укыта, ата-бабаларыбыз телен саклап кала алачакбыз.

Җирлек башлыгы Мидхәт Заһидуллин авылыбызны тәр­типтә тоту өчен күп эшли, әлбәттә. Тик аның карамагында машина да, трактор да, экскаватор да юк. Чүп базларын казырга, ябарга, кышын урамнарны нәрсә белән дә булса чистартырга кирәктер бит инде. Бу мәсьәлә турында район җитәкчесенә хат та яздык.

Җирлек администрациясе дә, клубыбыз да элеккеге беренче гильдия сәүдәгәре Ногман Вахитов өендә урнашкан. Аның зур гына сарае да бар иде. Кызганычка, ул инде ишелә башлаган. Минемчә, шушы матур бинаны, аның башка корылмаларын тарихи мирас фондына кертү эшен башлап җибәрергә кирәк. Моны эшли алсак, авылыбызның йөзе дә сакланыр иде.

Элек гөрләп эшләп торган, ә хәзерге көндә бушап калган терлекчелек комплексыбызны быел кемдер сүтә башлаган. Яз җитеп җирләр кипкәч, авылыбызга экспертлар һәм экологлар килеп шул ташландык биналарны карасыннар иде. 10 гектар җир эштән чыккан: бетон блоклар, актарып ыргытылган җир, кирпеч, чүп-чар… Боларны кем җыеп, кая түгәргә тиеш һәм кем аны шулай эшләгән?  Бу турыда да район җитәкчелегенә сөйләп бирдек.

Кызганыч, авылыбызда хисап җыелышы әлегә елына бер генә тапкыр уздырыла. Ешрак очрашсак, тарихи сарай да ишелмәгән булыр иде, фермабызны да болай юк итмәгән булырлар иде.

Менә өлкә татарлары да корылтай җыю эшләрен озакка сузмасыннар иде. Ата-бабаларыбыз дине, теле һәм рухи мирасы бездә генә тә­мам­ланмасын, дәвам итсен дисәк, киңәшеп эшләргә кирәк.

Якуб АБДУЛЛОВ, хезмәт ветераны

Тупли авылы, Елховка районы.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 2143

3 комментариев

  1. Якуб абый Абдулловның,авылда да милли татар җәмгыяте булдыру тәъдиме урынлы дип уйлыйм.Тик,Тупли авылы белән генә чикләнмәскәдер бәлки.Елховка төбәгендә тагын татар авыллары бар.Мулловка,Идәй,Лабит.Минемчә,барсыда бргәләшеп,фикер алышып,район күләмендә «Туган тел»оешмасының бүлеге итеп ясаргадыр?

  2. молодислар, безгэ дэ кирэк шулай эшлэргэ. тулке бездэ получится авылдашыбызга каршы чыгып