Онытылмас мизгелләр

татары

Алексей һәм Зәйтүнә ЕРУХИНОВИЧ.

Без “Самарские известия” газетасы фотохәбәрчесе Юрий Стрелец белән алдан ук 10 февральгә кичке сәгать җидегә хатын-кызлар хоккеена билетлар алып куйган идек. Көнебез заяга узмасын өчен, Олимпия паркын карап чыгарга булдык. “Ласточка” тизйөрешле электропоездына утырып Сочи — Олимпия авылы маршруты белән барганда күзне тәрәзәдән алалмадым: бер якта диңгез җәелеп ята, икенче яктан текә таулар өстеңә ишелергә тора. Менә Мацеста, Хоста, Адлерны үттек һәм Олимпия авылы тукталышында төштек. Һава җылы, кояш үзенең нурларын һич жәлләмичә бүләк итә.

Инде гадәтләнгән тикшерүне бу юлы тиз уздык һәм берничә адым да атлап өлгермәдек, алдыбызда инде спорт корылмалары, төрле илләрдән килгән спортчылар һәм спонсорлар яши торган өйләр пәйда булды. Әле иртә булуга карамастан, бөтен җирдә халык йөри, шунда ук төрле ансамбльләрнең чыгышы бара, төрле милләт осталары милли уенчыклар, музыка кораллары, бизәнү әйберләре һәм тормыш кирәк-яраклары ясап утыралар.

волонтер

Волонтерлар адым саен…

Барыбызга да таныш булган Samsung фирмасының да үз урыны бар икән. Анда электр приборлары, планшетлар, смарт­фоннар һәм телефоннар сатыла. Ә бераз читтәрәк “Формула-1” ярышларында катнашучы автомобильләрнең берсенә утырып, үз-үзеңне узышчы итеп хис итә аласың.

Шулай ук биредә Volks­wagen, Audi, Skoda кебек чит ил машиналары күргәзмәсе дә оештырылган. Күзең төшкән маши­нага утырып йөрергә дә ярый икән. Теләүчеләр дә күп, гаять зур чират тезелеп баскан.

Тагын бераз барсаң, Олимпия уты янына килеп чыгасың. Аның янында бер тынып, бер көчәеп музыка уйный, музыка көчәйгән саен факел тирәсендәге утлар да яктыра бара. Факел да төрле мизгелдә төрлечә ялтырап бик матур күренә икән. Аннан ерак түгел биш Олимпия балдагы, Олимпиада символлары янында халык фотога төшә…

однако

…однако!

Сочида безгә бик күп ке­шеләр белән танышырга туры килде. Чаңгычылар яры­шын караганда Казахстан әлә­мен күтәреп басып торучылар янына туры килдем: “Карале, егетләр, казах әләмен тоткансыз, ә үзегезнең чәчегез сары, күзләрегез зәңгәр”, — диюемә каршы: “Без казах немецлары!” — дип көлештеләр.

Татар егетләрен дә Татарстан флагына карап таптым. Лаешта яшәүче Фаяз Гарипов, Әлмәттән килгән Раил Сөләйманов һәм Казан егете Марат Корбанов флагларын селки-селки чын татарча кычкыра-кычкыра чаңгы шуучылар өчен җан аталар иде.

Гомумән, ярышларда мил­ләттәшләребез байтак булды. Шуларның берсе – Хоста шәһәрчегендә яшәүче Зәйтүнә Нурмөхәммәт кызы булып чыкты. Аның әтисе белән әнисе үткән гасырның 30нчы елларында бирегә Казаннан килеп урнашкан булган. Зәйтүнә Алексей Ерухинович исемле кешегә кияүгә чыгып гомер иткән. Яшьләре сиксән тирәсендә булуына карамастан, алар хоккей матчына килгәннәр. “Без бу матчка олимпиада атмосферасын, җиңү шатлыгын тоемлау өчен килдек”, - диештеләр алар карашларын боздан ала алмыйча.

Ә Олимпия авылы буйлап йөргәндә морж сөягеннән уенчык кисеп утыручы ненец милләтендәге кеше белән сөйләшеп торырга туры килде: “Однако, монда бик җылы. Ә безнең диңгез боз астында, кояш та чыкмады әле!” — дип кысык күзләрен кояш нурларына куеп утырды.

Менә шундый матур мизгелләр, кызыклы очрашулар белән узды минем Олимпиада көннәрем. “Бердәмлек” укучыларына да сәяхәтебез ошагандыр, дип ышанасы килә.

Хәмзә МОРТАЗИН.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1491

Комментирование запрещено