Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә өченче тапкыр билбау көрәше буенча ачык ярышлар уздырылды. Бәйгегә Камышлы, Хворостянка, Новокуйбышевск, шулай ук Самараның Приволжский микрорайонының “Виктория” һәм 11 санлы балалар һәм яшүсмерләрнең спорт клублары вәкилләре килгән иде.
Камышлы спортчылары — бу ярышта яңа кешеләр. Алар белән Илдус Нуретдинов, Сабантуйларда җиңүләр яулап килүче батырыбыз, шөгыльләнә. Ул Иске Ярмәк авылыннан чыккан атаклы көрәшче Салават Йосыповтан татар көрәше алымнарына өйрәнеп кайткан, аннары үзлегеннән шөгыльләнеп осталыгын чарлаган егет.
Камышлы районы администрациясе дә татар көрәшен үстерү эшенә тиешенчә әһәмият бирә башлаган. Мәсәлән, Камышлының спорт мәктәбенә көрәш келәме сатып алынган, кайда да булса ярышка барырга кирәк булса, транспорт мәсьәләсе дә хәл ителеп килә. Дөрес, ике ел гына көрәш белән шөгыльләнгән малайлар зур бәйгеләрдә катнаша алмыйлар әле. Быел, мәсәлән, шушы һәм 22 февральдә Похвистнево районының Яңа Мансур авылында уздырылачак ярышларда гына катнашырга торалар. Шулай да перспективалылары да бар икән инде. Биредә чыгыш ясаган Кәрим Рузмәтов бик матур көрәш күрсәтеп, 50 килограммлы үлчәүдә икенче урынны алу бәхетенә иреште.
“Яктылык”та да көрәш бәйгесе югары баскычта тора. Тренер Руслан Йосыповның командасында алтмышлап бала шөгыльләнә. 1 — 2 сыйныф малайларына атнасына — өч, 3 — 5 сыйныфларга — биш, олыракларына алтышар көн тренировка ясарга туры килә. Шуңа күрә күрсәткечләре дә бик яхшы. Мәсәлән, Хәсәнбай Фәйзрахманов, Камил Әхмәтвәлиев, Равил Шәмшетдинов, Айман Маманов, Әбдекәрим Ширалиев, Дамир Сафин, Данир Вагыйзовлар үз үлчәүләрендә беренче урыннарны алу бәхетенә ирештеләр. Камил инде федераль округ беренчелегенә уздырылган ярышларда да катнашкан һәм бишенче урынга чыккан. Биредә инде ул беренче булды.
Самараның “Спартак” клубы көрәшчесе Давид Мирзоян, 11 санлы балалар һәм яшүсмерләрнең спорт клубында көрәшүче Никита Юдаков, “Виктория”дә шөгыльләнүче Иван Воронин да бик яхшы көрәшчеләр, алар да призлы урыннарны яуладылар.
Көрәш тәмамлангач, җиңүчеләргә шушы ярышларны уздыручы Самара өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Әнвәр Горланов — акчалата премияләр, “Дуслык” һәм “Ак бәхет” иҗади-иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре Фәхретдин Канюкаев һәм Винер Нурмөхәмитов — телевизор, планшетлар, футбол туплары, “Рамено” фирмасы — татлы газ сулары, эшкуар Мәүлет Низамов — талкыш-кәләвә, ә тамашачылар алкышлар бүләк иттеләр.
Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.
Хәмзә МОРТАЗИН фотосурәтләре.
Просмотров: 1195