Халыкара туган тел көне уңаеннан «Бердәмлек» газетасы язмалары

tatar_teleМәктәпләргә татар телен кайтарыйк

ЮНЕСКО мәгълүматлары күзлегеннән караганда, татар теле дөньядагы камил телләрнең берсе буларак 14нче урында тора. Татар телендә теләсә нинди темага сөйләшергә дә, матур әдәби әсәрләр язарга да була.

Кара диңгез ягыннан Идел буена килеп урнашкан бол­гар бабаларыбызның төрки теле биредә татар теле бу­лып формалашкан. Элек та­тарлар гарәп графикасын кул­лансалар, 1928 елда ул латин графикасына, ә 1939 елда кириллицага күчерелә. Әлбәттә, революциягә кадәр халыкның күп өлеше надан булган. Ә наданлыкка каршы көрәш башлангач, татарлар өчен дә курслар оештырылып, балаларны гына түгел, олы­ларны да укырга һәм язарга өйрәтә башлаганнар.

Шул вакытларда татар мәктәпләренең уку планында татар теле икенче урында тора иде. Куйбышев өлкәсе хөкүмәтенең мәгариф бүлеге Татарстан белән элемтәдә торып, өлкә хөкүмәте хиса­бына уку программалары, дә­рес­лекләр, методик куллан­малар кайтарылып торды.

XX гасыр ахырында Россия Федерациясенең мәгариф һәм фән министры итеп Андрей Фурсенко билгеләнгәннән соң мәктәпләрдә татар те­лен бетерү сәясәте алып ба­рыл­ды. Ул беренче сыйныф уку­чыларын Әлифба тотып мәктәпкә бару бәхетеннән мәхрүм итте. Хәзер татар телен укыту 2нче сыйныфтан гына башлана. Аны да атнасына бер, күп булса ике дәрес укыйлар. Шушы сәясәт нәтиҗәсе буларак ана теле укытучылары саны да бетеп бара, аларның дәресләре азайган саен хезмәт хакы да кими.

Хәзер Россиянең мәгариф һәм фән министры булып Дмитрий Ливанов эшли баш­лады. Яңа җитәкче элеккеге министр җибәргән хаталарны озакка сузмыйча төзәтеп җи­бәрер, дип ышанабыз. Рос­сия Конституциясенең 26, 68нче маддәләре үтәлеп, уку планында татар теле дә, башка милләт халыкларының да ана телләре лаеклы урынын алыр, моның өчен каралган сәгатьләр аерым күрсәтелер, дигән өмет­тә яшибез.

Минзакир НУРЕТДИНОВ.

* * *

Татар теле — йөрәк теле

Ана теле – зур хәзинә, дип күп сөйлибез без. Ә шушы хәзинәбезне саклап, балаларыбызга тапшыру өчен ни дә булса эшлибезме соң?!

Тарих битләренә күз салсак, җир йөзендә барган сугышларның күпчелегенең максаты җир биләмәләрен киңәйтү булса да, яулап алучылар килгәч, төп халыкның тел, иман, милләт проблемалары өскә калка.

Ә бүгенге тормышта ана телебезне саклап калу өчен беренче чиратта гаилә җа­вап бирергә тиеш. Бу бик дөрес. Ләкин балалар бакчасы да, мәктәп тә, җирле халык ихтыяҗларын үтәп, милли телләрдә укытуга игътибарын арттырырга тиеш.

Миңа татар авылларына барырга еш туры килә. Берничә ел элек Похвистнево районы Иске Мәчәләй авылында Татарстанның “Юлдаш” газетасы хезмәткәрләре белән танышырга туры килде. Алар татар авылларында телнең ни дәрәҗәдә булуы, халкыбызның тормыш рәвеше, гореф-га­дәтләребез сакланышы белән кызыксынып килгәннәр иде. Авыл халкы алар белән дә, минем белән дә русча сөйләшә башлагач, аптырап: “Әллә сез руслармы?” – дип сорадык.
“Юк, без татарлар, тик теле­бездән хурланабыз, чөнки “ч” хәрефен “ц” дип әйтәбез. Мишәрләр без”, — диештеләр. Берничә урында шул ук хәл кабатланды.

Бу хәлгә берничә ел үтеп китсә дә, һаман хәтеремнән чыкмый әле. Кызганычка, бу тенденция елдан-ел арта гына бара. Авыл мәдәният йортларында бәйрәмнәр күбесенчә рус телендә бара. Бәйрәмгә читтән зур кунаклар чакырылган, дип сылтау табалар. Икенче алып баручыны куй да, ул программаны рус телендә кабатлап барсын! Шул гына. Үз авылыбызда үз телебездә сөйләшергә кирәк!

Татар авыллары мәктәп­ләрендә дә шул ук хәл күзәтелә. Ни гаҗәп, укучылар үзара гел русча гына сөйләшәләр. Мәктәпләрдә татар теленә атнасына ике сәгать, балалар бакчасында бер сәгать татар теле өйрәтелсә дә, моның аз булуы аңлашыла. Чөнки, белүемчә, ата-аналар да өйдә күбрәк русча аралашырга тырышалар. Янәсе, балалары шәһәргә киткәч, кешедән ким-хур булмасыннар. Алар русчага бакчада да, мәктәптә дә, шәһәргә киткәч тә өйрәнергә өлгерерләр. Ә менә татар телен, туган телебезне үзләштереп өлгермәскә дә мөмкин. Аннары соң булмагае. Картлык көнегездә балагыздан бер чынаяк суны рус телендә сорап ятарга калмагае. Шагыйрь Гәрәй Рәхим болай дип язган:

Без татарлар:

Болгар татарлары,

Себер татарлары,

Нугай татарлары,

Мишәр татарлары,

Типтәр татарлары,

Керәшен татарлары,

Тагын бик күп, бик күп

татарлар,

Төрле-төрле исем белән

йөрсәк тә без,

Төрле-төрле җирдә

яшәсәк тә,

Тик бер генә туган телебез!

Аллаһы Тәгалә телебезне тагын да матурлатыр, бизәр өчен аңа бераз аерма биргәндер, дип уйлыйм. Ульян татарларының сузып-сузып сөй­ләүләре, мәчәләйлеләрнең “ц”ыкылдаулары, ярмәк­ле­ләр­­нең “ч”ыкылдаулары шә­һәр җирендә бер-беребезне ае­ру өчен бик яхшы. Төрлечә сөйләшсәк тә, без барыбыз да Самара татарлары, һәм без моның белән горурланып, рәхәтләнеп үз телебездә сөй­ләшергә оялмыйк. Информация технологияләре чәчәк аткан чорда шушы татарлар бер зур гаилә кебек яшәгән очракта телебез тагын да байый, формалаша, яңара, телебезне баетып яңадан-яңа сүзләр килеп чыга.

Бер мәҗлестә Татарстан кешесе: “Ә, сез бит әле ми­шәрләр!” — дип безне түбән­сетергә теләгән кебек тоелды. “Абзый, киресенчә, мишәр булуыбыз белән горурланабыз. Мишәр — татарның каймагы бит”, — дип җавап бир­гән идем шул вакытта.

Рамил Төхвәтуллинның “Зөләйха” фильмында патша заманында татар халкын көчләп чукындыру, авылларда мәчетләр яндырылу, татар хатыннарын көчләп урыс­ка кияүгә бирүне күреп, күзләргә ирексездән яшьләр тула. Шулай изелгән халкыбыз да татарлыгын югалтмаган, ә без бүгенге уңай мохитта үз теләгебез белән телебездән ваз кичәбез. Һәр татар кешесе үзе белгән телне балаларына һәм оныкларына тапшырып калдырырга тырышсын иде. “Ц”екелдәтеп тә, “ч”екелдәтеп тә рәхәтләнеп туган телдә сөйләсеннәр иде балаларыбыз!

Язмамны шагыйрә Лена Шагыйрьҗан сүзләре белән тәмамлыйсым килә:

Әй, син, телем, батыр

телем, горур телем.

Җирдә йолдыз булып, балкып

торыр телем.

Халкым теле, хак телем син,

йөрәк телем.

Киләчәгем өчен мәңге кирәк

телем!

Нурсинә ХӘКИМОВА.

«Бердәмлек»

Просмотров: 1525

Комментирование запрещено