Артур белән Марат «Казан егетләре»ннән ник киткән?

23127_originalКазан егетләре» төркеме өешкан көннән бирле шунда җырлаган Артур Минһаҗев белән Марат Галимовның составтан китүе бөтенләй көтелмәгән хәл булды. Егетләрне китәргә нәрсә мәҗбүр иткән? Ник мондый карарга килгәннәр?

«15 ел буе төркемгә бөтен җаныбыз-тәнебезне бирдек. Шәхси тормышны гел артка планга калдырдык. Төркемнән китү бер дә җиңел булмады. Безне яраткан тамашачы гына түгел, үз күңелем дә моңа ышанмый әле. Дөресен генә әйткәндә, китәргә исәп юк иде. Продюсерыбыз, төркемгә яшь егетләр кирәк, дип, шундый карарга килде. Үзебезне олы хис итмибез анысы, әмма җитәкче шундый карарга килгән икән, димәк, кирәктер… Эшебезне яхшы күрсәтә алдык, Аллага шөкер. Тамашачы безне яратты. Аларга рәхмәтлемен.

news_1860Яшь составка килгәндә, егетләргә уңышлар телим. Әгәр шушы биеклекне тота алсалар, исемне тагын да күтәрсәләр, яхшы булыр. Дәрәҗәне төшермәс өчен нык тырышырга, үзләрен тулысынча шуңа багышларга туры килер», дип белдергән Артур «Ирек мәйданы» газетасына.

Төркемнең тагын бер «аксакалы» Марат Галимов исә ярты ел элек ике аягын да сындырган булган. Озак вакыт хастаханәдә яткан. Бүгенге көндә ул әкренләп кенә култык таягы белән йөри башлаган. «Төркемдәге үзгәрешләр турында бер сүз дә әйтә алмыйм. Үземне аннан киттем дип санамыйм. Киләчәккә планнар турында да бер сүз әйтә алмыйм. Башта ныклап аякка басасым бар», дигән Марат «Ирек мәйданы»на.

 

Просмотров: 2819

Комментирование запрещено