Нурлат шәһәренең почетлы гражданины Идеал Галәүтдинов туган мәктәбенә очрашуга килде

1HsnMKssGDA19 февральдә, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, Нурлат шәһәренең 2нче санлы урта мәктәбе укучылары Нурлат шәһәренең почетлы гражданины Идеал Муса улы Галәүтдинов белән очрашты.

Идеал Галәүтдинов әлеге мәктәпне 60 елга якын элек тәмамлаган.  “Әле бүген дә мәктәп бусагасын атлап керүгә, яшьлегемә кайткан сыман булдым. Күңелемдә хисләр яңарды, үземне яңадан укучы кебек хис иттем,” – дип уйлары белән уртаклашты Идеал әфәнде.

Үзе укыган класска керде, ә анда 7 “б” сыйныфы укучылары хәрбине сырып алдылар, кызыксындырган сорауларын бирделәр. Идеал Гәләүтдинов укучыларга, сугыш чоры баласы буларак, сугыш турында да, укыганда булган кызыклы хәлләрне дә сөйләде.

Күңел сандыгында аның мәктәп белән бәйле истәлекләре байтак икән. Шулай булмаса, 1948 нче елда, 3 сыйныфны бетергәч, бирелгән өлгереш  ведомостен, аттестат һәм комсомол билетын бүгенге көнгә кадәр саклар иде микән?! Идеал әфәнде үз чыгышында,  балачак тормышын да, хәрби хезмәттә үткән елларын да, бүгенге тормышын да яктыртты. Шулай ук тормыш юлын сайлауда мәктәпнең роле зурлыгын да ассызыклап үтте. Укучыларга: “Мәктәп еллары мәңгелек түгел, алар үтә дә китә. Шушы мизгелнең кадерен белеп калырга ашыгыгыз,” – диде. Очрашу ахырында тамашачыларына хәрби темага җыр да бүләк итте.

Әлеге кичәне үзләренең чыгышлары белән Нурлат районы хәрби комиссары Заһир Абдуллин һәм Нурлат муниципаль районы мәгариф идарәсе мөдире Габделгазиз Юнусов дәвам итте.

Самар өлкә «Дуслык» сайтының татар битен алып баручы администратор,

Татарстан Республикасы Нурлат шәһәрендә яшәүче

 Гөлия ВӘЛИТОВА.

tatar-duslyk.ru

Просмотров: 1781

3 комментариев

  1. Успокойся Марьям. все в конец обрусеют и исчезнут в безликой серой массе… К этому идет и это не остановить. В России останутся только русские.

    • существует множество угроз потере своей нации и языка, в том числе, подводят такие манкурты как ты,хх.

      Ты подумай, ведь такая же угроза может настигнуть и русских если Китай на рашу нападет.К тому времени одна только армия КНР будет раза в 2 больше всего населения спивающейся,деградирующей и уменьшающейся в численности раши.Там уже не спасет ничто.Нет никакого былого величия и силы.
      Надеюсь у татар на генном уровне остался опыт борьбы с восточным драконом))

  2. Шулай. буген хэм килэчэктэ Самарадагы татар газета*сайтларын татарстанда яшэуче кеше алып барса гына, самарда ускэн хэм яшэуче татарлар татарча яза белми. Проблемнар юк, телебезне эйрэнэбез, якшы яшибез ди ул сайт хужасы и безгэ очрашырга*сэйлэшергэ рэхсэт бирми.
    хэкумэт озак кэттермэс, орден*медал белэн булэклар ул кешене халыкны урыслаштырырга булышкан эчен