Мулла авылының исеме аңа зур вазыйфалар йөкли

муллаМулла авылы уңай һәм җайлы җиргә урнашкан. Алга карасаң – ерак та түгел Тольятти шәһәре,  сулга карасаң – Самар шәһәре, уң якта – Татарстан.
Ульян өлкәсе җирләре дә ерак түгел. Мулла авылының һәм якындагы авылларның тарихы бик борынгыдан килә. Бу тирәдә Самар җәясеннән килгән сәүдә юлы һәм борынгы Нугай юлы бергә кушылганнар (Нугай юлы соңрак Новомосковский почтовый тракт дип аталган). Бу тирәләрдә сәүдәгәрләргә ял итәр өчен җайлы җирләр җәелеп яткан.

Кызганыч ки, биредә шаулап үткән тарихның эзләре хәзер югалу юлында. Һәвәскәр тарихчы Әмир әфәнде Хасьянов сөйләвенчә, шушы җирләрдә Алтын Урда акчалары табылган. Тиешле органнар килеп, бу яңалыкка тиз генә нокта куйганнар. Биредә бик күп данлыклы шәхесләр, югары дәрәҗәле түрәләр үткәннәр. Бу тирәдә тарих казаны нык кайнаган, Тимурның канлы эзләре, моннан ерак  түгел Пугачёв үз гаскәрен туплаган (Красное Поселение янындагы тауда).
Хәзерге заманда Мулла авылы зур да түгел, бик кечкенәләрдән дә саналмый. Биредә 180 йорт исәпләнә.
Халык ничек булдыра – шулай көн күрә. Күпләр сату итәләр. Җирләренең күбесен эшкәртеп, югары уңыш алалар. Башлангыч мәктәптә барлыгы 15 укучы бала калган. Авыл Мулла дип аталгач,
аның мулласы белән дә очраштым. Гомәр хәзрәт Әхмәтвәлиев – хәзер сирәк очрый торган алдынгы фикерле муллаларның берсе. Ул татар һәм рус матбугатын даими укып бара.

мулла2

Гомәр хәзрәт Әхмәтвәлиев

Кеше дин юлына басса, аның тормышы җайлана, эшләре уңышлылана. Менә, мәсәлән, Раил хәзер бер ел ярым чамасы эчми. Яхшы гына эшли. Ә иң мөһиме – башкаларга бу нинди үрнәк бит! Ялгышкан кешене туры юлга салу – ул бик авыр эш.
Вөҗдан (совесть) кеше гомерендә бер мәртәбә бирелә. Ул качса – кире кайтмый. Юлдан язган адәм баласы кешелек сыйфатларын югалта, түбәнгә тәгәри. Ул булган бар нәрсәсен югалта, хайван хөкеменә кала.
Шиһабетдин Мәрҗәни: “Диндә булмаса да, кеше тормышында өч мөһим нәрсә бар.
Беренчесе – ул тел белү. Кеше аны белмәсә, ул үз милләте белән горурлана алмый, аңа салкын карый. Телне хөрмәт иткәндә генә, ул үзен дә, милләтен дә хур итәргә бирми.

Икенчесе – кием. Җәмгыять урынында плавкидан йөрүчеләр – оятсызлар. Оят – ул Аллаһы Тәгаләнең бәндәгә бирелгән зур бүләге. Оят китсә — ул да киредән кайтмый.
Өченчесе — әхлак, тәртип, әдәп.
Болар аркасында милләтебез югалмады, аны Ислам дине, бабаларыбыз саклады”, — дип язган.
Шушы өч нәрсә милләтебезне, динебезне югалттырмады. Шуңа да без әти-әниләребезне зурлыйбыз, аларның рәнҗүеннән куркабыз.
Авыллар барлыкка килү белән, хәерчелек, юклык заманнарда да халык иң элек мәчет булдыруны кайгырткан. Мәчеттә мәхәллә халкы күп проблемнар хәл иткән. Судьялар, полиция булса да, татарлар җәмгыятьтәге эчке тәртипне шәригать кануннары буенча алып барганнар.
Мөхәммәт Пәйгамбәр (с.г.в.): “Дин сүнә башлаганда аны хатын-кызлар күтәреп чыгачаклар”, — дигән. Әгәр дә хатыны тәрбияле булса, аның ире дә туры юлга борыла. Мәчет булмаган авылда әдәп тә, тәртип тә түбән.

Гомәр хәзрәт хатыны Әнисә белән

Гомәр хәзрәт хатыны Әнисә белән

Мәчет электән тәрбия үзәге булган. Мулла үзенең бар булдыгы белән җәмгыятькә хезмәт итәргә тиеш. Күп очракта аңа психолог та, юрист та, укытучы да, киңәшче дә, остаз да булырга туры килә. Ул авыл тормышында актив катнашырга тиеш. Мәсәлән, яшьләрне армиягә озатканда, мәктәптә уздырылган төрле чараларда, сугыш ветераннары белән очрашуларда.
Әгәр дә мулла йөрәге белән, чын күңелдән халык белән бер бәйләмдә, бер фикердә булмаса – бу бушлыкка китерәчәк. Ул чакта бөтен мәшәкатьләр “холостой выстрел”, дип аталалар. Администрация белән мөнәсәбәтебез яхшы. Кирәк җиргә чакыралар, санашалар.

Җирләр чәчелмәсә — ул зур гөнаһ. Бу авылны таркалуга китерә. Нинди генә академиклар, галимнәр
булмасын – аларның тамырлары авылга тоташкан.
Авыл сүнми. Авыллар әле яңадан үсеш алачак. Шәһәрдәге тормыш торган саен кысырыклана, авырая барачак. Шәһәр тормышы – ул табигый яшәү шартларыннан читләшә бару рәвеше. Авылда үскән ризыкларның кадере киләчәктә бермә-бер артачак. Тормыш бездән күпкә акыллырак, ул барын да үз урынына куя, юлга сала.
Яшь шәкертебез ике елга якын мәчеткә чын күңеленнән, җаны-тәне белән тартыла. Бирегә килеп,
вәгазьләрне сабыр гына, зур игътибар белән тыңлап утыра.
Бала тәрбияләү – җаваплы һәм авыр эш. Хәзер әле байлар да бу мәшәкатьләрдән, чыгымнардан куркалар.
Тагын бер фаҗига – малайларны гаилә алып барырлык ир итеп, кызларны чын ана булырлык итеп тәрбияләү юк. Хатыннар ирләрне изә башлыйлар. Гаиләдә баш булу өчен көрәш-ызгыш бара. Балалар моны күреп, астыртын, усал булып үсәләр.
Гомәр хәзрәт үз шәкертләре белән даими эш алып бара. Аларның күбесе инде төрле уку йортларында укыйлар, кайберәүләр үз тормышларын башлаган. Алар үзләренең остазларына рәхмәтле һәм аның белән тыгыз элемтәдә торалар. Шуларның берсе – Ирек Насыйров.

мулла3

Ирек Насыйров

– Авылыгыздагы дини хәлләр турында нәрсә әйтә аласың?
– Миңа 7-8 яшь булган вакытта, Гомәр хәзрәт безнең авылга килеп, халыкка дини гыйлем бирә  башлады. Монда мин дә катнашып киттем һәм аңардан күп нәрсәгә өйрәндем. Ул авылыбызга мулла булып килгәч, халыкта дингә караш уңай якка үзгәрде. Яшьләр дә динне хөрмәт итә башладылар. Халык имамыбызны хөрмәт итә. Кирәк чакта ярдәм итәләр. Үзенең вәгазьләрендә Гомәр хәзрәт татулыкта, муллыкта, бергә, дус булып яшәргә чакыра. Ул төрле җәмәгать чараларында бик актив катнаша.
Аңа нинди сорау белән барсаң да, җавапсыз калдырмый. Авылыбыз кечкенә булса да, мондый көннәрдә унлап кеше мәчеткә өйлә намазына киләләр, ә җомга көннәрендә — егерме бишкә якын кеше җыела.
Авылда Гомәр хәзрәтнең абруе зур. Төрле бәйрәмнәрдә: Җиңү, Белем, Картлар көннәренә багышланган һәм башка чараларда ул актив катнаша. Үзе халыкны хөрмәт иткәнгә, кешеләр дә аны ихтирам итәләр. Зур түрәләр белән сөйләшерлек теле, зиһене бар. Мәчеттә тәһарәтханә төзегәндә, зиратны чистартканда һәм башка эшләрдә халык чын күңелдән ярдәм итә. Бигрәк тә яшьләрнең дингә карашы үзгәрде.
- Мәчетегездә талаш, ызгыш булмыймы?
Бөтенләй юк. Элгәре аз-маз бәхәсләр була иде, хәзер мәчеттә, шөкер, тулы аңлашучанлык.

Фәрид ШИРИЯЗДАНОВ.

«Самар татарлары» журналы.

Просмотров: 1564

Комментирование запрещено