Олимпия чемпионы “Яктылык”та

DSC_1-0695

Владимир КЕЙЛИН (сулдан уңга), Таһир ХӘЙБУЛЛАЕВ, Талип ЯРУЛЛИН һәм Радик ГАЗИЗОВ.

Самараның «Яктылык» татар мәктәбендә укучы балаларның әтиләре дзюдо көрәше буенча Олимпия, дөнья һәм Европа чемпионы, Россиянең атказанган спорт остасы Таһир ХӘЙБУЛЛАЕВ һәм «Скат» телекомпаниясенең спорт комментаторы Владимир КЕЙЛИН белән очраштылар.

Таһир Хәйбуллаев милләте буенча Дагстан егете булса да, Самара татарлары белән дә тыгыз элемтәдә яши. Аның әтисе Камал ага авыл хуҗалыгы институтында укыган чагында тулай торакта Камышлы районының Иске Ярмәк авылыннан Хәйдәр Вәлитов белән бер бүлмәдә яшәгән. Бергәләп алар көрәш белән шөгыльләнгәннәр. Бү­генге көндә дә институтның профессоры Хәйдәр Зөфәр улы һәм Камалетдин ага дус яшиләр һәм бу очрашуга да Таһир Хәйбуллаев белән бергә килгәннәр иде. 

Ә атаклы көрәшче «Яктылык» мәктәбе физкультура укы­тучысы, балаларны татар көрәшенә өйрәтүче Руслан Йосыпов белән бер спорт мәктәбендә укып, ярышларга бергә йөргәннәр икән. Самара татарларының Региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин да бу гаилә белән якыннан таныш. Чөнки Камал ага да, аның улы Таһир да мәчеткә йөреп, хәер-фатиха алып яшиләр.

Менә шундый дуслар җыелган җирдә сөйләшү дә җылы һәм дустанә атмосферада үтә, билгеле. Башта Талип хәзрәт Яруллин сүз алып, балаларыбызга дөрес тәрбия бирү өчен рухи һәм физик тәрбия кирәклеге турында әй­теп үтте. Бу теманы “СКАТ” телекомпаниясенең атаклы спорт комментаторы Владимир Кейлин да дәвам итеп бер кичәдә булган хәлне искә төшереп алды. Анда балалардан хор белән: «Мы сильные, смелые, мы всех порвем!» — дип әйттергәннәр икән. Гомере буе футбол белән шөгыльләнеп, тренер булып та эшләгән комментатор, әлбәттә, моңа ризасызлык белдергән: “Минем белән кичәгә килгән хатыным да, өч балам да бу сүзләрне ишет­кәч, озак тынычлана ал­­ма­дылар. Ничек инде «пор­вем»? Балаларны шулай тәр­бияләргә ярамый бит. Әгәр бала гаиләдә дә шундый сүзләр ишетеп үссә, аңардан рәтле кеше чыкмаячак”.

Владимир Кейлин күп мисаллар китереп, эчә торган аталарның балалары да шул юлдан китүләре мөмкин, дип сөйләде. Ә аннан залга мөрәҗәгать итеп: «Сезнең кайсыгыз тәмәке тарта? Кулларыгызны күтәрегез әле», — дигән сорау бирде. Йөзләп әтиләр арасыннан җиде кеше генә кул күтәргәч, Владимир Михайлович канәгатьлек белдерде. Татарларның күбе­се­нең тәмәке тартмавы аны гаҗәп­ләндерде бугай.

Хәйдәр Зөфәр улы Хәй­бул­лаевлар гаиләсендә ата белән бала арасындагы мөнәсәбәтләр турында тәфсилләп сөйләде. Таһир ярышлардан җәрәхәтләр алып кайтканда Камал ага бик кайгырса да, улына гел көч биреп торган, чигенергә һич кенә дә юл куймаган.

Таһир да үзенең Олимпия чемпионы дәрәҗәсенә кү­­тәрелә алуында әтисенең ро­­лен аерым билгеләп үтте. «Бөтен тренировкаларыма да әтием йөрмәгән булса, бәлки, ялкауланган да булыр идем. Үзе дә көрәштә чемпион исемен яулаган әтиең карап утырганда, җан-фәрманга тырышасың инде», — диде ул.

Таһир шулай ук залда утыручыларның сорауларына җавап биреп, үзенең ярышларга ничек әзерләнүе, мәктәптә һәм институтта ничек укуы, күпсанлы җәрәхәтләренә карамастан, гел җиңүләргә омтылуы турында сөйләде.

Ахырда Зубчаниновка бистәсенең «Болгар мирасы» мәчете имамы Расих хәзрәт Вакказов сүз алып, «Балаларга спорт нәрсә өчен кирәк?» дигән соравына үзе үк җавап биргәндәй, Мөхәммәд (с.г.в.с)-нең тормышыннан бер риваять китереп сөйләде. Пәйгамбәрне мөселман өммәтеннән бул­маган бик көчле кеше көрәш мәйданына чакырган. Мөхәм­мәд (с.г.в.с.) бу кешене ике тапкыр җиңеп, аның ике сарыгын ота. Ә өченче тапкыр җиңелгәч, көрәшкә чакыручыга ислам динен кабул итәргә туры килгән.

Шушы риваятьтән аңла­шыл­ганча, көрәш мәйданына чыккан кеше үз алдына «пор­вем!» максатын куярга тиеш түгел. Мөселман ир-егетләре спорт белән шөгыльләнеп туп­лаган көчләрен гаиләсен, илен дошманнардан саклау, динебез данын арттыру, балаларына дөрес тәрбия бирү кебек яхшы эшләрдә генә куллана ала. Очрашу барышында бу фикер төп тема буларак яңгырады.

Очрашуга килгән Таһир Хәйбуллаевка һәм Владимир Кейлинга чәкчәкләр тапшырып, халык залдан чыкканда, инде караңгы төшкән булса да, мәктәп йортындагы спорт мәйданчыгында тормыш әле һаман кайный иде. Волейбол уенының иң кызган чагына эләктек. Карасак, монда да әтиләр ярыша икән. Димәк, бу җыелыш та очраклы гына булмаган. Биредә чыннан да ата сүзенә, ата тәрбиясенә зур әһәмият бирелә, һәм алар мәктәп тормышында иң актив катнашучылар. Ә ата-аналар, балалар һәм укытучылар арасында шундый бердәмлек булганда, тәрбия, һичшиксез, уңышлы барачак.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

Римма НУРЕТДИНОВА фотосурәте.

«Бердәмлек».

 

 

Просмотров: 988

Комментирование запрещено