Рамзан Кадыров Кырым халкына «ярдәмгә» чеченнарны җибәрергә вәгъдә бирде (ВИДЕО)

Кырымда күптән түгел Украина җитәкчелеге алмашыну  тәэсирендә шау-шу купты. Чечня республикасы башлыгы Рамзан Кадыров Кырым халкы мәнфәгатьләрен якларга әзер булуын белдерде.
«Украина һәм Россия халкы белән без тугандаш халык. Бүгенге көндә Кырымда руслар да, казаклар да яши. Без һәрвакыт алар белән, кирәк икән ярдәмгә дә киләчәкбез. Рус, казак, чеченнарны кайда яшәүләренә карамастан, рәнҗетергә юл куймабыз», — дип хәбәр итә «Интерфакс» Рамзан Кадыров сүзләрен.

Ул кырым татарларына Кырымдагы вәзгыятьне куәтләндермәскә чакырды. «Бүген мәйданга чыгып, безне илдән сөрделәр, дип кычкыручылар хәлне кискенләтә генә. Чеченнарны да илдән кудылар. Ризасызлыкларны төркемнәргә җыелып лозунглар кычкыру юлы белән түгел, канун нигезендә хәл итәргә кирәк», – дип белдерде Чечня республикасы президенты.

intertat.ru

Просмотров: 1156

Комментирование запрещено