4 — 5 апрельдә Самараның Киров мәйданындагы Литвинов исемендәге Мәдәният сараенда, 6 апрельдә – Тольяттиның Офицерлар йортында Уфадан Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры гастрольләре узачак
Без ут күршеләребез самаралыларга үзебезнең репертуарыбызда иң популяр, заманча куелыштагы, фольклор элементларына бай, халыкчан юмор тулы, бик тә үзенчәлекле “Шәүрәкәй” (М.Бурунгулов әсәре буенча режиссер А.Абушахманов куйган) музыкаль комедиябезне һәм зур концерт программасын тәкъдим итәчәкбез.
“Шәүрәкәй” — бүген Башкорт академия театрының халык бик тә яратып кабул иткән, уен-көлкегә бай, җырлы-моңлы спектакле. Танылган “Шәүрәкәй” халык җырының килеп чыгышы турында ул. Бу әсәр 2009 елда Төркиянең Конья шәһәрендә узган II Халыкара “Мең сулыш – бер тавыш” театрлар фестивалендә катнашып, зур уңыш яулаган иде.
Ә театрлаштырылган концерт программабызга килгәндә ул бик тә бай эчтәлекле. “Күңел энҗеләре – дусларга” дип аталган бу тамашада популяр, күңелле, иң яңа спектакльләрдән өзекләр, курай моңнары, җырлар яңгыраячак, дәртле биюләр башкарылачак. Концертта Россиянең, Башкортостанның һәм Татарстанның халык артисты Фидан Гафаров, Россия һәм Башкортостанның халык артисты Хөрмәтулла Үтәшев, Башкортостанның халык артистлары Светлана Хәкимова, Сара Буранбаева, Алмас Әмиров, Гүзәл Маликова, Миңзәлә Хәйруллина, Башкортостанның атказанган артистлары Сәгыйдулла Байегет, Азат Бикчурин, яшь артистлар Артур Кунакбаев, Ирада Фазлаева, Фирүзә Аллаярова, Урал Әминов катнаша. Юбилей гастроле театрның 95 еллыгына багышлана.
Тамашалар 19 сәгатьтә башлана.
Башкорт академия театры 6 апрельдә Тольятти шәһәренең Офицерлар йортында 18 сәгатьтә шулай ук зур театраль концерт программасы белән чыгыш ясаячак.
Зәлифә БАРЛЫБАЕВА,
театрның администраторы.
Просмотров: 2203