Бәйрәм бик матур булды

Ильдус  Гаязовичкунакларны  музыкаль  котлый

Кичәне оештыручылар – Илдус ГЫЙЛЬМАНОВ һәм Рөстәм ТУКТАРОВ.

Ватанны саклаучылар көненә багышлап, Сызран шәһәренең Төзүчеләр клубында зур бәйрәм кичәсе үткәрелде. Аны шәһәр Думасы депутаты Илдус Гыйльманов һәм татар милли хәрәкәтенең актив әгъзасы Рөстәм Туктаров бергәләп оештырдылар.

Беренче тәбрикләү сүзе белән кичәгә килүчеләрне Илдус Гаяз улы мөрәҗәгать итеп, барсын да бәйрәм белән тәбрикләде. Бәйрәмдә мөхтәсибебез Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев та катнашты. Аны туган көне белән котлап, бу уңайдан бүләк тә тапшырылды.

Концерт программасын танылган җырчыбыз Суфия Әмирова, гармуннарда Рәшит Тимербулатов һәм Рөстәм Туктаров алып бардылар. Бик тә күңелле булды бу бәйрәм. Кунаклар зур экраннан яңгыраган караоке җырларына кушылып, үзләре дә җырладылар, кичә дәвамында өстәлләрдә чәй эчүләр, сыйлаулар да өзелмәде.

Рәис БИГЛОВ.

Сызрань шәһәре.

«Бердәмлек».

 


 

Просмотров: 1887

Комментирование запрещено