Мәңге яшә, Әбдеки!

эбдекиБыел II өлкә татар авыллары Сабантуе 14 июньдә Татар Әбдекие авылында  үтәчәк!

Шенталы муниципаль район үзәге ягыннан асфальт юл белән килгәндә, Татар Әбдекие авылының  бик матур җирдә урнашканлыгы күренеп тора. Үз алдына тормыш җырын көйләп, тын гына агып ятучы йөгерек елга авылны урталайга бүлеп тора. Челтерәп аккан елга тавышы аның шанлы да, данлы да, ерак гасырларга сузылган тарихы, биредә гомер иткән мөселман кардәшләребез, аның бөек шәхесләре турында сөйлидер төсле тоелды миңа.

Ә авыл тарихына килгәндә, өлкәннәр сөйләвенә караганда, монан ике йөз еллар элек иң әүвәл Әбдекий исемле чуваш милләтеннән булган ир кеше бирегә килеп, елга буенда беренче нигез корып җибәргән. Шуннан соң, бик озак та үтми, Әбдекий янына башка чуваш халкы килеп төпләнә. Тирә-юньдә үзенең матур табигате, уңдырышлы җирләре, куе урманнары белән даны тарала баш-
лаган авыл турында ишетеп, Татарстан Республикасының Чирмешән районындагы Чирмешән авылыннан Усман исемле ир-ат килеп, елганың икенче ягында төпләнеп, тормыш учагын тергезеп җибәрә. Аннан соң аның янына әкрен генә башка татар халкы да килеп урнаша. Менә шулай итеп, язларында ярларындагы бөреләнгән агач башларына басып сайраган сыерчыклары, матур әрәмәсе белән ике араны бүлеп, тын гына агып ятучы елга аша ике урам барлыкка килә. Бердәм гаиләдәй аралашып, дус-тату яши торгач, ике төрле милләтнең яшь-җилкенчәге арасында мәхәббәт нигезендә корылган гаиләләр барлыкка килә башлый.

Билгеле, ике як та, халык буларак, үзенең асылын югалтасы килмичә, алар үзара киңәшеп, җирәбә салалар һәм Әбдекигә шушы җирләрне калдырып, моннан алты чакрым ераклыкта, урман эчендә, бик матур елга буенда яңа нигез салырга туры килә. Ул авыл бүгенге көндә Чуваш, ә монысы Татар Әбдекие дип аталып йөртелә башлыйлар. Бу ике милләткә аерым яшәргә туры килсә дә, арада дуслык җепләре беркайчан да өзелми, киресенчә, еллар узган саен ныгый гына төшә.

Беренче Бөтендөнья сугышы, Октябрь инкыйлабы, күмәк хуҗалык оештыру, котычкыч репрессия еллары Татар Әбдеки авылы кешеләре йөрәгендә тирән, җәрәхәтле эзләр калдырган. Бүгенге көндә авылда фермер хуҗалыгы эшләре белән шөгыльләнгән Илдус Сөләйман улы Минхәеров сөйләвенә караганда, Сөләйманның әтисе Котлахмәт авылда бик дини кешеләрдән саналган.

1990 елда төзелгән мәчет бинасы

1990 елда төзелгән мәчет бинасы

Мәчет манараларын кисәргә, дигән фәрман килгәч, шуны күреп торыр өчен, бирегә авыл кешеләрен куалап китерәләр. Авылның асыл ирләре чарасызлыктан ни кылырга белми, аптырап басып торалар. Ә сабыйларын күкрәгенә кыскан хатын-кызлар тавыш-тынсыз гына, авызларын яулык чите белән каплап, әкрен генә елыйлар. Шулвакыт киселгән манара җиргә гөрселдәп ава. Аңа беркетелгән көмеш түгәрәк ай читкә тәгәрәп китә. Я, Раббым! Әйтерсең лә шушы минутларда
бөек татар халкының асылын балта белән сугып өзәләр! Хәсрәткә түзә алмыйча, өрлектәй ирләр аһылдашып куялар. Кайберәүләр куркудан ап-ак булып: “Ахырзаман!” — дип кычкыра-кычкыра өйләренә, ә Котлахмәт үзе дә белми, басуга таба йөгерә. Өенә кайтасы килми аның, шунда качып,
кеше күзенә күренми, баһадирдай ир тәгәрәп-тәгәрәп елый. Ә өенә кайткач, улы Сөләйманга: “Улым! Бу бисмиллясызлар ил башына Аллаһыдан сорап килмәделәр. Мин күрә алмам инде. Килер бер көн, син үсәрсең, алар хакимияте черек дивар төсле авып төшәр. Васыятем шул: исән чагыңда авылыбызга өр-яңа мәчет салып куй!” – дип әйтә. Бик күп гомерләр үткәч, әтисе әйткән васыять тормышка аша. Сөләйман абый юл һәлакәтенә очраса да, үлемне җиңеп чыга. Илебездә үзгәртеп кору башлангач, ул авылда мәчет төзү өчен җир сорап, түрәләр ишеген шакый. Ә рөхсәт кәгазе алып, кирәкле рәсми кәгазьләр туплагач, авылдашлары белән урман кисеп, нәкъ шушы урында мәчет төзеп, биредә мөәзин вазифасын башкарып, авылдашлары белән рәхәтләнеп, азан әйтеп, намаз уку бәхетенә ирешә. Хәзер аның вафатына икенче ел киткән инде. Сөләйман аганың урыны мәңге җәннәттә булсын!

Сөләйман аганың улы Илдусның да биредә күп хезмәтләре кергән. Ул мәчет төзүдә генә түгел, эретеп ябыштыручы буларак, бинаны тимер койма белән әйләндереп ала, капкасын да ясап куя.

эбдеки4

Авылның беренче имамы Әсхәт
ага Мусин

Мәчеттә Әсхәт Фатыйх улы Мусин беренче имам, ә хәзер Минзәки Зиннәтулла улы Гыйлаҗев имамлык итә. Әсхәт ага сөйләвенә караганда, шунысы кызганыч, авылда мәктәп ябылгач, биредә гарәп графикасын өйрәнергә кеше калмаган. Шатлыкка, мәчет ишеге беркайчан да ябылып тормый, үз авыл кешеләре генә түгел, авылга эш белән килүчеләр дә мәчет яныннан үтеп китми, бирегә кереп, намаз укып чыгалар икән.

Тагын шунысын искәртеп үтим әле: илебездә Бөек Ватан сугышы, Әфганстан, Чечняда булган бәрелешләрдә дә Әбдеки ир-егетләре үз бурычларын төгәл үтәгәннәр. Авылның бүгенге тормышы турында мин 15 елга якын авыл җирлеге башлыгы булып хезмәт итүче Рәшит Хәертдин улы Зөлкарнәев белән сөйләшеп алдым.

Ул: “Безнең поселениегә Татар Әбдекие, Карабикол, Ташлы авыллары һәм Денис разъезды керә. Татар Әбдекие авылында 192 йортта барлыгы 457 кеше яши. Шуларның 230 сы хезмәт кешеләре, 170 се пенсионер, унсигез яшькә кадәре 54, мәктәп яшенә җитмәүчеләр 15 бала яшиләр.

Колхоз чорында авыл хуҗалыгы “Камил Якуб” исемен йөртә иде. Чөнки гражданнар сугышы елларында авылыбызда туып-үскән Камил Лотфирахман улы революционер булган.

эбдеки10Күмәк хуҗалык таркалып куйса да, авылыбыз халкы югалып калмады. Алар эштә уңган, тырышып-тырмашып көн күрә. Шулар арасында фермер хуҗалыклары, җир эшкәртеп, чәчеп, көзен мул уңыш җыеп алалар. Терлек асрап, авыл продукциясен җитештерәләр. Менә алар: Ринат Әбүсәетов, Илдус Минхәеров, Рәис Рәҗәпов, Минәсхәт Халиков һәм башкалар. Өстәвенә, күп итеп кош-корт, яшелчә, җиләк-җимеш үстереп тә файда күрәләр», — дип, мине авыл белән таныштырды.

Рәшит Хәертдинович белән аралашкач, без аның белән авыл буйлап чыгып киттек.

Авыл үзәгендә төзелгән бик матур, зур Мәдәният Сараеның ишеген ачып, эчкә үттек. Биредә без “Сердәш” исемле ансамбльнең репетиция ясап яткан чагына туры килдек.

эбдеки2

Авыл Мәдәният Сараеның «Сердәш» ансамбле

– Хәзер авыл халкы көзге эшләрне тәмамлап, кышкы ялга туктады. Без ансамлебез белән бәйрәмнәрдә концертлар, матур чаралар үткәреп, авылдашларыбызның күңелләрен күтәрәбез. Чөнки авыл кешеләре өчен без мәдәният учагын тергезүчеләр булып саналабыз, – дип сөйли ансамбль җитәкчесе Резидә Шәкүрова.

– Мин үзем дә ансамбльнең һәвәскәр артисты. Җырларга, биергә бик яратам. Шуның өчен кичләрен яшьләр өчен дискотека, төрле уеннар оештырабыз. Концерт программабыз белән башка җирләрдә дә чыгыш ясап кайтабыз, – дип сүзгә кушыла Мәдәният Сарае җитәкчесе Рәсилә Әбүсәетова.

Дөрестән дә, бу бина бик матур, заман таләпләренә туры килерлек итеп төзелгән. Артистларның милли костюмнары өр-яңа, музыка аппаратуралары да җитәрлек. Мәдәният Сараеның ачылуы 2009 елда билгеләп үтелгән.

Шушы бинада авыл китапханәсе урнашкан. Рушания Кашапова китапханәче булып эшли. Биредә барлыгы ун мең китап бар. Авылда 370 кеше китап укырга ярата икән.

Китап сөючеләр арасында өлкән яшьтәгеләр генә түгел, яшьләр дә русча, бигрәк тә татар китаплары белән кызыксыналар икән. Тик шунысы эчне пошыра: татарча китаплар бик аз кайтарыла икән.

Татар Әбдекие авылында элемтә үзәге бар. Әле яңа гына көзге айларда фельдшер-акушер пункты төзелеп, кулланышка тапшырылган. Авыл халкының шатлыгы чиксез. Чөнки исәнлек тормышта беренче урында тора бит. 20 елга якын биредә хезмәт итүче Шәһидә Тимергалиева көн дими, төн дими, төрле һава шартларына карамастан, тәүлекнең төрле вакытында авыруларга беренче ярдәм күрсәтә, уколлар кадый, районнан дарулар алып кайтып бирә.

Тагын авылда Нәсимә Сафина җитәкчелегендәге социаль үзәк эшләп тора. Биредә 14 хезмәткәр 65 әби-бабайның картлык тормышын җиңеләйтә. Зур ярдәм күрсәтеп, читтә яшәүче балаларын алыштыра.

Сабан туе элек-электән бөек татар халкының милли бәйрәме булып саналган. Ә ат чабышыннан башка бу бәйрәмне күз алдына да китереп булмый торгандыр. Габделхәй белән Рәмзия Вәлиевлар озак еллар чабыш атлары асрыйлар. Габделхәй әфәнде Татарстанда, Самар өлкәсе авылларында үткәрелгән Сабан туйларында, Камышлыда, Галидә үткәрелгән ат чабышы ярышларында катнашып, призлы урыннар яулаган, макталуга, зур хөрмәткә лаек булган. “Татар иренең йөрәгендә иярле ат ятар”, – дигән борынгы бабайлар сүзе аңа бик тә туры киләдер, минемчә. Ә гомере буе чабыш атлары асраучы Габдарман абый Закировның исеме, үзе мәңгелек йортка күчсә дә, телдән төшми.

Манарасы айлы мәчетләрне
Читләп уза җилләр, давыллар.
Хәбилләре, Равилләре белән
Горурлана безнең авыллар, – дип яза җирле шагыйрь Рөстәм Нуретдинов. Әйе шул. Һәр татар авылы кешеләре үзендә туып-үскән, тирә-якка даны таралган бөек шәхесләре белән горурланып яши бит.

Хәбил Хаҗи улы Бикташев мәктәптә укыганда бик гадел, туры сүзле, үз максатына ирешүчән укучы иде. Ул данлыклы көрәшчеләр нәселеннән. Аның әтисе Хаҗи да тирә-юньдә танылган көрәшче иде. Хәбилдәге ир-егетләргә бирелә торган асыл сыйфатлар – барысы да әтисеннән күчкәндер”, – дип көрәш батырын барлый Татар Әбдекие авылы мәктәбендә 40 ел укучыларга белем бирүче (авыл мәчетенең беренче имамы), авыл аксакалы Әсхәт ага Мусин. Дөрестән дә, минемчә, гади татар авыллары бик күп югары шәхесләрне дөньяга бүләк иткән. Шулар арасында
Хәбил Бикташев, көрәшче буларак, “Атказанган спорт остасы”, Европа, СССР чемпионы, “СССРның атказанган тренеры” исемнәренә, Хәрби эчке эшләр майоры (майор внутренних войск)
дәрәҗәсенә, ә Равил Исхак улы Кашапов – доцент, РСФСРның чемпионы, дип аталган мактаулы исемнәргә лаек булганнар.

Ә бүгенге көндә Казан шәһәрендә югары уку йортында белем алучы Айдар Рамил улы Лотфуллин яшүсмерләр арасында шахмат уйнау буенча “Европа чепмпионы” исемен яулаган.

Менә инде язмам ахырына таба якынлашты. Татар Әбдекие авылында тормыш итәр, яшәр өчен бөтен мөмкинлекләр дә булдырылган. Биредә зәңгәр ягулык өйләрне җылыта, электроэнергия, телефон бар, югары тизлектәге интернет эшләп тора, кәрәзле телефон өчен биек антенна бастырылган. Җирле үзидарә җитәкчесе Рәшит Хәертдин улы Зөлкарнәев, авыл кешеләре рәхәт тормышта яшәсен өчен, көчен кызганмый. Тик шунысы аянычлы: быел авылдагы урта мәктәп ябылган. Алдагы елларда аның тормышы, мәктәп җитәкчесе Расих Гани улы Шаһвәлиевның, авыл кешеләренең мәктәпне яптырмас өчен җан атып йөрүләре турындагы язмаларым “Бердәмлек” газетасы битләрендә басылып чыккан иде инде.

Авыл белән танышып йөргәндә Расих әфәнде белән мәктәпкә кереп чыгарга уйладык.
– Мәктәпне быел ук ябарлар, дип уйламаган, башлангыч мәктәп итеп калдырырлар, дип көткән идек. Чөнки закон буенча кечкенә балаларны юлда йөртергә ярамый, дигәннәр иде. Мине җитәкче эшеннән азат итеп, мәктәпне Денис авылы мәктәбенә беркеткәч, аны бөтенләй ябып ук куйдылар. Хәзер инде укучылар һәр көнне иртән-иртүк автобуска утырып, чит авылга барып, укып кайтырга тиеш булдылар. Югыйсә, мин мәктәпкә лицензия, пожар сигнализациясе (400 меңгә төште) ясаткан
идем инде. Соңгы елда биредә җылы бәдрәфләр дә булдырылган иде бит”, – дип эч пошулары белән уртаклашты Расих Гани улы.

Расих әфәнде белән сөйләшә-сөйләшә әле кайчандыр шатлыклы балалар шау-шуыннан тынып калган коридор буйлап атлыйбыз. Менә монда заман таләпләренә җавап бирерлек сыйныф бүлмәләре, ашханә, менә монда музей бүлмәсе. Бирегә кергәч, кайчандыр тырышып–тырмашып җыйган күңел җәүһәрләренә күз салам. Менә монда әбиләребез киеп йөргән бала итәкле, матур итеп тегелгән күлмәк-алъяпкычлар эленеп тора. Аларның җырлый-җырлый икмәк урган ай ураклары, басуга тартып йөри торган бала арбасы. Әнә стенага Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарның рәсемнәре эленгән булган. Аларның сурәтләре: без мәктәпләрне ябып, туган авылыбыз таркалсын, милләтебез югалсын өчен гомеребезне корбан иттекмени, дигән сыман, әрнеп карап торалар төсле тоелды миңа. Менә монда гомерләре буе яшь буынга белем биреп, олы тормышка аяк бастырган укытучылар исемлеге: Самания Нуретдинова, Кыям Гайсин, Исмәгыйль Еремеев, Зәйтүнә Еремеева, Әсхәт Мусин һәм тагын әллә кемнәр.

Мәрхүм Самания апа Нуретдинованың тамырлары данлыклы язучы Гаяз Исхакыйга барып тоташа, дип авылдашларыннан ишеттем. Менә шуларны уйлап аласың да, күр инде, әкрен генә таркалып баручы татар авыллары белән бергә аның тарихы да юкка чыга бит, дип уфтанып куясың.
Татар Әбдекие үзенең балта осталары белән дә данлыклы.

эбдеки3

Ябылган мәктәп бинасы

эбдеки5

Чабыш атларын асраучы Габделхәй белән Рәмзия Вәлиевлар

эбдеки6

Шуларның берсе Тәлгать Фаваризов улы Радик белән урамда такталар шомартып торалар иде. Без сөйләшеп торганда, мин алардан авылда Самар өлкә Сабантуе үткәреләчәге, аларның бу хакта ни уйлаулары турында кызыксындым. Тәлгать әфәнде: ”Әйе, без бу турыда ишетеп кинәндек инде. Чөнки авыл кешесенең дә матур итеп ял итәсе килә бит. Сабан туе булса, күтәренке рухта авылыбыз тирәләре, урамнар чистартылыр иде. Бәйрәм булмагач, чит җирләрдә яшәүче туганнарыбыз кунакка да кайтмый башладылар. Алар: «Авылның яме китте. Ул шундый тыныч, әйтерсең лә тирән, авыр йокыга талган», — диләр. Тикмәгә генә: “Авыл кешесе бер Сабан туеннан икенче Сабантуена кадәр яши, дип әйтмәсләр, иде”, — диде.

Авылларның язмышына
Тәэсир итә күп нәрсә,
Авылыма васыятем -
Әбдеки! Мәңге яшә! – дигән җирле шагыйрь Рөстәм Нуретдиновның шушы шигъри юллары бик тә  рынлы булыр иде, минемчә.

Әйе шул. Төрле вакыйгаларга бай булган яңарыш чорында яшибез. Шулай булса да, үзебезнең милли гореф-гадәтләребез, Ислам динебез, телебез, мәдәниятебез югалмыйча, татар авылларының гомере озын булып, киләсе матур җәй аенда Әбдеки авылы читендәге түгәрәк күл буенда үткәреләчәк Сабан туе мәйданында очрашырга язсын иде!

Нурсинә ХӘКИМОВА.

«Самар татарлары» журналы.

Просмотров: 3576

5 комментариев

  1. ДА, У НАС ГОВОРИЛИ 8 ИЮНЯ БУДЕТ!!!??????????

  2. Сабантуй же говорили в татарском абдикеево 8 июня а щас написали 14 июня почему так?

    • Согласованная дата проведения II сельского областного Сабантуя в с. Татарское Абдикеево Шенталинского района Самарской области — 14 июня 2014 года.

      • Все говорят в деревне типо 8 июня

  3. Биктэ зур рэхмэт, безнен авылнын шундый матур тарихын язучыга