Салават сүзен ишетү белән “Салават күпере” күз алдына килеп баса. Җырчы Салават Фәтхетдинов татар эстрадасына нәкъ язгы ләйсән яңгыры сыман килеп керде дә, безнең өчен үзенең Салават күперен “кабызды”.
25 ел дәвамында сәхнәдә беренчелекне тотып, ул һәр татар кешесенең күңелендә сокланырлык та, кызыгырлык та, көнләшерлек тә урынын таба алды. Салават чыннан да татар халкының “Салават күпере” ул. Ә безнең Тольяттида бу балкыш һәрвакыт февральдә була.
Үзенең дүрт йөздән артык җыры белән чирек гасырда халык күңелен җилкендергән Салават быел да “Тольятти” Мәдәният сарае залында зур уңыш белән чыгыш ясады.
Йөзеннән олылырча моң сирпелеп торса да, күзләрендә һәрвакыттагыча балалар шаянлыгы, яшьләрчә шуклык сизелә иде. “Яшь чагында гел кызлар турында җырласам, хәзер казлар турында күбрәк җырлыйм” - дип шаяртып та алды Салават “Киек казлар” җырын башкарыр алдыннан. Ә аның “Кычыткан сабаклары” җырын тыңлаганда, шул кычыткан аяк чәлтерләрен яндырып алгандай тоелды.
Концерт барышында шулай ук халык яратып өлгергән “Чәйхана шоу” программасының Хәбибулласы, әкияти персонажлары — Шүрәле, Фәрештә белән Шайтан да сәхнәне ямьләндереп, безне 25 еллык сихри моң илендә сәяхәттә йөрттеләр. Салаватның концерт киемнәренең тарихын да искә тешереп алдык.
Гомумән, Салаватның һәр чыгышы мәгънәле аның. Табигатьне сакларга, туган-тумачаларның, тормыш иптәшеңнең, дус-ишләреңнең, классташ-сабакташларыңның кадерен белеп яшәргә өндәү белән беррәттән, ил фаҗигаләрен үз йөрәге аша уздырып, халыкка җиткерү өчен Салават барлык дәрт-куәтен бирә.
Күренекле композитор һәм автор-башкаручы Фирзәр Мортазин белән Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиеваның сәхнәгә чыгуы халыкны тагын да дәртләндереп җибәрде.
Бигрәк тә “Чияле тау”, «Җомга”, ”Якты елга” “Картуф” һәм башка бик күп онытылмас җырлары белән 47 ел дәвамында тамашачыны бүгенге көнгә кадәр авызына гына каратып торган Хәмдүнә Тимергалиеваның иҗат уты һаман сүнәрлек түгел. Монда өлкән җырчыга үзенең ярдәм кулын сузган Салаватның да өлеше зурдан.
Өч сәгатькә якын барган бу концерт милләтебезнең олылыгын, моңнарыбызның тирәнлеген, телебезнең сафлыгын тагын бер кат раслады.
Салаватның “Мин яратам сине, Татарстан”, “Урсал тау”, ”Адашкан мәхәббәт”, “Салкын чәй”, “Килә ява”, ”Ак болытлар” һәм шуның кебек җырлары әле озак халык күңелендә сакланачак, дигән өметтә калабыз.
Зөлфия ГАЛИХАНОВА.
Тольятти шәһәре.
Просмотров: 1932