Ул көннәр мәңге йөрәктә

КамышлыФевраль аенда Ленинград чолганышы өзелүгә 70 ел тулуны билгеләп уздылар. 900 көн дәвамында Невадагы герой-шәһәрне оборонада тоту Россия тарихына гына түгел, ә бөтен дөнья тарихына батырлык, геройлык. Ленинград блокадасы 2  миллионнан артык кешенең гомерен өзгән. Безнең якташыбыз Зөлкагидә Низамова да шушы мәшхәрне үз башыннан кичергән кеше.

Зөлкагидә Гыйлемҗан кызы турында без үзебезнең газетабызда бик эчтәлекле язма бастырган идек инде (“Чтобы помнили”, 27 январь, №8-9, автор-Илюся Гайнуллина).

Ә бу юлы Зөлкагидә апа белән булган очрашу турында кыска гына әйтеп үтәсем килә. Очрашуны авыл җирлеидарәсе оештырды һәм анда җирлеидарә башлыгы Заһит Сафин, ветераннар советы рәисе Мидехәт Бәдретдинов, шушы совет әгъзалары Фәһим Нуруллин, Зөлфия Дәрҗемановалар катнашты. Кунаклар чын күңелдән әбекәйне шушы зур вакыйга белән котладылар, аңа истәлекле бүләк тапшырдылар. Ятимлек, сугыш михнәтләрен, якыннарын югалту ачысын, бигрәкләрдә газиз баласын югалту хәсрәтен дә кичерә ул.

Зөлкагидә әбекәйгә быел көз көне 90 яшь тула. Шушы олуг бәйрәмендә дә очрашып, аның белән әңгәмәләшергә насыйп итсен безгә Хак Тәгаләм.

 

Рәисә ТӨХБӘТШИНА.

Фәһим Нуруллин фоторәсеме.

«Камышлы хәбәрләре».

Просмотров: 1084

Комментирование запрещено