Гармунчы да, шагыйрь дә…!

OLYMPUS DIGITAL CAMERAТумышы буенча Камышлы районының Балыклы авылыннан ул. Наил Вәли улы Вахитовның балачагы авыр сугыш елларына туры килеп, яшьли ачысын да, төчесен дә күп күргән. Җиде сыйныфны тәмамлаганнан соң, Камышлыда авыл хуҗалыгы техникумында агроном белгечлегенә укыган һәм алтмышынчы еллар азагына кадәр районның төрле хуҗалыкларында агроном булып эшләп, кырларда икмәк үстергән.

Тик бераздан күпләр кебек аңа да гаиләсе белән авылдан китәргә туры килә. Башта ул Татарстанның Әлмәт шәһәрендә, аннан Тольяттида төрле төзелеш оешмаларында эшли. Төзелеш техникумында укып, яңа белгечлекне үзләштерә Наил.

Тольяттида яшәгәндә Наил Вәли улы татар милли оешмалары әгъзалары белән танышып, аларның эшендә катнаша башлый. Оста гармунчы буларак, аны төрле бәйрәмнәргә, фестивальләргә чакыралар.

Безнең “Бердәмлек” өлкә татар газетасы белән дә тыгыз элемтәдә тора ул. Редакциягә үзенең төрле темаларга язылган шигырьләрен еш җибәрә, кайсылары “Бердәмлек” бит­лә­рендә дә урын табып, укучыларыбызны шатландыра.

Актив укучыларыбызның бер­се булган киңәшчебезне, фи­­кердәшчебезне без “бер­дәм­лек”леләр гел көтеп алабыз. Тольяттидан Самарага күчеп килгәч, бу очрашулар да ешая төште.

Менә шушы тынгысыз мил­ләттәшебезгә 28 фев­ральдә 75 яшь тулды. Без, “Бер­дәмлек” хезмәткәрләре, аны чын кү­ңе­лебездән туган көне белән котлап, исәнлек-саулык, гаилә бәхете, хәерле озын гомер, иҗади уңышлар телибез. Матур шигырьләрең белән куандырып тор, Наил абыебыз!

Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН,

Бердәмлек”нең

баш мөхәррире.

РЕДАКЦИЯДӘН. Түбәндә без укучыларыбызга Наил ага Вахитовның бер шигырен тәкъ­дим итәбез. Әлбәттә ин­де, ул аның яраткан уен коралы — тальян гармуны турында.

Тальянга

Гармунчы белән гармунга

Күп җырлар багышланган.

Хисләнеп тальян моңыннан

Илһамнар илһамланган.

Нинди сер бар күрегендә,

Җиз-көмеш телләрендә?

Гармунчының йөрәгендә,

Биш бармак битләрендә?

Тальян гармунның телләре

Я ундүрт, я унике.

Каян сыйган шул телләргә

Моң-аһәң, диңгез тикле?!

Сузуга шанлы тальянны,

Шыта нечкә тойгылар,

Сихри хисләр били аңны,

Эри сагыш-кайгылар.

Күңел сискәнә, талпына,

Оча ерак Җиһанга,

Моң сарыла җан кылына

Һәм тоташа табанга.

Мөлдери күңел хисләрдән,

Яшь бөркелә күзләрдән,

Тальян сипкән моңлы гамьнән

Нур сирпелә йөзләрдән.

Тәннең төкләре тырпая,

Әгәр тальян тартсалар,

Әрнүле йөрәк елмая,

Тальяннар юатсалар.

Татар тальянын кулга алган

Күңеле ташып тулганда,

Татар татар булып калган

Шул тальяны булганга!

«Бердәмлек».

Просмотров: 1143

Комментирование запрещено