Үзе җырлый, үзе бии, үтергәнче көлдерә!

IMG_07111 мартта Самарда беренче тапкыр талантлы җырчы, биюче, юмор һәм пародия остасы, шоумен (үзе әйтмешли, оригиналь жанр артисты) Данир Сабировның концерты булып узды. Самар тамашачын ул үзенең тел байлыгы, пародия уйнаулары, моңлы тавышы, оста биюе белән  таң калдырды. 

Киров мәйданында урнашкан Мәдәният йортының балконнары буш булса да, партеры тамашачылар белән тулы иде диярлек. Безнең якларга беренче тапкыр килгән Данир Сабировны халык «ТНВ-Планета» каналы аша белсә кирәктер шул.

Үтә дә шәп, җор телле Данир татар эстрадасында иң оста пародия ясаучыларның берсе дисәм  ялгыш булмас. Концертында да ул кайбер танылган татар җырчыларын күрсәтеп, тамашачыларны рәхәтләнеп көлдерде. Моңардан  тыш, җырлап та өлгерде. Ә тавышы моңлы үзенең!  Җырлаган вакытта  аның сикереп-сикереп биегәненә дә шаккатасың инде!..

IMG_0832

Айдар Галимовка пародия.

IMG_0675-1IMG_0687-1IMG_0767IMG_0795-1IMG_0817

Данир Сабиров тамашачылар белән тыгыз элемтә урнаштыра алды, аларның күңелен ачты. Артистның мә­зәк­ләре дә инде йөз тапкыр ишетелеп туйдырганнардан түгел иде, алардан самарлылар “егылып-егылып” көлде.

IMG_0713

Бу концертта Данирның бертуган энесе Нәзыйр дә чыгыш ясады. Ул да, абыйсыннан калышмыйча, та­тар эстрада сәхнәсендә тама­шачылар күңелен яуларга керешкән икән. Самарлылар аның җырлавын бик тә яратып кабул итте.

IMG_0904

Нәзыйр Сабиров җырлый

Концертның беренче өлешендә әллә ни бүләкләр  күренмәсә, икенчесендә тамашачылар сәхнәгә чәчәк бәйләмнәре, кәнфитләр, чәкчәкләр һәм башка тәм-томнар белән күтәрелә башладылар. Күрәсең, моңлы тавышы, мөлаем йөзе, янып торган күзләре белән Данир Сабиров аларны үзенә җәлеп итә алган, һәм самарлылар антракт вакытында  чыгып, бүләкләр алып керергә дә өлгергәннәр. Сүз дә юк, Данир мондый игътибарга, чыннан да, лаек иде. Оригиналь жанр артисты Самар шәһәрендә булып үткән татар концертларына  яңа сулыш өрде!

IMG_0913

IMG_0966-1

IMG_0817

IMG_0849-1

IMG_0891

на сайт и в журнал

Мәдәният сарае администраторы Флорида Әгъләм кызы Локманова һәм Самар шәһәренең татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Рифкат Туктар улы Хуҗин артист белән.

Соңрак безнең сайтта тамашаның видеоязмасы да урын алыр.

Римма НУРЕТДИНОВА.

Лилия РӘХМАЕВА фотосурәтләре.

samtatnews.ru

Просмотров: 1873

Комментирование запрещено