“Мине туры юлдан барырга өйрәттеләр”

SONY DSCСамарның Җәмигъ мәчетендә күп еллар бухгалтер булып эшләүче Әбзалетдин углы Мөхтәсим ҮЗБӘКОВка 75 яшь тулды. Шушы уңайдан аның белән әңгәмә кордык.

- Мөхтәсим әфәнде, мәчеттә эшегез ничегрәк башланып китте?

- Мин “Металлурглар” заводында өлкән бухгалтер булып эшләп, пенсиягә чыктым. Шул вакытта Җәмигъ мәчетенә бухгалтер кирәк иде. Дин юлында булышлык күрсәтү, дини мохитта эшләү ниятеннән бирегә эшкә урнаштым.

- Ни өчен нәкъ бухгалтер һөнәрен сайларга булдыгыз?

- Әле мәктәптә укыганда миңа саннар белән эш итү ошый иде, математиканы яраттым. Күрше абый да бу һөнәрне сайларга киңәш итте.

Башта Самарның төзү техникумында бухгалтер бүлегендә укыдым. Аннан армиягә киттем. Анда мине шунда ук хәрби-төзү отрядының бухгалтеры итеп билгеләделәр. Хезмәт итеп кайткач, эшкә урнаштым һәм читтән торып план институтының бухгалтер факультетында белем алдым.

Институтны тәмамлаганда мин инде корыч эретү (сталелитейный) заводында өлкән бухгалтер булып эшли идем. Аннан соң мине “Металлурглар” заводына шулай ук өлкән бухгалтер итеп күчерделәр. Анда 20 ел эшләп, пенсиягә чыктым.

Заводта эшләгәндә аспирантура тәмамладым. 1989 елдан мин – икътисади фәннәр кандидаты.

- “Металлурглар” заводында эшләгәндә “Ялкынлы яшьлек” ансамбленә матди ярдәм күрсәтүегезне Илгиз Кәлүч сәхнәләрдән әйтеп килде. Директорыгыз Сезгә моның өчен кисәтүләр ясамадымы?

- Шөкер, беркайчан да кисәтү ясамады. Мин үз абруем белән татарларны һәрвакыт хупларга тырыштым, кулымнан килгәнчә ярдәм иттем. “Ялкынлы яшьлек” ансамбленә матди ярдәм күрсәттек. Гастрольләргә йөрер өчен бушлай автобуслар белән тәэмин иттек.

Гомумән, завод фондыннан матди булышлык күрсәтеп килдек. Җитәкчеләр моңа беркайчан да каршы килмәделәр. “Ялкынлы яшьлек” ансамбле репетицияләр ясаган, концертлар куйган Металлурглар Мәдәният Сарае да безнең завод хисабында яшәде.

- Сез – социализм чоры баласы. Динебез Ислам гаиләгездә ни биеклектә торды?

- Безнең динилегебез нәселдән килә. Минем Мәһди бабам углы Гыймран белән Мулла авылында бергә 82 ел мулла булып тордылар. Гыймранның уллары Локман, Мөхәммәтхави да мулла булганнар.

Локман бабай “халык дошманы” дип гаепләнеп, 1938 елда Гагарин паркында атылган. Мин өч ел аның документлары белән танышырга рөхсәт сорап, федераль куркынычсызлык хезмәтенә хатлар яздым. Ниһаять, күптән түгел аннан җавап хаты килде. Тиздән архивка җыенабыз.

Дини тәрбия кечкенәдән килә, шуңа күрә, коммунистик тәрбия алсам да, Исламны беркайчан да онытмадым, дингә тартылып, догалар укып  яшәдем.

Армиядән кайтып, өйләнгәч, намазлыкка бастым.

- Хатыныгыз Наиләнең нинди сыйфатларына сокланып яшисез?

- Хатынымның кешелекле, мәрхәмәтле, ачык йөзле, тәртипле, гадел булуына сокланам.

- Тормышыгызда үрнәк алырлык шәхесләр булдымы?

- Әйе, әти-әнием. Шулай ук олы абыем Нурәхмәт хәрби-авиация летчигы иде. Зур апабыз Һөллия Төгәлбуга авылында укытучы булып эшләде. Алар – абруйлы кешеләр иде. Миңа үрнәк булып тордылар.

- Аларның нинди сыйфатларын үзегезгә күчерергә тырыштыгыз?

- Туганнарым яхшы, кешелекле, ярдәмчел, тугры, дини, дөрес юлдан баручылар иде. Әти-әнием дә мине шуңа өйрәттеләр. Аллаһыга шөкер, тормышта дөрес юлдан барам.

- Без, “Сәлам” гәҗитәсе хезмәткәрләре, Сезнең игътибарны тоеп яшибез. Рәхмәт Сезгә. Гәҗитә турында фикерегезне әйтегез әле?

- Гәҗитәдән мин канәгать. Аңа озын гомер телим.

Мөхтәсим әфәндене олы юбилее белән тәбрикләп, аңарга исәнлек-саулык, мул тормыш, иминлек, уңышлар, бәхет-шатлыклар телибез.

Мөхтәсим ҮЗБӘКОВ белән Миләүшә ГАЗИМОВА серләште.

«Сәлам».

 

Просмотров: 1570

2 комментариев

  1. Мөхтәсим Әбзалетдинович ЯЛКЫНЛЫ ЯШЬЛЕККӘ генә түгел ,ТУГАН ТЕЛ -гәдә бәйрәмнәр үткәрергә ярдәм итә иде Ильгиз Исмаилович сорауы буенча.Халкыбыз өчен торыша иде ул,милли җанлы,мәрхәмәтле кеше.

  2. Горжусь тобой. глубокоуважаемый Мохтасим Абзалетдинович!