Күңелнең өзелде мең кылы…

valee1vБишенче мартта танылган баянчы, музыкант, Россия Федерациясенең атказанган, Татарстан Республикасының халык артисты Рөстәм Вәлиев вафат булды. Аңа нибары 52 яшь кенә иде әле.

Аны иртәгә, 7 мартта, җирләячәкләр. Казанның филармония бинасында узган хушлашуда Самарадан зур төркем татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре, мәрхүмнең дуслары, туганнары да катнаша.

Куйбышевта (Самара) туып, биредәге музыка училищесында белем алган Рөстәм Вәлиев гармунчы карьерасын “Ялкынлы яшьлек” ансамблендә башлады, баянчы осталыгын Казан консерваториясендә ти-рәнәйтте, күп еллар Илһам Шакиров, башка танылган җыр-чылар белән эшләде, сольный концертлары да тулы залларда үтә иде.

Бердәмлек” газетасы коллективы Самара өлкәсенең татар җәмәгатьчелеге исеменнән якташыбызның туганнарының, күпсанлы дусларының кайгысын уртаклаша. Урыны оҗмах-та булсын.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1808

Комментирование запрещено