«Нет слов, чтобы выразить ту боль, которая в сердце…» / Җырланып бетмәгән җыр

fh[bdyfjt ajnjКак всегда, плохие новости застигают, как говорится, врасплох. А уж эта — как гром среди ясного неба. Не стало такого открытого и солнечного человека — Рустама Валиева…

Не хочется верить… Вот только недавно мы радовались его успехам, присвоению заслуженных званий… И вот… Очень жаль, искренне жаль…

Мы, члены коллектива «Ялкынлы Яшьлек», составляя список артистов нашего ансамбля, которые смогли добиться высот на большой сцене, всегда с гордостью ставили его фамилию первой.

Вспоминается то время, когда он пришёл в коллектив… Это был 1979 год… Совсем еще мальчишка…

Мы пришли с ним в один год, только он — весной, а я — осенью. И даже сейчас, по прошествии стольких лет, я его вспоминаю как скромного, молчаливого парня, стоящего в обнимку со своим баяном. Вокруг веселье, шутки, а он всегда серьезен, редко когда скромно улыбнется.

Тогда и не думалось, что этот парнишка через много лет станет таким знаменитым виртуозом-баянистом.

Помню 21 июня 1981 года, юбилейный 150-ый концерт «Ялкынлы яшьлек»… Это был один из первых выходов Рустама на сцену как аккомпаниатора. Я, спев первый куплет татарской народной песни «Агидель сулары», понимаю, что 2-й куплет от волнения безнадёжно забыт. Переглянувшись с Рустамом, что называется, «на ходу» сочиняю следующий куплет… Включился страх, что могу растеряться и сорвать выступление, но спокойствие и ободряющий взгляд Рустама тогда мне очень помогли.

fh[bdyfjt ajnj

Рустам уже тогда обладал редким умением и искусством поддержать солиста и правильно исполнить мелодию, не выставляя себя на первый план, а создавая творческий тандем солиста и аккомпаниатора.

Мы всегда отмечали его простоту общения с нами, земляками. Хочется много хороших слов сказать, но невозможно выразить даже маленькую толику того, каким он был человеком… Наш Рустам — простой и родной «самар мишяре».

«Нет слов, чтобы выразить ту боль, которая в сердце… Рустам, урның ожмахта булсын…», — говорит руководитель нашего ансамбля Ильгиз абый Колючев. И мне от имени всех ветеранов и действующего состава коллектива хотелось бы выразить искренние соболезнования семье Заслуженного артиста РФ, Народного артиста РТ Рустама Валиева.

Вот так в жизни и бывает, к сожалению. Человек, как птица, стремится достичь определённых высот и на самом взлёте обрывается его жизнь, как недопетая песня, несыгранная мелодия…

 

От имени коллектива солистка ансамбля «Ялкынлы Яшьлек»

Айсылу АБДЕЕВА-КУРМАЕВА.

samtatnews.ru

* * *

Начар хәбәр килгәндә ке­ше ничектер югалып, каушап кала. Бигрәк тә ачык күңелле гармунчыбыз,  Россия Федерациясенең атказанган, Татарстан Республикасының халык артисты Рөстәм Вәлиев кебек кешеләр вафат булганда бигрәк та аяныч була.

Юк, бу вакытсыз үлемгә ышанасы килми. Әле күптән түгел генә аның илле яшьлек юбилеен зурлап бәйрәм иткән идек, аңа югарыда аталып үткән исемнәр бирелүенә шатланган идек… Ә хәзер… хәзер инде аны җир куенына илтеп салдык…

Без, “Ялкынлы яшьлек” коллективы әгъзалары, ан­самблебездән чыгып, чыныгып зур үр­ләрне яулаган иҗат дусларыбызны барлый башласак, беренче итеп Рөстәм Вәлиевнең исемен атыйбыз. Ул 1979 елда безнең коллективка килеп кушылганда әле яшүсмер малай кебек кенә күренә иде. Мин аны әле дә гармунын кочаклап басып торучы бик җитди яшүсмер кебек күрәм. Бөтенебез дә шаярып-көлеп репетиция ясаганда да ул артыгын кыланмый, тик оялып елмая гына иде.

Без ул чакта Рөстәм зур артист булып китәр, дип уйламый да идек. Ә мин бит аның сәхнәгә таба ясаган тәүге адымнарын да хәтерлим әле. 1981 елның 22 июне. “Ялкынлы яшьлек”нең 150нче юбилей концерты. Мин “Агыйдел сулары” җырының беренче куплетын җырлап бетердем дә каушаудан икенчесен бөтенләй онытып җибәргәнлегемне аңладым. Без баянчым Рөстәм белән карашып алдык һәм мин җырга башка сүзләр кушып җибәрдем. Курку биләп алган шул минутларда миңа Рөстәмнең ышанычлы карашы көч биреп торганын аннары гына аңладым.

Баянчыбыз ул вакытта әле тәҗрибәсез егет булса да, үзен түгел, ә җырчыны алгы планга чыгара белә иде. Шулай безнең арада иҗат дуэты барлыкка килде, һәм мин Рөстәм белән сәхнәгә чыкканда бер дә курыкмый башладым.

Якташыбыз Казанга китеп зур артистлар белән эшли башлагач та, гади Самара егете булып кала бирде, безне, иҗатташ дусларын, онытмады, гел элемтәдә булып, хәлләребезне белешеп яшәдек.

Шундый кеше һич көт­мә­гәндә, кинәт кенә, 52 яшендә (7се дә үтеп китте инде) вафат булып, искә алу көннәрендә аның турында иң яхшы сүзләр әйтәсе, истәлекләрнең иң гыйбрәтлеләрен халыкка сөй­ләп бирәсе килә. Ләкин ничек кенә матур итеп сөйләсәң дә, Рөстәмебезнең ни дәрәҗәдә яхшы кеше булуын тасвирлап бетерә алырлык түгел. Безнең дустыбыз – гади Самара мишәре, менә дигән егет, дус һәм бөек гармунчы иде. “Әйтеп бетергесез кайгы бу. Рөстәм, урының оҗмахта булсын”, — дип кабатлавыннан туктамый ансамблебезнең җитәкчесе Илгиз абый Колючев. Нишләсен инде, аның да бүген кайгысы бик зур.

Менә шулай була шул тормышта. Кешеләр, кошлар сыман, үзләренә генә, кинәт билгеле биеклекләрне яуларга омтылалар. Менә-менә мак­сатыма ирешәм, теләгән биек­лекләремне яулыйм инде ди­гәндә генә канатлары каерыла һәм алар таш булып җиргә атылалар. Рөстәмебезнең гомере дә менә шундый җырланып бетмәгән җыр кебек өзелде… Яшәргә дә яшәргә иде бит әле аңа.

Төбәгебезнең татар җәмә­гатьчелеге әгъзалары мәр­хүмнең вафатына 40гы көн­не Самара мәчетләренең бер­­сендә мәҗлес үт­кә­рергә җыеналар. Ә ок­тябрьдә, як­та­шыбызның туган көненә туры китереп, Рөстәм Вәлиевны искә алу кичәсе уздыру да каралган.

Без сине беркайчан да онытмабыз, Рөстәм дустыбыз. Синең исемең мәңге халык күңелендә калыр.

Айсылу АБДЕЕВА-КУРМАЕВА,

Самараның «Ялкынлы яшьлек» ансамбленең сәхнә ветераны.

 

 

Просмотров: 6127

Комментирование запрещено