Татар телен саклаучыларыбыз

ГилязеваРоссия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы мәркәзебез Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада уздырды.

Бирегә Башкортостан, Чувашстан, Марий Эл, Удмуртия, Мордовия республикаларыннан, Пермь краеннан, Самара, Саратов, Омск, Төмән, Свердловск, Чиләбе, Ульян, Пенза, Оренбург, Түбән Новгород, Киров өлкәләреннән 81 укучы көч сынашырга җыелды. Олимпиадада Самара шәһәренең “Яктылык” татар мәктәбендә уздырылган өлкә бәйгесендә җиңү яулаган 10нчы сыйныф укучылары Айгөл Нуризянова һәм Илмира Мәҗитова да катнашты.

Татар теле һәм әдәбияты буенча биремнәр шактый катлаулы, уйланырлык итеп төзелгән иде. Шулай да кызларыбыз сынатмадылар. Алар авыл мәктәпләрендә укучы һәм саф татар телендә сөйләшүче балалар белән бертигез ярышып, туган телне ни дәрәҗәдә белүләрен күрсәтә алдылар.

Катлаулы тест сорауларына да җавап биреп, иҗади эш биремен үтәп, Айгөл Нуризянова призлы урынны яулады һәм Татарстан Рес­пуб­ликасының Мәгариф һәм фән министрлыгының дип­ломы бе­лән бүләкләнде.

Соңыннан балалар Гали­әсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган “Мулла” спектаклен карадылар, танылган язучыбыз Нәбирә Гыйматдинова, “Сәләт” яшьләр лагере вәкилләре белән дә очраштылар.

Фәния ГЫЙЛАҖЕВА,

Яктылык” мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1581

Один комментарий

  1. Афәрин! Мин сезнең уңышларыгыз белән чын күңелемнән горурланам. Бу укытучы белән укучыларның бер теләк белән, тырыш хезмәтләренең җимеше!!! Директор Радик Газизовка Казанда татар теле хәм әдәбияты буенча ел саен уздырыла торган төбәкара олимпиадада балаларны катнаштыру традициясен «Яктылык»ка кайтаруы өчен рәхмәт.