Яз – дөньялар яктырып, яшәреп киткән бик матур чор. Бу хатын-кызларыбызның да иң яраткан вакытыдыр, чөнки табигать уянып килгән чакта 8 Март бәйрәме дә билгеләнеп үтә бит. Бу көнне кызлар да, апа-әбиләр да тагын да матураеп, яшәреп китәләр, ә ир-егетләр, аларны беренче тапкыр күргәндәй, хисләнебрәк яраталар кебек тоела. Әйе, уңган-булган татар кызларын яратмыйча да булмый . Әнә, Самараның “Duslar Club” иҗади оешмасына йөрүчеләрне генә күрегез!
Бу оешма кызлары ел саен “Татар халык ашлары көннәре”, “8 Март”, “Duslar Club” гүзәле” кебек чараларда катнашып, үзләренең эштә дә, укуда да, йорт һәм өй эшләрендә дә булдыклы булуларын раслап киләләр. Ә февраль ахырында “Самара-ГИС” телеканалында уздырылган “Яз килде” интеллектуаль шоуда бу оешма кызлары Ләйсән Маннанова һәм Эльвира Насыйрова үзләрен тапкыр һәм укымышлы итеп тә күрсәтеп өлгергәннәр. Өч раундта үткән уенда икесе дә яхшы нәтиҗәләр күрсәтсәләр дә, супер-приз берсенә генә – Ләйсән Маннановага бирелгән, һәм ул чәйханәгә бару өчен сертификат һәм “Мин бик акыллы булсам да, тиле кебек яшим” дип аталган семинарда катнашу өчен юллама алу бәхетенә ирешкән.
- Мин шундый кызыклы һәм дулкынландыргыч шоуда катнашуымнан бик канәгатьмен. Анда үземне һәм бәхетемне сынап карарга мөмкин булды. “Самара-ГИС” телеканалы хезмәткәрләренә һәм конкурсны оештыручыларга чын күңелемнән рәхмәтләр әйтәсем килә, — диде Ләйсән.
Ә без “Duslar Club” яшьләренә татар рухын, татар гореф-гадәтләрен саклап яшәүләре өчен рәхмәтләребезне әйтәбез һәм бөтен хатын-кызларыбызны да беренче Яз бәйрәме белән котлыйбыз!
Гүзәл ӘМИРОВА,
“Duslar Club” оешмасы җитәкчесе.
Просмотров: 1607