8 Март бәйрәме — Халыкара хатын-кызлар көне белән!

63126Хөрмәтле хатын-кызлар!

Сезне язның иң беренче, иң күңелле бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне – 8 Март белән тәбриклибез!

Тормышыгыз шатлык белән тулсын, якын кешеләрегез кадерегезне белеп яшәсен. Безнең кыштан арыган йөрәкләребезгә язның беренче җылы нуры булып керүче әлеге гүзәл бәйрәм сәламәтлек, бәхет һәм бәрәкәт китерсен!

“Самар татарлары” мәгъ­лүмат медиа-порталы редакциясе.

 ХАТЫН-КЫЗ

Көтәбез шул, гомер буе учта
йөртер сөйгән яр дип,
Көтәбез шул, гомер буе саклап
торыр бәхет бар дип,
Без — хатын-кыз.
Куанабыз, дөнья буйлап
дәвамыбыз килгән өчен,
Яшәү өчен ана булып, тыныч
күкләр күреп кичен,
Без — хатын-кыз.
Ышанабыз, улларыбыз илгә
берәү булырлар дип,
Кояш сыман, бар дөньяга
якты өстәп торырлар дип,
Без — хатын-кыз.
Теләк телибез, Ходаем, бир
ярдәм, дип, илгә-көнгә.
Тынычлык бир, мәрхәмәт бир,
мәхәббәт бир, дип, һәркемгә,
Без — хатын-кыз.
Һәм уйлыйбыз: гомер буе
баламны, дип, бәхет көтә…
Көтә белү — олы бәхет.
Үзебезгә шул да җитә…
Без — хатын-кыз.

Фирүзә ҖАМАЛЕТДИНОВА.

 

 

Просмотров: 1790

Один комментарий