8 Март бәйрәме алдыннан хатын-кызлар өчен гаилә эчендәге мөнәсәбәтләргә кагылышлы дәрес
Татар халкының әхлагы — гасырлар буе тупланган тулаем, күпкырлы һәм тирән мәгънәле фәлсәфи тәгълимат. Аның формалашуына халкыбызның ата-бабалардан килгән тормыш тәҗрибәсе һәм ислам дине кануннары төп йогынты ясаган.
1911 елда Казанда басылган “Гаилә дәресләре” китабында татар зыялыларының, мәгърифәтчеләренең бу мәсьәләләргә зур игътибар бирүләрен күрергә була. 88 дәрестән торган бу китап тәрбия, әхлак, әдәп, йорт эшләре, көндәлек тормышны җайлау, гаиләдәге мөнәсәбәт кебек бер теманы да читтә калдырмаган кебек. Мисалга: “Гыйффәт”, “Гали җәнаблек”, “Эш вә тырышмак”, “Холык үзгәрәме, үзгәрмиме?”, “Кыз вә хатын-кызларның ата-анага, якын карендәшләргә вә дусларга каршы вазифалары вә гомуми эшләре”, “Ризык”, “Симезлек”, “Аш вакытлары”, “Кипкән кура җиләге вә җимешләр”, “Юеш вә суык һава”, “Бозык фикерләр”, “Өйдәге авыруларны карау”, балалар үстерү һәм тәрбияләү…
Китапны төзүчеләр хатын һәм ир арасындагы мөнәсәбәтләрнең нинди булырга тиешлегенә дә берничә дәрес бирәләр. 8 Март — Халыкара хатын-кызлар бәйрәме алдыннан газета укучыларына шушы дәресләрнең берсен җиткерергә булдык. Чөнки гаилә эчендәге мөнәсәбәтләр тулысынча хатын-кызга бәйле бит. Шушы буталчык заманда алардан үрнәк алып яшәсәк, яхшырак булмасмы икән? (дәрес иске татар телендә бирелә. Аңлашылмаган сүзләрне түбәндә китерелгән сүзлектән карап белә аласыз)
Ир берлә хатын арасындагы гомуми эшләр вә боларның бер-берсенә каршы гомуми сурәттә булган вазыйфалары
Өйләнүдән максат булган нәрсә? Нәселне арттыру берлә бергә тереклек кылмак, гаиләнең сәгадәте булганга күрә ир берлә хатын бу хосусыйны искә алып, һәрвакытта яхшы киченергә тырышмактыр. Моның өчен дә бер-берсенә каршы һәрбер вакытта яхшы эш вә гүзәл хәлдә булулары лязимдер. Бу тугрыда ир берлә хатын арасында иң әүвәл әзләнә торган нәрсә — мәхәббәт вә чын ихластыр. Бер-берсеннән нәфрәт белән киченмәк һәрвакыт тавыш, гаугага вә гаилә арасында тынычсызлыкка сәбәптер.
Һәр ханым рәфик хәятен камил ихлас берлә вә аңа итагать вә хөрмәт кылмак, һәр заман ригаядә булып, аның өчен кайгырып ихласлы юлдаш булмак тиешдер.
Һәрбер ир дә рәфикасын шул хис берлә сөеп ирлеккә муафыйк, инсанияткә лаек сурәттә аңа күркәм мөгамәлә күрсәтмәк тиештер. Кайсы өйләрдә күренгән кеби хатыннарның ирләренә баш булып хөкем итәргә карышулары, аларны бер хезмәтче кеби хезмәт иттерергә тырышулары гөнаһ һәм дә гаептер.
Ир хатынның вәлие, махсус әмиредер. Хатын да әфәндесенең рәфикә хәяте, җан юлдашыдыр. Бер хатынның иренә каршы зурайган төсле булып бер кырын каравы да ул хатынны шелтәләргә тиешле булган хәлләрдәндер.
Ханымнар үз әфәнделәренә һәрбер вакытта тәгъзим вә хөрмәт итеп, аларга каршы сынлы-бынлы сүзләр әйтүдән сакланып, “син” урынына “сез” дип сөйләшмәк вә ире чакырган вакытта “әфәндем” дип йөгермәк, бернәрсә эшләргә кушкан вакытында “баш өсте, әфәндем” кеби татлы сүз вә ыспайлык берлә кушкан йомышны үтәмәк лязимдер.
Бер ханым иренең сөюенә мәгърур булып, хаклы булса да, иренә каршы төсен бозса, иренең мәхәббәтен киметүдән вә тора-бара араларында салкынлык хасил булудан башка бер файдасы да юктыр.
Ир берлә хатын арасында төпле бер ышаныч хис урынлашырга вә болар һичбер вакытта бер-берсен алдамаска тиештер. Иренә килә торган кайгыдан хатын да чын күңелдән кайгырып, бер пар күгәрчен кеби бер-берсенә күркәм мөгамәлә вә ярдәм булмак тиештер.
(Иске татар язуыннан хәзерге имляга Шамил ГАЛИМОВ күчерде).
Сүзлек:
Лязим — тиеш, зарур.
Сәгадәт — бәхет.
Рәфик хәят — тормышта иптәшлек.
Ихлас — керсез күңел.
Ригая — игътибар, әһәмият.
Муафыйк — килешү.
Инсаният — кешелеклелек.
Вәли — хуҗа.
Әмир — боеручы.
Тәгъзим — олылау.
Мәгърур — артык горур.
Просмотров: 1420