Яңа шатлыклы көннәрне каршылап

Зайнуллина 1

8 Март Хатын-кызлар бәйрәме генә түгел. Быел Камышлы авылында яшәүче Талия Кадыйр кызы Зәйнуллина өчен ул икеләтә бәйрәм. Чөнки бу көнне аңа 75 яшь тула.

Күк йөзендәге кызыл шәфәкъ нуры бик еракларга сузылган. Күп тә үтмәгәндер, бар җиһанга әкрен генә, салмак кына караңгылык иңә башлады. Бу хәл көн саен шулай кабатлана. Минемчә, караңгы төн ул икенче көннең дәвамы, иртәгәсен ялтырап, матур булып кояш чыгар, яңа көн туар, тормыш, яшәеш дәвам итәр өчен кирәк.

Менә шундый уйлар кичердем мин Камышлы районының Камышлы авылында Талия Кадыйр кызы Зәйнуллина белән булган очрашудан кайтып барганда. Ә ул көнне без аның белән күп нәрсәләр турында сөйләшеп утырдык.

Талия апаның балачагы илебез өчен генә түгел, аның өчен дә бик авыр чорга туры килгән. Чөнки аның әнисе Шакирә, дүрт сабыен калдырып, бакыйлыкка күчкәндә кечкенә Талиягә нибары тугыз ай гына була.

Ярый әле, Сәйдонур исемле бер балалы хатын-кыз гөнаһсыз, ятим калган сабыйларга әни булып килергә ризалыгын бирә. Тик бу бәхет бик озакка бармый, Бөек Ватан сугышы башланып китә. Әтиләре Кадыйр фронтка китеп бара. Ә Сәйдонур үзенә йөкләгән йөкне берүзе тартып бара башлый. Ул биш баланы тәрбияли, аларга ана назын кызганмый, бигрәк тә кечкенә Талия беркөнне уйнарга дип урамга чыккач, әнисе турында яратып, горурланып сөйли башлагач, арадан берәү, ул синең үз әниең түгел, ди. Талия елап, өйләренә йөгереп керә дә, әнисенең күкрәгенә сыена, Сәйдонур: “Кызым! Мин синең әниең. Алар дөрес әйтмиләр”, — дип сабыен тынычландырырга тырыша.

Талия Шенталы мәктәбендә сигезенче сыйныфны тәмамлагач, Камышлы авылына килеп, андагы авыл хуҗалыгы техникумында зоотехник һөнәрен үз­ләштерергә керешә. Ул кулына зоотехник белгечлеге, ә булачак ире Фәрит Зәйнуллин педагогия училищесында укытучы дипломы алганнан соң, алар өйләнешәләр һәм икесе дә мәктәптә укыта башлыйлар.

Соңрак Талия, ире Фәрит кебек үк, читтән торып, Самара педагогия институтын тәмамлый. Ә аның укытучылык хезмәте кырык елдан артып киткән инде. Ул балаларга география, биология фәннәрен укыта, хезмәткә өйрәтү буенча директор урынбасары вазифаларын да башкара.

Талия ханым алтмыш яшендә генә лаеклы ялга чыга. Ул эшләгән елларда мәктәп тирәсе гөлләргә күмелеп утыра, кишәрлекләрендә төрле яшелчә, җиләк-җимеш зур уңыш бирә. Талия Кадыйр кызы Зәйнуллина хезмәткә өйрәткән укучылар әле дә укытучыларын искә алып, ихлас күңелдән чыккан рәхмәтләрен җиткерәләр. Бертуган Алия белән Гөлия Төхбәтовалар, Резидә белән Рәйсә Төхбәтшиналар, Илүсә, Алсу, Ринат Ханнановлар, Талия Мифтахова, Рөстәм Хисмәтов, Земфира Сафиналар һәм башка күп укучылары югары белем алып, дәрәҗәле шәхесләр булганнар.

Талия Кадыйр кызы һәрвакыт кешеләргә карата гади, игътибарлы, ихтирамлы булып яши. Мөгаззәмә, Зәкия, Зөлхыя апалары авырып, урын-җир өстенә калгач, Талия апа Фәрит абый белән аларны үз өйләренә алып, тәрбияләп, хөрмәт итеп, соңгы юлга озат­каннар.

8 Март Хатын-кызлар бәйрәме генә түгел. Быел Талия Кадыйр кызы өчен ул икеләтә бәйрәм. Чөнки бу көнне аңа 75 яшь тула. Аны туган көне белән тәбрикләргә Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә үз гаиләләре белән яшәүче уллары Рөстәм, кызлары Гөлнара һәм дүрт оныклары, ике оныкчыклары кайтачак, якыннары, дуслары киләчәк.

Менә шулай тормышында яңа шатлыклы көннәрне өмет итеп, аларны каршылап яши бүген Талия Кадыйр кызы Зәйнуллина.

Нурсинә ХӘКИМОВА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1271

Комментирование запрещено