Рөстәм Вәлиев белән хушлашу (ФОТО)

DSC_07177 мартта Россия Федерациясенең атказанган, Татарстан Республикасының халык артисты Рөстәм Вәлиевны соңгы юлга озаттылар. Казанның филармония бинасында узган хушлашуда Самарадан зур төркем татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре, мәрхүмнең дуслары, туганнары да катнашты. Виртуоз-баянчы Киндери зиратында җирләнде.  Читать полностью

Оренбург театры Самарада

театрБай репертуарлы Мир­хәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбург татар дәүләт драма театрының Самарага соңгы иҗат сәфәре биш ел элек булып узган иде. Менә, ниһаять, 20 мартта А.С. Пушкин исемендәге Тимерьюлчылар Мәдәният сараенда яңа очрашу көтә. «Фәйзи»леләр беркөнлек гастроль кысасында күренекле драматургыбыз Туфан Миң­нуллинның “Нәзер” трагикомедиясен күрсәтәчәкләр. Читать полностью

60 елдан соң очрашу

 ГайнановыЯңа ел бәйрәме алдыннан Похвистнево базарына барган идем. Карасам, беренче укытучым Рәйсә апа каршыма килә. Мин аны мәктәпне тәмамлаганнан соң күргәнем юк иде. 60 ел узуына карамастан, ул бер дә үзгәрмәгән, элек нинди чибәр кыз булса, шундый ук матур әбигә әверелгән. Читать полностью

Уйнагыз, гармуннар

ГармунУен кораллары арасында иң тирән тойгыларны бирә алган, тормыш сукмагының һәр мизгелендә кешегә юлдаш көмеш телле татар гармуннары халыкның тормышында аерым урын алып тора. Гармунчының урыны һәрчак түрдән: йөрәктә дә, туй мәҗлесендә дә, бәйрәмнәрдә дә.

22 февраль кичендә Иске Усман мәдәният йорты гөр килде. Ул кичне анда Ватанны саклаучылар көненә багышланган “Уйнагыз, гармуннар!” бәйрәме үткәрелде. Читать полностью