Оренбург театры Самарада

театрБай репертуарлы Мир­хәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбург татар дәүләт драма театрының Самарага соңгы иҗат сәфәре биш ел элек булып узган иде. Менә, ниһаять, 20 мартта А.С. Пушкин исемендәге Тимерьюлчылар Мәдәният сараенда яңа очрашу көтә. «Фәйзи»леләр беркөнлек гастроль кысасында күренекле драматургыбыз Туфан Миң­нуллинның “Нәзер” трагикомедиясен күрсәтәчәкләр.

Әлеге спектакль — театр репертуарында үз урынын алган иҗади эш. «Нәзер» спектаклен Оренбург, Әстерхан, Казан, Татарстанның бик күп районнары һәм Мәскәү тамашачысы бик җылы кабул итте. Туфан Миңнуллинның 75 яшьлек юбилеена багышланган театрлар фестивалендә катнашкан спектакль дә әле ул. Көтелмәгән борылышларга, коллизияләргә бай тамаша бер сулышта уйнала һәм тамашачылар күңелен җәлеп итә. Көчле режиссер кулы, артистларның онытылып уйнаулары тамашачының күңел кылларын тибрәтә алырлык.

Спектакльдә сүз ике җан дусның язмышы турында бара. Сугыш кырында дуслар бер-берсенә сүз бирәләр: әгәр аларның берсе исән калса, ул дустының гаилә мәшәкатьләрен үз өстенә алырга тиеш. Әгәр дә инде икесе дә сугыштан исән-имин кайтсалар, бер атнага хатыннарын алмаштырып торачаклар. Аларның икесе дә исән калып, өйләренә кайта. Шунда бер-берсенә биргән сүзләре исләренә төшә. Мондый сүз куешу шаяру гына түгел икән. Көлкеле һәм катлаулы проблемалы хәлләр килеп туа…

Мирхәйдәр Фәйзи исе­мен­дәге Оренбург татар театры белән очрашу күңелләрегездә онытылмас тәэсир калдырыр, дип ышанабыз! Спектакль синхрон рәвештә рус теленә тәрҗемә ителә.

Башлана 19.00 сәгатьтә.

Рәхим итегез!

 

Әкълимә ВӘЛИХАНОВА.

«Бердәмлек».

 

 

Просмотров: 1566

Один комментарий