Уйнагыз, гармуннар

ГармунУен кораллары арасында иң тирән тойгыларны бирә алган, тормыш сукмагының һәр мизгелендә кешегә юлдаш көмеш телле татар гармуннары халыкның тормышында аерым урын алып тора. Гармунчының урыны һәрчак түрдән: йөрәктә дә, туй мәҗлесендә дә, бәйрәмнәрдә дә.

22 февраль кичендә Иске Усман мәдәният йорты гөр килде. Ул кичне анда Ватанны саклаучылар көненә багышланган “Уйнагыз, гармуннар!” бәйрәме үткәрелде.

Сәхнә түрендә ветеран гармунчылар: Дәрҗеман ага Салихов, Мөкатдәс ага Нуретдинов һәм Нәзах ага  Билаловлар. Алар кулында гармуннар сандугачтай сайрый, күңелләрне айкый.

Бу кичәдә гармун моңы җыр-биюләр белән үрелеп барды. Мәгърифә Гыйльфанова, Әфидә Шатдинова, Линар Нурутдинов, Роза Максимова башкаруында моңлы халык җырлары яңгырады, бию түгәрәге кызлары татар биюләрен башкардылар. Аларның һәр чыгышын тамашачы кайнар алкышларга күмде. Шулай ук Фидания Нурутдинова башкаруында Фатих Кәримнең “Кыңгыраулы яшел гармун” поэмасын да тамашачылар җылы кабул итте.

Бәйрәм кичәсен алып баручылар, мәдәният хезмәткәрләре Фидания Нурутдинова һәм Зөлфия Хисаметдиновалар тальян гармун турында, кичәдә катнашучы гармунчылар турында кыскача аңлатмалар биреп киттеләр,  гармунчыларның үзләренә дә сүз бирделәр.

Күкеләр адәм балаларының яшәү елларын санап бетерә алмаган кебек, гармуннар да татар моңын уйнап бетерә алмаслардыр.

Кичә тәмамлангач та халык тиз генә таралышмады әле ул кичне. Тальян гармун бию көен сыздырганда биеми түзеп буламы соң!? Рәхәтләнеп биеште халык.

 Гармунчыларга матур шигырь юллары юллап:

Тынмагыз, гармуннар
Иртән дә, кичен дә,
Уйнагыз сагыштан
Көйгәннәр өчен дә,
Бәхеттән куанып
Көлгәннәр өчен дә

Уйнагыз, гармуннар!, урта буын гармунчылар Мөхтәбәр, Әсфир, Рәис Нурутдиновлар, Фәрзетдин Мифтаховлар да сәхнә түренә менәрләр дә, гармуннарын сандугачтай сайратырлар, дигән теләктә калабыз.

 

Фидания Нурутдинова, Мәдәният йорты директоры.

«Камышлы хәбәрләре».

Просмотров: 2166

Комментирование запрещено